Кереш сүзләр
Декабрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылырга өйрәткән. [Маттай 6:9, 10 ны укы.] Патшалык кешеләргә нәрсә китерер, сез ничек уйлыйсыз?» Җавабын тыңла. Шуннан соң кешегә «Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюраны биреп, аның белән 17 нче биттәге дүртенче сорау астындагы мәгълүматны карап чык һәм ким дигәндә берәр шигырь буенча фикер алыш. Брошюраны тәкъдим ит һәм икенче сорауны карап чыгарга сөйләш.
«Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюра:
◼ «Изге Язмалар күп еллар элек борынгы телләрдә язылган булган. Бу телләрне бүген бик әз кеше генә аңлый. Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр Аллаһы Сүзен аңласын өчен һәм тормышларында куллансын өчен, аны хәзерге телләргә тәрҗемә итәргә кирәкме? [Җавабын тыңла. Аннары Еврейләргә 4:12 не укы.] Монда әйтелгәнчә, Аллаһы Сүзе «тере» булырга тиеш, ә моның өчен ул гади һәм аңлаешлы телдә булырга тиеш. Бу мәкаләдә хәзерге татар телендә Инҗил китабының бастырылуы турында әйтелә». Мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.
◼ 1 Яхъя 4:8 не укы. Шуннан соң болай дип әйт: «Кайберәүләр Аллаһы явыз кешеләрне утлы тәмугта җәзалый дип ышана. Икенчеләр яратучы Аллаһы моңа юл куймас дип уйлый. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен бу мәкаләдән белеп була». Мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.