Ноябрь аенда «Патшалык турында хәбәрне» (№ 38) таратабыз
1. Кешеләрнең үлем турында нәрсә беләсе килә? Без ноябрьдә бу сорауларга ничек җавап бирәчәкбез?
1 Бер кеше дә диненә карамастан үлемнән котыла алмый; ул — бар кешеләрнең дошманы (1 Көр. 15:26). Күп кенә кешеләрнең шуны беләсе килә: үлгәч кеше белән нәрсә була? Ул кабат яшәрме? Шул сорауларны исәпкә алып, бөтен дөнья буенча җыелышлар бер ай дәвамында «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән исемле «Патшалык турында хәбәрне» (№ 38) таратып йөриячәк. Бу махсус кампания 1 ноябрьдә башланачак. Кампания үткәч, без «Патшалык турында хәбәрне» (№ 38) башка трактатларны кебек кулланачакбыз.
2. «Патшалык турында хәбәрнең» (№ 38) нинди үзенчәлекләре бар?
2 Трактатның үзенчәлекләре. «Патшалык турында хәбәрне» (№ 38) икегә бөкләргә кирәк булачак. Шулай эшләсәк, беренче биттәге кызыксыну уята торган «Сез нәрсә диярсез? Әйе; юк; бәлки» дигән сүзләр күзгә чалынып торачак. Бу трактатны ачып укыгач, кеше беренче биттә китерелгән сорауга Изге Язмалардан җавап алачак һәм бу китапта язылган вәгъдәнең үзенә ничек кагылганын беләчәк. Ул шулай ук ни өчен Изге Язмаларга ышанып була икәнен беләчәк. Ә трактатның соңгы битендә кешене уйланырга этәрүче сорау бирелә һәм аңа күбрәк белем алырга тәкъдим ителә.
3. Без «Патшалык турында хәбәрне» (№ 38) ничек таратачакбыз?
3 Аны ничек таратырбыз? Кичәгә һәм өлкә конгрессына чакыруларны ничек тараткан булсак, бу трактатны да шулай ук таратырбыз. 2013 елның 1 апрель аендагы хатта бирелгән җитәкчелеккә таянып, өлкәннәр җыелышның территориясендә вәгазь ничек алып барылачак икәнен аңлатыр. Җыелышның территориясе кечкенә булса, ул якындагы җыелышларга зур территорияләрен үтеп чыгарга ярдәм итә ала. Бер атнада күпме трактат тарата алсагыз, шулкадәр генә алыгыз. Кампания вакытында бар участокларны үтеп чыксагыз, трактатны иҗтимагый урыннарда тәкъдим итә аласыз. Ай тәмамланганчы бар трактатларны таратып бетерсәгез, ноябрь аенда тарату өчен әдәбиятны өләшә аласыз. Бу айның беренче шимбәсендә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итмибез, ә махсус кампаниядә катнашуыбызны дәвам итәбез. Ял көннәрне дә без, урынлы булса, агымдагы брошюраны тәкъдим итәбез. Сез дә бу кампаниядә күбрәк катнашырга җыенасызмы?