УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы хөкүмәте ягында тугры торабыз
1, 2. а) Гайсәнең шәкертләре нинди принцип буенча яши? б) Дошманнар безне җиңәр өчен нинди тырышлыклар куйган, һәм алар уңышлы булганмы?
ГАЙСӘ, Яһүдиядәге иң дәрәҗәле дөньяви судья Пилат алдында басып торганда, болай дигән: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36). Аның шәкертләре бүген дә бу принцип буенча яши. Пилат Гайсәне үлемгә хөкем итсә дә, тиздән Йәһвә аны терелткән. Куәтле Рим империясенең императорлары Мәсихнең шәкертләрен юк итәргә тырышкан, ләкин уңышка ирешмәгән. Мәсихчеләр Патшалык турындагы хәбәрне бөтен борынгы дөнья буенча тараткан (Көл. 1:23).
2 Патшалык 1914 елда урнаштырылганнан соң, кайбер бик куәтле хәрби державалар Аллаһы халкын юк итәргә омтылган, ләкин алар да уңышка ирешмәгән. Күп хөкүмәтләр һәм сәяси төркемнәр безне үз бәрелешләрендә берәр якка басарга мәҗбүр итәргә тырышкан, ләкин арабызга бүленешләр кертә алмаган. Бүген Патшалыкның гражданнары бөтен халыкларда диярлек бар. Шулай да без бердәм кардәшлек булып калабыз һәм, нейтралитет саклап, дөньяның сәяси эшләрендә катнашмыйбыз. Бердәмлегебез шуны бик яхшы раслый: Аллаһы Патшалыгы идарә итә һәм Патшабыз Гайсә безне җитәкләп бара, сафландыра һәм яклый. Ул моны ничек эшли? Без, дөнья эшләрендә катнашмыйча, Гайсә ярдәмендә нинди юридик җиңүләргә ирештек, һәм бу иманыбызны ничек ныгыта? (Яхъя 17:14) Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
Бик мөһим сорау
3, 4. а) Патшалык тугач, нинди вакыйгалар булган? б) Аллаһы халкы нейтралитетны саклау нәрсәне аңлата икәнен һәрвакыт ачык аңлаганмы? Аңлатыгыз.
3 Патшалык тугач, күктә сугыш башланган һәм Шайтан җиргә ыргытылган булган. (Ачылыш 12:7—10, 12 укы.) Җирдә дә сугыш башланган, һәм Аллаһы халкының тугрылыгы сыналган. Кардәшләребез Гайсәнең үрнәгенә иярергә һәм дөньяныкы булмаска тәвәккәл булган. Ләкин алар сәяси эшләрдә катнашмау нәрсәне аңлата икәнен башта аңлап бетермәгән.
4 Мәсәлән, 1904 елда бастырылган «Меңьеллыкның таң атуы»ның VI томындаa мәсихчеләрне сугышларда катнашмаска дәртләндергәннәр. Әмма анда шулай ук, мәсихчене армия сафларына чакырсалар, ул сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган хезмәтне сорарга тиеш дип әйтелгән булган. Бу мөмкин булмаса һәм аны берәр хәрби бүлеккә җибәрсәләр, ул кешеләрне үтермәскә тиеш. Британиядә яшәгән һәм 1905 елда суга чумдырылган Герберт Синьор ул вакытлар турында болай дигән: «Кардәшләр нәрсә эшләргә икәнен төгәл белми иде һәм армиядә сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган бүлектә солдат итеп хезмәт итү дөресме, юкмы икәнен ачык аңламый иделәр».
5. 1915 елның 1 сентябрендәге «Күзәтү манарасы»нда нейтралитет турында нәрсә әйтелгән булган?
