Сез беләсезме?
Изге Язмалардан тыш, тагын нинди чыганаклар исраиллеләрнең Мисырда коллар булганын раслый?
Изге Язмалар буенча, Мидьян сәүдәгәрләре Йосыфны Мисырга алып киткәннән соң еллар узгач, Ягъкуб үз гаиләсе белән Кәнган җиреннән Мисырга күченгән. Алар Нил елгасының дельтасында, Гөшен өлкәсендә урнашкан (Ярат. 47:1, 6). «Исраиллеләр, үрчеп, гаять күбәя башлаган». Шуңа күрә мисырлылар куркуга төшкән һәм исраиллеләрне кол иткән (Чыг. 1:7—14).
Бүген кайбер тәнкыйтьчеләр бу хәбәрне уйдырма дип саный. Ләкин семитa халыкларының борынгы Мисырда коллар булып яшәгәненә көчле дәлилләр бар.
Мәсәлән, археологлар төньяк Мисырда борынгы авыл-шәһәрләр тапкан. Изге Язмалар белгече Джон Бимсон әйткәнчә, бу регионда 20 дән артык семит авыл-шәһәре табылган. Моннан тыш, египтолог Джеймс Хоффмайер болай ди: «Якынча б. э. к. 1800 — 1540 елларда күпләр Мисырга күченергә хыялланган. Моны көнбатыш Азиядә яшәүче, семит телендә сөйләшүче халыклар турында да әйтеп була». Ул болай дип өсти: «Бу чор „ыруг башлыклары чоры“ белән кисешә һәм Яратылышта сурәтләнгән вакыйгаларга туры килә».
Көньяк Мисырда башка дәлилләр табылган. Б. э. к. як. 2000 — як. 1600 елларда язылган бер папируста көньяк Мисырда яшәгән бер кешенең йортында эшләгән колларның исемнәре китерелә. 40 тан артык исем — семит исемнәре. Бу коллар аш пешерүчеләр, тукучылар булган һәм башка төрле эш башкарган. Джеймс Хоффмайер болай ди: «[Көньяк Мисырда] Фиваида шәһәрендәге бер генә хуҗалыкта кырыктан артык семит кешесе эшләгән икән, димәк, Мисырда, аеруча Нил дельтасы өлкәсендә, күп семитлар яшәгән».
Археолог Дэвид Рол язганча, колларның исемнәре «Изге Язмалардан алынган кебек тоела». Мәсәлән, өстә искә алынган папируста Иссахар, Әшир һәм Шифра дигән исемнәргә охшаш исемнәр очрый (Чыг. 1:3, 4, 15). Рол мондый нәтиҗә ясый: «Моның барысы исраиллеләрнең, коллар булып, Мисырда яшәгәнен күрсәтә».
Джеймс Бимсон болай ди: «Изге Язмаларда исраиллеләрнең Мисырда коллар булып яшәгәне һәм Мисырдан чыкканы турында әйтелә, һәм бу хәбәрләр тарихта чыннан да булган».
a «Семит» дигән сүз Нух угылы Шем исеменнән барлыкка килгән. Шемнан, күрәсең, иламлылар, ассириялеләр, борынгы калдайлылар, еврейләр, суриялеләр һәм күптөрле гарәб кабиләләре барлыкка килгән.