МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Корылык елында нәрсә эшләрсең?»
Йәһвәгә иман итү дә, аңа таяна белү дә бик мөһим. Йәһвәгә нык иман итсәк, без аның кайгыртуына һәм яклаячагына шикләнмәбез (Зб 23:1, 4; 78:22). Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашканга, без Шайтанның һөҗүмнәре арта гына барыр икәнен беләбез (Ач 12:12). Безгә нәрсә булышыр?
«КОРЫЛЫК ЕЛЫНДА НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Кайсы яктан без, Ирмия 17:8 дә әйтелгәнчә, «агачка» охшаш?
«Кызулыкның» бер төре нәрсә ул?
«Агачка» җимеш бирүдән туктамаска нәрсә ярдәм итә?
Шайтан нәрсә җимерергә тели?
Нинди мәгънәдә без тәҗрибәле пассажирларга охшаш?
Ни өчен безгә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ышану мөһим һәм ышанычыбыз ничек сыналачак?
Ни өчен безгә, дөньяның мыскыллауларына карамастан, Изге Язмалардагы принципларга ышанырга кирәк?