5 Ләкин 1915 елның 1 сентябрендәге «Күзәтү манарасы»нда бу сорау буенча күбрәк мәгълүмат бастырылган булган. Анда «Изге Язмаларны тикшерүләр» дигән басмада бирелгән киңәшләр турында болай дип әйтелгән булган: «Алай эш итү [бирелгән киңәшләрне тоту] мәсихче принципларны бозу булмасмы?» Хәрби киемнәрне киюдән һәм хәрби хезмәтне башкарудан баш тарткан мәсихчене атарга дип хөкем итсәләр, аңа нәрсә эшләргә? Мәкаләдә болай дип әйтелгән булган: «Нәрсә яхшырак: Тынычлык мирзасына тугрылыкны саклап, аның боерыгына тыңлаучан булып калу өчен үлүме? Яисә, күктәге Патшаның әмерләрен бозып, ә җирдәге патшаларның боерыкларын тыңлап, үтерелгән булумы? Ике үлемнән без беренчесен — Күктәге Патшага тугрылык саклау өчен үлемне сайлар идек». Бу сүзләр бик җитди яңгыраса да, мәкаләдә мондый нәтиҗә ясалган: «Без болай эш итәргә мәҗбүр итмибез, бу тәкъдим генә».
6. Сез кардәш Герберт Синьор очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?
6 Кайбер кардәшләр армиядә хезмәт итү дөрес түгел икәнен аңлаган һәм каршы килүләргә әзер булган. Өстә искә алынган Герберт Синьор болай дигән: «Миңа калса, корабльдән снарядларны бушату [сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган хезмәт] һәм тупка снаряд кую — бер үк нәрсә» (Лүк 16:10). Вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тарткан кардәш Синьорны төрмәгә утыртканнар. Төрмәдә үз карашлары өчен утырган 16 кешенең бишесе Йәһвә Шаһите булган, ә калганнары арасында башка дин кешеләре дә булган. Берникадәр вакыт алар Ричмонд (Британия) дигән төрмәдә утырган. Соңрак аларны «Ричмондның 16 тоткыны» дип атаганнар. Бер көнне Гербертны һәм башкаларны яшерен генә Франциягә фронтка җибәргәннәр. Анда аларны атарга дип хөкем иткәннәр. Аны һәм башкаларны атарга дип куйсалар да, үтермәгәннәр һәм атып үтерүгә хөкемне ун ел төрмәгә алмаштырганнар.
«Мин Аллаһы халкы бар кешеләр белән, хәтта сугыш барганда да, тынычлыкта яшәргә тиеш икәнен аңладым» (Саймон Крейкер). (7 нче абзацны кара.)
7. Икенче бөтендөнья сугышы башланганда Аллаһы халкы нәрсәне аңлый башлаган?
7 Икенче бөтендөнья сугышы башланганда Йәһвә халкы нейтралитет саклау нәрсә ул һәм Мәсихтән үрнәк алу нәрсәне таләп итә икәнен ачыграк аңлаган (Мат. 26:51—53; Яхъя 17:14—16; 1 Пет. 2:21). Мәсәлән, 1939 елның 1 ноябрендә «Күзәтү манарасы»нда «Нейтралитет» дигән бик мөһим мәкалә бастырылган булган. Анда: «Йәһвә белән килешүдә торган халык сугышта катнашучы халыкларга карата нейтралитет сакларга тиеш»,— диелгән булган. Бу мәкалә турында Саймон Крейкер (ул соңрак Бруклиндагы төп идарәдә хезмәт иткән) болай дигән: «Мин Аллаһы халкы бар кешеләр белән, хәтта сугыш барганда да, тынычлыкта яшәргә тиеш икәнен аңладым». Бу рухи ризык үз вакытында бирелгән булган һәм Аллаһы халкына Патшалыкка тугрылыгын сынаучы һөҗүмнәргә әзерләнергә булышкан.
Каршылыклар «елгасы»
8, 9. Рәсүл Яхъяның пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?
8 Рәсүл Яхъяның пәйгамбәрлеге буенча, 1914 елда Патшалык тугач, аждаһа — Шайтан Иблис — «үз авызыннан елга кебек су чыгарып», Аллаһы Патшалыгы ягында торган кешеләрне юк итәргә тырышырга тиеш булган. (Ачылыш 12:9, 15 укы.) Бу сүзләр ничек үтәлгән? 1920 елларда Аллаһы халкына каршылыкның зур дулкыны күтәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кардәш Крейкерны, төньяк Америкада яшәгән күп башка кардәшләрне кебек, Аллаһы Патшалыгына тугрылыгы өчен төрмәгә утыртканнар. Сугыш барганда Кушма Штатларның федераль төрмәләрендә үз карашлары өчен утырган кешеләрнең өчтән ике өлеше Йәһвә Шаһитләре булган.
