Август ае хезмәтебездә тарихи булсын!
Бөтен җир йөзе буенча яңа буклет таратылачак
1. Патшалыкның тууына 100 ел тулып барганда нинди бөтендөнья кампания үткәреләчәк?
1 Аллаһы Патшалыгының тууына тиздән 100 ел тулачак. Йәһвәгә дан китерәчәк махсус кампаниядә катнашу бик урынлы булачак! Август аенда бөтен дөнья буенча «Иң мөһим сорауларга җавапны кайдан табып була?» дигән буклет таратылачак. Бу буклет укучыларны үз сорауларына җавапларны Изге Язмаларда эзләргә чакыра һәм jw.org сайты үзләренә ничек ярдәм итә ала икәнен күрсәтә.
2. Без август аенда Йәһвәне «көчле тавыш» белән ничек мактый алырбыз?
2 Көчле тавыш белән мактау. Вәгазьчеләргә үз хезмәтләрен киңәйтергә булышыр өчен, август аенда ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә теләгән суга чумдырылган кардәшләргә бер махсус мөмкинлек биреләчәк. Бу айда ярдәмче пионерлар 30 сәгать вәгазьли алачак. Август аенда биш җомга, шимбә һәм якшәмбе булганга, эшләгән күп вәгазьчеләрнең ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлекләре булачак. Ә август аенда каникуллары булган яшь вәгазьчеләрнең ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен мөмкинлекләре тагын да күбрәк булачак. Сезнең вәгазьче булыр өчен таләпләргә туры килгән өйрәнүчегез яисә вәгазьче булырга теләгән балагыз булса, өлкәннәр советы координаторы белән кичектермичә сөйләшегез. Шундый тарихи айда безгә кушылып вәгазьче булып китү алар өчен бик дәртләндергеч булачак! Күп кенә гомуми пионерлар үз еллык нормаларын үтәгәннән соң август аенда отпуск планлаштырып торса да, алар бу махсус кампаниядә мөмкин кадәр күбрәк катнашыр өчен, бәлки, үз графикларын үзгәртергә булыр. Август аенда Йәһвәне мактаган «көчле тавыш» яңгыраячак. Сез моңа ничек өлеш кертә аласыз? Инде хәзер гаиләгез белән моның турында фикер алышыгыз (Езра 3:11; Гыйб. сүз. 15:22).
3. Без махсус кампаниядә катнашып нинди уңышларга ирешергә өметләнәбез?
3 Элек охшаш кампанияләрдә катнашкан булсак та, без бу кампаниянең тарихи булачагына өметләнәбез. Без август аенда сәгатьләрнең, вәгазьчеләрнең һәм ярдәмче пионерларның саннарында иң югары ноктага ирешә алырбызмы? Йәһвә үз халкының август аенда тырышлыкларын фатихаласын. 2014 хезмәт елының ахырында иң көчле шаһитлек бирик! (Мат. 24:14)