«Ул кабат өйдә юк!»
Бәлки, синең дә андый сүзләрне килеп китәргә теләгән кешең турында әйткәнең бардыр. Бу кешегә кат-кат йөрсәң дә, аның йөрәгендәге хакыйкать орлыгына су сибә алмый торасың (1 Көр. 3:6). Ә тәҗрибәле вәгазьчеләр андый очракларда нишли? Кайвакыт алар өйдә булмаган кешегә хат язып калдыралар яисә кешенең ишеге астына берәр записка тыгып куялар. Кайбер вәгазьчеләр, кешенең өйдә утырмавын алдан белә торып, аның телефон номерын сорыйлар. Мәсәлән, алар аңардан: «Ә сез СМС-лар язасызмы?» — дип сорыйлар. Кеше белән аның өенә килеп сөйләшсәң, хат язып вәгазьләсәң, электрон почта аша язып, СМС җибәреп, записка калдырып яисә телефоннан шалтыратып шаһитлек бирсәң, кабат килеп китүне отчетка язып куярга онытма. Кеше өйдә сирәк булса да, аның кызыксынуын шулай үстереп була.