Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Ишек төбендә өйрәнү башлыйбыз
Ни өчен бу мөһим? Шәкертләрне әзерләр өчен, без Аллаһы Сүзенә өйрәтә белергә тиеш (Мат. 28:19, 20). Без хакыйкатькә уңышлы өйрәтә алабыз. Моны, мәсәлән, Изге Язмаларны өйрәнер өчен шәхси темалар ярдәмендә эшләп була. Урынлы булса, аларны беренче килүдә кулланыгыз.
Бу айда эшләп кара:
Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү теләгең турында дога кыл. Моннан тыш, Йәһвәне Изге Язмалар өйрәнүен табарга һәм хакыйкатькә оста өйрәтә белергә ярдәм итсен дип сора (Флп. 2:13).
Шәхси өйрәнүең яки гаилә белән өйрәнү вакытында кереш сүзне берничә тапкыр кабатлап аны истә калдыр. Нәтиҗәдә, син ышаныч белән сөйләрсең һәм өйрәнүне башларсың.