«Һәркем белән тыныч-тату яшәгез»
1. Безнең килүебезгә шат булмаган кешеләрне очратсак, без Изге Язмалардагы нинди киңәшне кулланырга тиеш?
1 Йәһвәнең халкы — тынычлык яратучы халык, һәм хәбәребез дә — тынычлык турында (Ишаг. 52:7). Әмма кайчакта кешеләр безнең килүебезгә шат түгел. Андый очракларда безгә тынычлык сакларга нәрсә ярдәм итәчәк? (Рим. 12:18).
2. Кеше хәленә керә белү никадәр мөһим?
2 Кеше хәленә керә бел. Кайберәүләр хакыйкатькә каршы килеп ачуланса да, башкалар исә вәгазьләвебез белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында ачулана. Бәлкем, без бу кеше өчен уңайсыз вакытта килгәнбездер, я ул үз авырлыклары аркасында борчыладыр. Ачуы хәтта вәгазебез аркасында чыкса да, безгә шуны онытмаска кирәк: ул безнең кем икәнебезне белмәгәнгә үзен шулай тотарга мөмкин (2 Көр. 4:4). Кеше хәленә керә белү безгә тыныч булып калырга һәм ачуларын йөрәккә якын алмаска булышачак (Гыйб. сүз. 19:11).
3. Без кешегә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?
3 Хөрмәт күрсәт. Территориябездә яшәгән кешеләрнең күбесе үз ышануларына ия (2 Көр. 10:4). Алар безне тыңларгамы-юкмы икәнен үзләре сайлый. Без Изге Язмаларны кешегә караганда яхшырак белгәнгә, ул үзен аз белемле булып хис итәргә мөмкин. Ә без беркайчан да кешедә андый хисләрне тудырырга һәм аның ышануларының әһәмиятен киметергә теләмәс идек. Әгәр ул безгә китәргә кушса, без аны хөрмәт иткәнгә китәргә тиеш.
4. Ягымлы итеп сөйләү нәрсәне аңлата?
4 Ягымлы итеп сөйлә. Кешеләр безне мыскыл итсәләр дә, җавабыбыз йомшак һәм ягымлы булырга тиеш (Көл. 4:6; 1 Пет. 2:23). Бәхәсләшү урынына уртак тел табарга тырышу яхшырак булыр иде. Бәлки, без кешедән нәрсә белән ул риза түгел икәне турында ипле итеп сорарбыз. Ә бәлки, аны тагы да ныграк ачуландырмас өчен, кайчакта сөйләшүебезне тәмамлау яхшырак булыр иде (Гыйб. сүз. 9:7; 17:14).
5. Ни өчен хезмәтебездә тынычлык саклау мөһим?
5 Без тынычлык сакларга тырышсак, кеше тәртибебезне исендә калдырыр һәм, бәлки, икенче мәртәбә аңа килгән вәгазьчене тыңлар (Рим. 12:20, 21). Ул үз сүзендә нык торган кебек күренсә дә, бәлки, бер вакыт ул безнең кардәшебез булып китәр (Гәл. 1:13, 14). Кеше хакыйкатьне кабул итмәсә дә, без тынычлык саклап һәм үз-үзебезне тота белеп, Йәһвәне данларбыз һәм аның тәгълиматын бизәрбез (2 Көр. 6:3).