Кызыксынучыларыңа кабат килеп кит
1. Нәрсәгә су сибәргә кирәк?
1 Бакчада чәчелгән орлыкларга, алар яхшы үссен өчен, су сибәргә кирәк. Территориябездәге кешеләрнең йөрәкләренә чәчелгән хакыйкать орлыклары да үссен өчен, шуны үк эшләргә кирәк (1 Көр. 3:6). Без андый кешеләрнең хакыйкатьтә тамырланганнарын, үскәннәрен һәм җимеш китергәннәрен телибез икән, безгә аларга кабат килеп китәргә һәм, Аллаһы Сүзен кулланып, аларның йөрәкләрендәге символик орлыкларга су сибәргә кирәк.
2. Кешегә кабат килеп китәр өчен, ничек нигез салып була?
2 Берәр ачык сорау калдыр. Кереш сүзләреңне әзерләгәндә, шулай ук берәр кызыксыну уята торган сорауны да, аны кешегә киләсе тапкыр килгәндә карап чыгар өчен, әзерлә. Кешегә беренче тапкыр килгәндә, аңа андый сорауны сөйләшүнең азагында бир һәм кабат килеп китү турында сөйләш. Кайберәүләр, басмаларыбыздан кирәкле материал сайлап, кешегә Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелгәнен күрсәтә.
3. Кеше белән сөйләшкәннән соң нинди мәгълүмат язып була?
3 Кирәкле мәгълүматны язып бар. Кешедән китү белән аның турында кирәкле мәгълүмат: аның исемен, адресын, шулай ук сөйләшүегезнең датасын һәм вакытын, нәрсә турында сөйләшкәнегезне һәм, син аңа берәр әдәбият калдырган булсаң, нинди әдәбият калдырганыңны язып була. Ул үзенең нәрсәгә ышанганын әйткәнме? Аның гаиләсе бармы? Ул аны нәрсә кызыксындыра, ә нәрсә борчый икәне турында әйткәнме? Бу сиңа, кабат килеп киткәндә, аның белән сөйләшер өчен тема бирәчәк. Шулай ук кешегә киләсе тапкыр килүеңнең датасын һәм аңа калдырылган ачык сорауны язып куярга була.
4. Кешенең кызыксынуын үстерер өчен, ни өчен бирешмәскә кирәк?
4 Бирешмә. Шайтан, кеше йөрәгенә чәчелгән сүзне алып китәр өчен, күп тырышлыклар куя (Марк 4:14, 15). Шуңа күрә, кызыксынучы кеше өйдә булмаса, бирешмә. Аңа хат язып я почта ящигында записка калдырып була. Пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш бер хатын-кыз белән Изге Язмалар өйрәнүен ишеге янында үткәрә башлаган. Ул аңа берничә тапкыр килеп киткән, ләкин бу хатын-кыз өйдә булмаган. Шуңа күрә апа-кардәшебез аңа хат язарга булган. Апа-кардәш аңа кабат килеп-китәргә дәвам иткән, һәм бер көнне бу хатын-кыз өйдә булган. Ул апа-кардәшнең хатын укыган һәм аның үзенә карата эчкерсез кызыксыну күрсәткәнен күргән. Бу аңа бик нык тәэсир иткән. Кеше йөрәгендәге хакыйкать орлыкларына символик мәгънәдә су сипсәк, без, һичшиксез, кешенең үскәнен һәм «утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш» биргәнен күрербез һәм шуңа шатланырбыз (Марк 4:20).