Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 5 кисәк 15-17 б.
  • Туганнар белән тату тормыш итү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Туганнар белән тату тормыш итү
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 ТУГАННАРГА КАРАТА ДӨРЕС КАРАШ САКЛА
  • 2 ТУГАННАРНЫҢ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫГЫЗДА КАТНАШУЫ
  • Тугры булыгыз
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Аллаһы киңәшләре никахны бәхетле итә
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Бер-берегезне хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Авырлыкларны хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
Күбрәк карарга
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 5 кисәк 15-17 б.
Каенана килененең аш пешерүенә түбәнсетеп карый

5 КИСӘК

Туганнар белән тату тормыш итү

«Игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (Көләсәйлеләргә 3:12)

Никах теркәлү белән яңа гаилә туа. Үз әти-әниеңне һәрвакыт яратып һәм хөрмәт итеп торсаң да, җирдәге иң мөһим кеше булып хәзер инде тормыш иптәшең булып китә. Кайбер туганнарыгызга моңа ияләшү авырдыр. Әмма Изге Язмалардагы принциплар барысына акыллы караш белән карарга булышыр һәм сез яңа гаилә корыр өчен тырышлыклар куйганда, шул ук вакыт туганнарыгыз белән дә тату гомер итәргә өйрәнерсез.

1 ТУГАННАРГА КАРАТА ДӨРЕС КАРАШ САКЛА

Ирле-хатынлы әти-әниләре белән бергә вакыт уздыра

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Ата-анаңны хөрмәт ит» (Эфеслеләргә 6:2). Сиңа күпме генә яшь булмасын, әти-әниеңне хөрмәт итәргә кирәк. Шуны да онытма: тормыш иптәшең дә — кемнеңдер улы я кызы, һәм ул да аларга карата илтифатлы булырга тиеш. «Мәхәббәт көнчел түгел», шуңа күрә тормыш иптәшеңнең үз әти-әнисе белән мөнәсәбәтләреннән көнләшмә (1 Көринтлеләргә 13:4; Гәләтиялеләргә 5:26).

КИҢӘШЛӘР

  • Мондый сүзләр әйтмәскә тырыш: «Туганнарың һәрвакыт миңа бәйләнә!» я «Нәрсә генә эшләсәм дә әниеңә беркайчан да ошамый!»

  • Тормыш иптәшеңнең карашын аңларга тырыш

2 ТУГАННАРНЫҢ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫГЫЗДА КАТНАШУЫ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). Туйдан соң да әти-әниегез, үзләрен сезнең өчен әле дә җаваплы дип санап, гаилә тормышыгызда ничек тә булса катнашырга тырышыр.

Тормыш иптәшегез белән аларга нинди эшләрдә катнашырга рөхсәт итәрсез, ә нинди эшләрдә катнашырга рөхсәт итмәссез — моны үзегез билгеләгез һәм әти-әниләрегезгә әйтегез. Сөйләшкәндә барысын аңлатыгыз һәм үзегезне йомшак тотыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Тыйнак, юаш һәм түземле булу туганнарыгыз белән дус-тату яшәргә һәм «бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтергә» булышачак (Эфеслеләргә 4:2).

Ир белән хатын сөйләшеп утыра; ир белән хатын әти-әниләренә бүләк бирә

КИҢӘШЛӘР

  • Туганнарыгыз гаиләгез тормышында чиктән тыш күп катнаша дип уйласагыз, тыныч кына үз тормыш иптәшегез белән моның турында сөйләшеп алагыз

  • Сез нәрсә эшләячәксез? Үзегезне ничек тотачаксыз? Бу сорауларны карап чыгып бер фикергә килегез

АЛАРНЫ АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

Әти-әниегезнең хәленә керегез, аларның хисләрен һәм карашларын аңларга тырышыгыз. Алар иң изге теләкләрдән чыгып эш итә һәм чын күңелдән сезнең турында кайгырта. Аларга сезне аерым гаилә итеп кабул итү авыр булырга мөмкин. Алар үзләрен кире кагылган кешеләр итеп хис итәдер. Ләкин Изге Язмалардагы принциплар һәм ачык аралашу бер-берегезне рәнҗетмичә һәм әти-әниегезне хөрмәт итеп яшәргә булышачак.

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Тормыш иптәшемнең әти-әнисе гаиләбездәге хәлләр белән кызыксынганда ни өчен мин моңа гаҗәпләнмәскә тиеш?

  • Минем өчен иң мөһим кеше — тормыш иптәшем икәнен һәм шул ук вакыт әти-әниемне хөрмәт иткәнемне мин ничек күрсәтә алам?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу