МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Син Изге Язмаларның аудиоязмасын тыңлыйсыңмы?
Изге Язмалар аудиоязмасының үзенчәлеге нинди? «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең аудиоязмасы әкренләп күп телләрдә чыгарыла бара. Бу аудиоязмада Изге Язмалардагы һәр персонаж өчен аерым тавыш кулланыла. Изге Язмалардагы хәбәрне төгәл белдерер өчен, сүзләр тиешле басым һәм хис-тойгылар белән укыла.
Изге Язмалар аудиоязмасын тыңлау нинди файда китерә? Күпләргә Изге Язмаларның аудиоязмасын тыңлау ошый, чөнки ул Аллаһы Сүзен җанландырып җибәрә. Һәм һәр персонаж өчен аерым тавыш кулланылганга, алар Изге Язмалардагы вакыйгаларны җиңелрәк күз алдына китерә ала һәм анда язылганны ачыграк аңлый (Гс 4:5). Шулай ук, күп кардәшләрнең сүзләре буенча, Изге Язмалар аудиоязмасын тыңлау аларга кичергән борчылуларын басарга булыша (Зб 94:19).
Аллаһы Сүзен тыңлау тормышыбызга зур йогынты ясый ала (2Ел 34:19—21) Изге Язмаларның аудиоязмасы өлешчә я тулысынча син аңлаган телдә булса, син аны регуляр рәвештә тыңлый алыр идеңме?
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ АУДИОЯЗМАСЫН ЯСАУ» (ӨЗЕК) ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Изге Язмаларның аудиоязмасын ясау турында әйткәндә, сезгә нәрсә тәэсир итте?