Кереш сүзләр
Май аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен киңәшләр.
«Һәр кеше хаталар ясый. Аллаһы безне, шул исәптән без җитди гөнаһ кылганда, кичерәме? Сез ничек уйлыйсыз?» Җавабын тыңла. «Аллаһы шәфкатьсезме?» дигән брошюраның 15 нче битендәге мәкаләне күрсәт. Беренче сорау астында китерелгән материалны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
«Аллаһы шәфкатьсезме?» дигән брошюра:
◼ «Сез бу сүзләр турында нәрсә уйлыйсыз? [1 Яхъя 4:8 не укы.] Күп кешеләр бу сүзләр белән риза, әмма башкалар табигать афәтләре аркасында Аллаһыны шәфкатьсез дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Бу брошюрада Аллаһыны шәфкатьсез дип санамас өчен сәбәпләр китерелә».
◼ «Үткән тапкыр калдырылган брошюрада Аллаһыны шәфкатьсез дип атау дөрес түгел икәнен күрсәтүче сәбәпләр китерелгән иде. Алайса бар явызлык өчен кем җаваплы? Сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Бүген без явызлык кайдан килеп чыккан һәм ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя икәнен карап чыгарбыз». «Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр» дигән брошюраның 8 нче дәресен ачып өйрәнү башла.