Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 72 мәкалә
  • Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Акчаны тота белергә кирәкме?
  • Моңа ничек ирешергә?
  • Акча һәм бурыч. Изге Язмалар булыша аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Акча мәсьәләсен хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Гаиләдә акча тоту
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • 2. Яшәү чараларыгызны яклагыз
    Уяныгыз! 2022
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 72 мәкалә
Хатын-кыз интернет аша әйбер сатып ала

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?

«Күптән түгел генә мин „кереп чыгам гына“ диеп, кибеткә керергә булдым. Берничә минуттан соң кулымда кыйммәт әйбер тотып чыктым. Минем аны алырга ниятем дә юк иде!» (Колин).

Колинның сүзләреннән күренгәнчә, аңа акчаны тота белү авыр. Синең дә акча тотарга өйрәнәсең килсә, монда язылганнарга игътибар ит.

  • Акчаны тота белергә кирәкме?

  • Моңа ничек ирешергә?

  • Яшьтәшләрең ни сөйли?

Акчаны тота белергә кирәкме?

Миф. Акчаны кая туздырганыңны санап торсаң, ирегеңнән мәхрүм каласың.

Факт. Акчаны кая туздырганыңны белсәң, синең ирегең азаймый, ә арта гына. «Акчаны контрольдә тотсаң, теләгән әйберләрең өчен күбрәк акчаң булыр»,— диелә бер китапта («I’m Broke! The Money Handbook»).

Уйлап кара: акчаны кая һәм ничек туздырганыңны белсәң...

  • синең кирәк чакта акчаң булыр. «Мин кайчан да булса Көньяк Африкага барырмы икән дип хыялланып йөрдем,— ди Инез исемле бер яшүсмер.— Акча җыйганда, мин хыялымны күздә тотарга тырышам».

  • бурычларың булмас. Изге Язмаларда: «Бурычка алучы бурычка бирүченең колы була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Шул ук фикердә Анна исемле бер яшь хатын-кыз да. Ул: «Бурыч сине кол итә. Бурычтан азат булып, тизрәк максатларыңа ирешерсең»,— ди.

  • синең җитлеккән кеше булуың күренер. Акчаны кая һәм ничек туздырганыңны күзәтүче кешеләр акыллы карарлар кабул итә белә. «Акчаны тота белеп, мин җаваплы булырга өйрәнәм һәм мөстәкыйль тормышка әзерләнәм»,— дип әйтә 20 яшьлек Джин.

Нәтиҗә: «Акчаны кая һәм ничек туздырганыңны белү — мөстәкыйль тормышка әзерләнүгә беренче адым,— дип әйтелә бер китапта («The Complete Guide to Personal Finance: For Teenagers and College Students»).— Акчаны тота белү — үзенә күрә бер осталык, аны гомер буе кулланып була».

Моңа ничек ирешергә?

Йомшак якларыңны бел. Акчаң тиз бетсә, аның кая туздырганыңны аңларга тырыш. Кайберәүләр интернет аша гел әйберләр сатып ала. Башкалар акчаны тегендә-монда көн дә туздыра; нәтиҗәдә, ай ахырында акчасыз кала.

«Көн дә ниндидер вак нәрсәләр сатып алырга туры килә. Кечкенә бүләкләр аласың, кофе берәр кафеда эчәсең, кибеттә ташламалы берәр әйбер аласың... Тик бер ай эчендә йөзләгән доллар юк була!» (Хейли)

Бюджет төзе. Изге Язмаларда: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Бюджет төзеп, син юрганыңа карап аягыңны суза белерсең.

«Чыгымнарың керемеңнән артык булса, акчаны кая туздырганыңны аңларга тырыш һәм кирәкле әйберләрнең исемлеген төзе. Күбрәк акча эшли башлаганчы, чыгымнарыңны әзәйт» (Даниель).

Акыллы эш ит. Акчаны тотарга өйрәнер өчен һәм кирәкмәгән чыгымнардан сакланыр өчен төрле чаралар күреп була. Яшьләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша:

  • «Мин акчаны, гадәттә, банкка салам. Банктагы акчаны мин сирәгрәк туздырам» (Дэйвид).

  • «Кибеткә барганда, мин үзем белән бераз гына акча алам. Шулай эшләп, мин кирәкмәгән чыгымнардан сакланам» (Элен).

  • «Кайчак теләгән әйберне шунда ук алып булмый. Көткән арада: „Ул миңа чыннан да кирәкме?“ — дип уйлап була» (Джесия).

  • «Һәр кызык урынга бару мәҗбүри түгел. Акчаң булмаса, „мин бара алмыйм“ дип әйтергә икеләнмә» (Дженифер).

Нәтиҗә: акча тоту зур җаваплылык өсти. Югарыда искә алынган Колин моңа үз тәҗрибәсендә инанган. «Кайчан да булса мин гаилә башы булырмын, шуңа күрә акчаны тегендә-монда туздырырга тиеш түгелмен! — ди ул.— Берьялгызы булып яшәгәндә акчаны тота белмим икән, өйләнгәч акча мәсьәләсе гел туып торыр».

Киңәш. «Берәрсенә төзегән бюджетыңны күрсәт һәм аны вакыт-вакыт синең белән бергә тикшерергә сора. Берәрсе алдында хисап бирергә тиешлегеңне белү — файдалы нәрсә» (Ванесса).

Яшьтәшләрең ни сөйли?

Джули

«Бурычка батудан начаррак нәрсә юктыр. Минем бервакыт бурыч алганым бар, бүтән аласым килми. Юрганыма карап аягымны сузып, мин төрле максатларга ирешәм һәм җан тынычлыгына ия булам» (Джули).

Джесия

«Еш кына сатучылар һәм рекламачылар озак уйлап тормаска куша һәм әйберне сатып җибәрергә ашыга. Ләкин чынында ашыгасы юк. Ашыктыралар икән, димәк, ул әйберне аласы да юк» (Джесия).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу