Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 62 мәкалә
  • Нигә башка телне өйрәнергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нигә башка телне өйрәнергә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен өйрәнергә?
  • Нинди авырлыклар бар?
  • Нинди фатихалар көтә?
  • Син «саф телдә» яхшы сөйләшәсеңме?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләү
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • «Килмешәк» ата-аналар, балаларыгызга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • «Бөтен җир йөзендә... бер телдә сөйләшә иделәр»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 62 мәкалә
Чит телнең сүзләрен өйрәнүче кеше

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Нигә башка телне өйрәнергә?

Башка телне өйрәнү кешене тәртипле һәм басынкы итә. Күп яшьләрнең сүзләреннән күренгәнчә, чит телне өйрәнү мөһим. Бу мәкаләдән без моның сәбәбен белербез.

  • Ни өчен өйрәнергә?

  • Нинди авырлыклар бар?

  • Башка телне өйрәнүчеләрне нинди фатихалар көтә?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен өйрәнергә?

Күпләр чит телне мәктәптә өйрәнә. Башкалар үз теләкләреннән өйрәнә. Мәсәлән:

  • Австралиядә яшәүче Анна исемле бер яшь хатын-кыз латыш телен — туган телен өйрәнергә булган. «Гаиләбез Латвиягә барырга җыена,— ди Анна үзе,— шуңа күрә тегендә туганнарым белән очрашкач алар белән сөйләшәсем килә».

  • Кушма Штатлардан Джина исемле бер Йәһвә Шаһите американ ишарәләр телен үзләштереп хезмәтен киңәйткән: Белизга күченгән. «Саңгыраулар бик аз кеше белән аралаша ала,— дип сөйли ул.— Ишарәләр телен үзләштерүемнең максаты саңгырауларга Изге Язмаларны туган телләрендә өйрәнергә булышуым дигәч, тегеләр рәхмәтләрен белдерә!»

Сез беләсезме? Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан ителәчәк» дигән пәйгамбәрлек язылган (Ачылыш 14:6). Бүген бу пәйгамбәрлек үтәлә: Йәһвә Шаһитләре арасыннан күп яшьләр үз хезмәтләрен киңәйтергә теләп туган җирләрендә я башка илләргә күчеп чит телне өйрәнергә булган.

Нинди авырлыклар бар?

Чит телне өйрәнү җиңелләрдән түгел. «Мин телне өйрәнгәндә бары тик яңа сүзләрне өйрәнеп торырмын дип уйлаган идем,— ди Коррина исемле бер яшүсмер кыз.— Әмма соңыннан мин ялгышканымны аңладым: чит телне өйрәнү — гореф-гадәтләрне дә өйрәнү, башкача уйлый башлау да икән. Чыннан да телне өйрәнү өчен күпмедер вакыт кирәк».

Моннан тыш, басынкылык да кирәк. «Хата өстенә хата ясаганга,— ди испан телен өйрәнүче Джеймс исемле бер егет,— сиңа үз-үзеңнән көлә белергә кирәк. Ансыз берничек тә өйрәнеп булмый».

Нәтиҗә: хаталар кылудан оялмасаң (ялгыш булса да), чит телне өйрәнү җиңел булыр.

Киңәш: чит телне өйрәнгәндә, башкалардан артта калсаң, бирешмә. Инҗилдә: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын»,— диелә (Гәләтиялеләргә 6:4).

Нинди фатихалар көтә?

Чит телне өйрәнү күп фатихалар китерә. Мәсәлән, Оливия исемле бер яшүсмер кыз: «Берәр телне өйрәнеп, син йөрәгеңне киң итеп ачасың һәм яңа дуслар табасың»,— ди.

Мэри исемле башка бер яшүсмер кызның күзәтүенчә, чит телне өйрәнү үзеңә ышаныч өсти. «Нәрсә генә эшләсәм дә, миндә үземә карата хөрмәт хисе уянмый,— ди ул.— Ләкин телне өйрәнә башлагач, һәр яңа сүз миңа горурлык өсти. Мин үз-үземне хөрмәт итә башлыйм».

Югарыда искә алынган Джина саңгыраулар белән Изге Язмаларны өйрәнү үзен шатлыклы итә ди. «Саңгыраулар белән ишарәләр телендә сөйләшә башласам, аларның йөзләре шатлыктан балкып китә. Моннан зуррак фатиха юктыр!» — дип сөйли ул.

Нәтиҗә: берәр телне өйрәнгәндә, син, бәлки, берәрсе белән дуслашып китәрсең, үз-үзеңә ышаныч өстәрсең һәм хезмәтеңне мәгънәлерәк итәрсең. Чит телне өйрәнү сиңа «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» кешеләргә яхшы хәбәрне ирештерергә булышыр (Ачылыш 7:9).

Яшьтәшләрең сөйли

Моника

«Берәр телне өйрәнү вакытында тискәре караш саклау тыны чыккан тәгәрмәчле машинада баруга тиң. Тәгәрмәчне алмаштырмасаң, ерак китә алмассың. Авырлыкларга очрасаң да, уңай караш сакла» (Моника).

Этан

«Берәр телне өйрәнү яшерелгән хәзинәне эзләүгә тиң. Көне буе армый-талмый эшлисең, әмма бернәрсә дә тапмыйсың. Шулай да җирне казыган саен, араны якын итәсең. Чит телне өйрәнүдән туктамасаң, хәзинәне табарсың» (Этан).

Джессика

«Иң зур фатиха — берәр телне өйрәнеп кешеләр белән туган телләрендә йөгерек сөйләшә белү. Сөйләшкән чакта син аңлыйсың: телне өйрәнүгә сарыф иткән вакытың һәм куйган тырышлыкларың һич тә бушка түгел!» (Джессика).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу