Сөйләшүне уңышлы итеп башла
1. Беренче мәсихчеләр сөйләшүне төрлечә башлаганнар, без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
1 Беренче мәсихчеләр яхшы хәбәрне төрле культура һәм диннәрдән булган кешеләргә таратканнар (Көл. 1:23). Алар бер үк хәбәрне — Аллаһы Патшалыгы турында сөйләсәләр дә, тыңлаучыларны исәпкә алып сөйләшүне төрлечә башлаганнар. Мәсәлән, Изге Язмаларны тирән хөрмәт иткән яһүдләр белән сөйләшкәндә, Петер сөйләшүне Йәил пәйгамбәр сүзләрен китереп башлаган (Рәс. 2:14—17). Ә Паул греклар белән фикер алышканда башкарак эш иткән, моның турында Рәсүлләр 17:22—31 дә язылган. Бүген төрле территориядәге кешеләр Изге Язмаларны хөрмәт итә, һәм өйдән-өйгә вәгазьләгәндә без шикләнмичә Аллаһы Сүзен куллана алабыз. Ләкин Изге Язмалар яки дин белән кызыксынмаган яисә христиан динен тотмаган кешеләр белән сөйләшкәндә, безгә моны исәпкә алырга кирәк.
2. Изге Язмаларга хөрмәт белән караган һәм аның белән кызыксынмаган кешеләргә булышыр өчен, без басмаларны ничек куллана алабыз?
2 Басмалар тәкъдим ит. Бу хезмәт елында тәкъдим ителә торган басмалар һәр ике ай үзгәреп торачак, һәм трактатлар, брошюралар тәкъдим итеп булачак. Безнең территориядә кешеләрнең күбесен Изге Язмалар кызыксындырмаса да, без аларны кызыксындыра алган басмалардагы фикерләргә игътибар итә алабыз. Без беренче килүдә шигырь укымаган булсак та яки Изге Язмаларны кулланмасак та, кеше кызыксыну күрсәткәндә, без аның Барлыкка Китерүчегә һәм аның рухландырылган Сүзенә иманын үстерергә булышу максаты белән кабат килеп китә алабыз. Икенче яктан, әгәр дә без Изге Язмаларга хөрмәт белән караган кешеләргә вәгазьләсәк, без берәр басманы куллана алабыз һәм аңа нигезләнеп сөйләшүне башлый алабыз. Без, һәр айны нинди басма таратылганына карамастан, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны төрле вакытта куллана алабыз. Иң мөһиме — Йәһвәгә карата кызыксыну үстерерлек итеп сөйләшә башлау.
3. Нинди мәгънәдә безнең территориядәге кешеләрнең йөрәкләре җиргә охшаш?
3 Җирне әзерлә. Кешенең йөрәген җир белән чагыштырып була (Лүк 8:15). Изге Язмалардагы хакыйкать орлыклары тамыр җәеп үссен өчен, кайбер җир төрләрен күбрәк әзерләргә кирәк. Беренче гасырдагы яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр төрле җиргә чәчкән булганнар, һәм бу аларга канәгатьлек белән шатлык китергән (Рәс. 13:48, 52). Без дә сөйләшүне башлаганда игътибарлы булсак, шундый ук уңышларга ирешә алабыз.