АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 6, 7
Юмарт бул
Юмарт кеше, башкаларга ярдәм итәр өчен һәм аларны дәртләндерер өчен, үзенең вакыты, көче һәм матди нәрсәләре белән теләп бүлешә.
«Бирегез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе күп тапкыр кабатлануны үз эченә ала
Әгәр без башкаларга карата юмарт булсак, куеныбызга «күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар». Мөгаен, монда сатып алучыларның кием бөрмәләренә орлык бөртекләре салу йоласы турында сүз бара