АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯРАТЫЛЫШ 9—11
«Бөтен җир йөзендә... бер телдә сөйләшә иделәр»
Йәһвә, Бабылда яшәүче тыңламаучан кешеләрнең телләрен буташтырып, аларны җир йөзе буйлап тараткан. Бүгенге вакытта Аллаһы, һәр милләттән һәм телдән чыккан бихисап күп кешене җыеп, аларга «саф тел» бирә. Шуңа күрә алар «барысы Йәһвә исемен чакырып», «аңа иңгә-иң хезмәт итә» (Сф 3:9; Ач 7:9). «Саф тел» Изге Язмаларда язылган Йәһвә һәм аның нияте турындагы хакыйкатьләрне аңлата.
Яңа телне өйрәнү яңа сүзләрне ятлаудан күбрәкне үз эченә ала. Бу — яңача фикер йөртү дигән сүз. Саф хакыйкать телен өйрәнгәндә дә, фикер йөртү рәвешебез үзгәрә (Рм 12:2). Бу өзлексез процесс, һәм аның нәтиҗәсе — Аллаһы халкы арасындагы бердәмлек (1Кр 1:10).