9 Иблис һәм аның тарафдарлары Патшалык гражданнарының, алар кайда гына яшәсә дә, сафлыкларын бозарга теләгән. Африка, Европа һәм Кушма Штатларда аларны судлар алдына һәм төрмәдән иртәрәк азат итү комиссияләре алдына бастырганнар. Кардәшләрне нейтралитет сакларга тәвәккәл булганнары өчен төрмәгә утыртканнар, кыйнаганнар һәм имгәткәннәр. Германиядә Аллаһы халкы «Хайль Гитлер» дип әйтергә һәм армиягә кушылырга теләмәгән, шуңа күрә аларны каты эзәрлекләгәннәр. Фаразлар буенча, нацистлар режимы вакытында 6 000 кеше лагерьларга ташланган булган һәм Германиядән һәм башка илләрдән 1 600 дән артык Шаһит эзәрлекләүчеләр кулларыннан үлгән. Шулай да Иблис Аллаһы халкына төзәтелмәслек зыян китерә алмаган (Марк 8:34, 35).
«Җир» елганы «йота»
10. «Җир» нәрсәне символлаштыра, һәм ул Аллаһы халкына ничек булышкан?
10 Рәсүл Яхъяның пәйгамбәрлеге буенча, «җир» — бу дөньяның акыл белән эш итүче кайбер кешеләре — Аллаһы халкына ярдәм итеп, эзәрлекләүләр елгасын йотар. Бу сүзләр ничек үтәлгән? Икенче бөтендөнья сугышыннан соң дистәләгән еллар дәвамында «җир» Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкка тугры калган кешеләргә еш кына ярдәм итеп торган. (Ачылыш 12:16 укы.) Кайбер дәрәҗәле судлар Йәһвә Шаһитләренең хокукларын, мәсәлән, хәрби хезмәттә һәм патриотлык церемонияләрдә катнашмау хокукларын яклаган. Башта, әйдәгез, Йәһвә үз халкына хәрби хезмәткә кагылышлы мөһим судларда биргән кайбер җиңүләрне карап чыгыйк (Мәд. 67:21).
11, 12. Кардәшләр Сикурелла һәм Флимменос нинди авырлыклар кичергән, әмма бу нәрсәгә китергән?
11 Америка Кушма Штатлары. Энтони Сикурелла Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскән. 15 яшендә ул суга чумдырылу үткән. 21 яшь тулгач ул, хәрби исәпкә басса да, үзенең дини хезмәтче булуын теркәп куйган. Ике елдан соң, 1950 елда ул дини карашлары аркасында хәрби хезмәттән баш тартуы турында язып куярга кушкан. Федераль тикшерүләр бюросы моңа каршы булмаса да, юстиция министрлыгы аның үтенечен кабул итмәгән. Бу эш төрле судларда каралган. Ахыр чиктә, АКШның Югары суды кардәш Сикурелланың очрагын карап чыккан һәм, түбән баскычтагы судның карарын кире кагып, Сикурелла файдасына карар чыгарган. Бу карар, Кушма Штатларда башка гражданнарның да охшаш очраклары каралганда, исәпкә алынган.
12 Греция. 1983 елда Иаковос Флимменосны хәрби киемне кияргә баш тартканы өчен төрмәгә утыртканнар. Төрмәдән чыккач, ул бухгалтер булып эшкә урнашырга барган, ләкин аны, төрмәдән чыккан кеше булганга, алмаганнар. Ул Греция судларына мөрәҗәгать иткән, ләкин бу да файда китермәгән. Шуңа күрә ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕКХМ) мөрәҗәгать иткән. 2000 елда 17 судьядан торган ЕКХМның Югары палатасы аның файдасына карар чыгарган. Бу карарны, дискриминация белән бәйле булган башка охшаш очраклар каралганда, исәпкә алалар. Моңа кадәр 3 500 дән артык абый-кардәшебез нейтралитет саклаганнары өчен хөкем ителгән булган. Бу карар чыккач, Греция шул абый-кардәшләрне аклый торган закон чыгарган. Өстәвенә, Грециянең конституциясе яңартылганда, альтернатив гражданлык хезмәте турындагы закон икърар ителгән булган.
