МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Территориябездә һәркемгә шаһитлек бирергә тырышабыз
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Зәкәриянең пәйгамбәрлегендә «төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган» кешеләр Патшалык хәбәрен кабул итәр дип әйтелә (Зк 8:23). Әмма ничек алар бу хәбәрне ишетә алыр? (Рм 10:13—15) Безгә мөһим йөкләмә — территориябездәге һәр кешегә бу хәбәрне җиткерү йөкләмәсе бирелгән (od 84, абз. 10, 11). Бу безнең өчен хөрмәт.
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
Әзерлән. Син башка телдә сөйләшүче кешеләрне очратасыңмы? Бу телдә гади кереш сүз ятлап кара. Яисә кешегә ул электрон җайланма ярдәмендә үз телендә күбрәк мәгълүматны ничек таба ала икәнен күрсәт
Күзәтүчән бул. Өйдән өйгә вәгазьләгәндә, узып баручы кешеләргә һәм тукталып торган машиналарда утыручыларга да шаһитлек бир. Җәмәгать урыннарында вәгазьләсәң, синең максатың — шаһитлек бирү икәнен исеңдә тот
Тырыш бул. Өйдә булмаган кешеләргә кабат кил. Территориягездәге шартларда урынлы булса, һәр фатирдагы яшәүчеләр белән сөйләшергә тырыш, ә моның өчен, бәлки, атнаның төрле көннәрендә һәм көннең төрле вакытында килергә туры килердер. Ә башкаларына, мәсәлән, хат язып, телефоннан шалтыратып һәм урамда сөйләшеп, яхшы хәбәрне җиткереп булыр
Эшеңне дәвам ит. Кызыксыну күрсәткән кешеләргә озакка сузмыйча кабат килеп кит. Әгәр кеше башка телдә сөйләшсә, бу телдә сөйләшүче вәгазьчене табарга тырыш. Бу телдә сөйләшүче вәгазьче аның белән элемтәгә кергәнче, без аңа кабат килеп торырга тиеш (od 94, абз. 39, 40)
«„ҖИР ЧИТЕНӘ КАДӘР“ ВӘГАЗЬЛӘҮ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Кардәшләр ерак урнашкан җирләрдә вәгазьләүгә ничек әзерләнгән? (1 Кр 9:22, 23)
Аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән?
Алар нинди фатихалар урган?
Син, территорияңдә күбрәк кешеләргә вәгазьләр өчен, нәрсә эшли аласың?