МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Мин ярдәмче пионер булып, тагын кайчан хезмәт итә алам?
Йәзәкилгә гыйбадәтханә турындагы күренешендә Йәһвә халкы ирекле иганәләр китерәчәк икәне күрсәтелгән булган. Ничек һәрберебез Аллаһыга «мактау корбаны» китерә ала? (Ев 13:15, 16)
Мөмкинлекләрнең берсе — ярдәмче пионер булып хезмәт итү. 2018 елда биш шимбә һәм биш якшәмбе булган берничә ай бар. Бу тулы вакытлы эштә эшләп, ял көннәрендә генә вәгазьләүчеләргә аеруча уңай булачак. Моннан тыш, март, апрель һәм җыелышка район күзәтчесе килеп-киткән айларда ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә теләүчеләр ничә сәгать вәгазьләргә икәнен үзләре сайлый алачак — 30 яисә 50.
Әгәр дә шартларыбыз аркасында без ярдәмче пионер булып хезмәт итә алмасак? Шул очракта без хезмәтебезнең сыйфатын яхшырта һәм, мөмкинлек булган саен, күбрәк вәгазьләр өчен тырышлыклар куя алабыз. Шартларга карамастан, Йәһвәгә булган мәхәббәтебез аңа 2018 хезмәт елында иң яхшысын бирергә дәртләндерсен! (Һш 14:2)
Мин Сабинаның үрнәгенә ничек иярә алам?
«ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МИН БАРЫСЫН ДИЯРЛЕК ЭШЛИ АЛАМ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Сабинаны Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә нәрсә дәртләндергән?
Сабинаның үрнәге сине нәрсәгә дәртләндерә?
2018 хезмәт елында кайсы айларны (айны) син ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә телисең?