«Суд залына керер алдыннан, мин Йәһвәгә кайнар дога кылдым һәм үземә тынычлык биргәнен сиздем» (Ивайло Стефанов). (13 нче абзацны кара.)
13, 14. Ивайло Стефанов һәм Ваан Баятян очракларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
13 Болгария. 1994 елда 19 яшьлек Ивайло Стефанов армия сафларына чакырылган булган. Ул армиягә барырга һәм хәрбиләр җитәкчелеге астында булып сугыш белән турыдан-туры бәйле булмаган хезмәттә катнашырга теләмәгән. Аны 18 айга хөкем иткәннәр, ләкин ул, вөҗдан кушуы буенча армиягә бармаска хокукы булганга, шикаять язган. Ахыр чиктә аның эше ЕКХМга тапшырылган булган. 2001 елда кардәш Стефановның эше каралганчы, хөкүмәт аның белән тынычлык килешүен төзегән. Болгария хөкүмәте кардәш Стефановны һәм шулай ук альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә теләгән бар гражданнарны да амнистияләгәнb.
14 Әрмәнстан. Ваан Баятян, 2001 елда армиягә чакыру вакыты җиткәч, вөҗданына каршы килгән хәрби хезмәтне үтәүдән баш тарткан, ләкин үз илендәге бер суд та аны яклап чыкмаганc. 2002 елның сентябрь аенда аны ике ел ярымга хөкем иткәннәр, әмма ун ярым айдан соң аны азат иткәннәр. Шунда Баятян Европа мәхкәмәсенә шикаять биргән, һәм ул аның эшен карап чыккан. Ләкин 2009 елның 27 октябрендә шул суд аңа каршы карар чыгарганнан соң, Әрмәнстандагы башка абый-кардәшләрнең өметләре өзелгән. Шулай да ЕКХМның Югары палатасы бу карарны яңадан карап чыккан. 2011 елның 7 июлендә суд Ваан Баятян файдасына карар чыгарган. ЕКХМның Югары палатасы шуны таныган: кешенең үз вөҗданына каршы килгән хәрби хезмәттән баш тартуы аның дин, фикер һәм вөҗдан ирегенә хокукы белән якланырга тиеш. ЕКХМның андый нигездә карар чыгарганы әле булмаган. Бу карар Йәһвә Шаһитләренең хокукларын гына түгел, ә шулай ук Европа Советын тәшкил иткән илләрдәге йөзләгән миллион кешеләрнең хокукларын да яклыйd.
ЕКХМ Әрмәнстандагы абый-кардәшләр файдасына карар чыгаргач, алар төрмәдән чыккан
Патриотлык церемонияләрдә катнашу
15. Ни өчен Йәһвә халкы патриотлык церемонияләрдә катнашмый?
15 Йәһвәнең халкы хәрби хезмәттән баш тартып, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкка тугры булып кала. Алар шулай ук патриотлык церемонияләрдә катнашмый. Милләтчелек аеруча Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бөтен җир буенча таралган булган. Күп илләрдә гражданнардан үз ватаннарына тугрылыкларын күрсәтеп ант бирүне, дәүләт гимнын җырлауны һәм байракка честь бирүне таләп итә башлаганнар. Ләкин без Йәһвәгә генә җан-тән белән бирелеп хезмәт итәбез (Чыг. 20:4, 5). Нәтиҗәдә, Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләүләр дулкыны каплаган. Шулай да «җир» шул каршылыкны йотсын өчен Йәһвә яңадан чаралар күргән. Ул Мәсих аша безгә күп гаҗәеп юридик җиңүләр биргән. Аларның кайберләрен карап чыгыйк (Мәд. 3:9).
16, 17. Лилиан һәм Уильям Гобайтас нинди авырлыклар кичергән, һәм сез нәрсәгә өйрәндегез?
