Вәгазь өчен кереш сүзләр
«Бу дөньяның ахыры якынмы?» дигән брошюра.
«Сез ничек уйлыйсыз, кешеләргә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк? [Җавабын тыңла. Аннан соң Маттай 5:3 не укы.] Әйе, Гайсә бәхет турында күп нәрсә әйткән булган. Бу мәкаләдә Гайсәнең сүзләре буенча чын бәхетне табар өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк икәне күрсәтелә». 16 биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.
«Гадән бакчасы. Уйдырма яки фактмы?» дигән брошюра.
«Күп кешеләр Гадән бакчасы турында ул нибары уйдырма гына дип уйлый. Гайсә Адәм белән Хаува турында чыннан да яшәгән кешеләр булган дип әйткән. Аның сүзләре сезне гаҗәпләндермиме? [Җавабын тыңла. Аннары Маттай 19:4—6 ны укы.] Бу брошюрада еш бирелгән Гадән бакчасы турындагы сорауларга җавап китерелә».