Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Ноябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Әти-әниләр үз балаларының бәхетле булуларын тели. Сез моның белән ризамы? Балалар чыннан да бәхетле булсын өчен, аларны ашатып киендерү генә җитәрлекме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда моның турында менә нәрсә дип әйтелә». Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укы. «Дөнья белән кем идарә итә?» дигән брошюраның 26 битендә китерелгән «Гаиләгез бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?» дигән мәкаләдәге 5 нче өстәмә исем астындагы материалны бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм, бу мәкаләдәге башка сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Дөнья белән кем идарә итә?» дигән брошюра.
«Ни өчен ир белән хатынга кайвакыт бер-берсен аңларга авыр? [Җавабын тыңла.] Моның турында бер ир-кеше менә нәрсә әйткән». 30 биттә башланган «Бер-берегезне хөрмәт итегез» дигән мәкаләдә китерелгән «Үзегезнең тормыш иптәшегез белән төрле икәнегезне исегездә тотыгыз» дигән өстәмә исемдәге 4 нче абзацны күрсәт. Аннары Филиппуйлыларга 2:4 не укы һәм бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Дөнья белән кем идарә итә?» дигән брошюра.
«Сезнеңчә, татар халкының киләчәге нинди? [Җавабын тыңла.] Бар халыклардан чыккан тәкъва кешеләргә карата Аллаһы Тәгаләнең нияте нинди икәненә игътибар итегезче». Мәдхия 36:29 ны укы һәм шул ук фикер Коръәндә дә язылганына игътибар ит. 20 биттәге «Татарлар. Аларның үткәннәре, хәзерге тормышлары һәм киләчәкләре» дигән мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.