Кереш сүзләр
«Коррупциясез хөкүмәт» дигән брошюра
«Хөкүмәт һәрвакыт коррупцияле булган кебек тоеладыр. Сезнеңчә, ни өчен алай булган? [Җавабын тыңла.] Сезнең белән Изге Язмалардагы бер фикерне бүлешәсем килә. [Вәгазьче 7:20 укы.] Бу брошюрадан сез Изге Язмаларда бу хәлнең чишелүе турында язылганнарны белерсез. Аны сезгә калдырам».
«Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраны тәкъдим итәбез
Кеше белән исәнләшкәч: «Сез нәрсәгә күбрәк ышанасыз — тормышның барлыкка китерелгәненәме яисә эволюциягәме?» — дип сора. Ул эволюциягә дисә: «Сез һәрвакыт шулай уйлый идегезме?» — дип сора. [Җавабын тыңла.] Шуннан соң: «Сез дә ризалашырсыз, барлыкка китерүгә ышансак, киләчәккә карашыбыз бер булыр, эволюциягә ышансак, башка төрле булыр. Бу брошюрада моның турында менә нәрсә әйтелә: [29 нчы битендәге 1 нче абзацны икенче җөмләдән башлап укы, ә аннары 2 нче абзацның соңгы җөмләсен укы]. Соңыннан: «Сез монда ясалган нәтиҗә белән ризамы?» — дип сора. Кеше риза булса, шул ук биттәге 4 нче абзацны укы һәм: «Әлбәттә, безнең нигезсез нәрсәгә ышанасыбыз килми. Бу брошюрадан сез тормышның барлыкка китерелгәнен һәм Изге Язмаларның ышанычка лаек булуын раслаучы дәлилләр күрерсез»,— дип әйт. Кеше брошюраны алса, кабат очрашуга сөйләш һәм: «Брошюрада 15 нче биттәге рамкада сораулар китерелә. Аларга җавапны бергә карап чыга алыр идек»,— дип әйт.