16 Кушма Штатлар. 1940 елда АКШның Югары судында тугыз судьяның сигезе «Майнерсвилл мәктәп өлкәсе Гобайтиска каршы» дигән эш каралганда Йәһвә Шаһитләренә каршы карар чыгарган. 12 яшьлек Лилиан Гобайтасe һәм аның 10 яшьлек энесе Уильям Йәһвәгә тугры булырга теләп байракка честь бирүдән һәм илгә тугрылык анты сүзләрен әйтүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, аларны мәктәптән чыгарганнар. Бу эшне Югары суд карап чыккан һәм мәктәпнең эш итүе, «халыкның бердәмлегенә» өлеш керткәнгә күрә, конституциягә туры килә дигән карар чыгарган. Шул карар аркасында бик каты эзәрлекләүләр башланган. Күп Йәһвә Шаһитләре үз эшләрен югалткан, балаларны мәктәптән чыгарганнар һәм кайбер Шаһитләргә котырынган халык төркемнәре һөҗүм иткән. АКШтагы дин иреге турындагы бер китап буенча, «1941—1943 елларда Йәһвә Шаһитләренә каршы эзәрлекләүләр егерменче гасырдагы Американың иң зур дини түземсезлегенең чагылышы булган» («The Lustre of Our Country»).
17 Аллаһы дошманнарының җиңүләре озакка сузылмаган. 1943 елда Югары суд Гобайтас эшенә охшаш суд эшен карап чыккан. Ул «Көнбатыш Виргиния Штатының мәгариф министрлыгы Барнеттка каршы» дип аталган. Бу очракта Югары суд Йәһвә Шаһитләре яклы булган. Югары суд АКШның тарихында беренче тапкыр үз карарын шулкадәр кыска вакыт эчендә үзгәрткән. Шул карар чыгарылгач, АКШта Йәһвәнең халкына эзәрлекләү очраклары шактый кимегән. Моның барысы ярдәмендә Кушма Штатларның бар гражданнарының хокуклары якланган булган.
18, 19. Пабло Барросның сүзләре буенча, аңа көчле булып калырга нәрсә ярдәм иткән, һәм Йәһвәнең башка хезмәтчеләре аңардан нәрсәгә өйрәнә ала?
18 Аргентина. Сигез һәм җиде яшьлек Пабло һәм Уго Барросны 1976 елда байрак күтәрү церемониясендә катнашмаганнары өчен мәктәптән чыгарганнар. Бер тапкыр мәктәпнең мөдире Паблоны этеп җибәргән һәм аның башына суккан. Ул малайларның икесен дә дәресләрдән соң бер сәгатькә калдырган һәм аларны патриотлык церемонияләрдә катнаштырырга тырышкан. Шул сынауны исенә төшереп Пабло болай дигән: «Йәһвә ярдәм итмәсә, мин басымга каршы тора алмас идем һәм сафлыгымны саклап кала алмас идем».
19 Судья әлеге эшне карап чыкканда, Пабло һәм Угоны мәктәптән чыгару карары белән килешкән. Ләкин 1979 елда Аргентинаның Югары судына шикаять бирелгән булган. Югары суд түбән баскычтагы судның карарын үзгәрткән һәм: «Өстә искә алынган җәза [мәктәптән чыгару] конституция биргән уку хокукына (14 нче статья), шулай ук илнең башлангыч белем бирү бурычына (5 нче статья) туры килми»,— дигән карар чыгарган. Бу җиңү якынча 1 000 Йәһвә Шаһитенең баласына файда китергән. Кайберләрен мәктәптән чыгармаганнар, ә башкаларын, мәсәлән, Пабло һәм Угоны мәктәпкә кире кабул иткәннәр.
Күп яшь Шаһит сынауларда тугры булып кала
20, 21. Роэль һәм Эмили Эмбралинагның очраклары иманыгызны ничек ныгыта?
20 Филиппин. 1990 елда 9 яшьлек Роэль Эмбралинагныf, аның 10 яшьлек апасын Эмилине һәм якынча 65 башка Шаһитне мәктәптән байракка честь бирмәгәннәре өчен чыгарганнар. Роэль белән Эмилинең әтисе Леонардо мәктәп администрациясе белән сөйләшеп алган, ләкин бу файда китермәгән. Леонардо Югары судка мөрәҗәгать иткән. Аның акчасы да, адвокаты да булмаган. Үз гаиләсе белән ул Йәһвәгә кайнар догалар кылган. Шул арада аның балаларыннан мыскыллап көлгәннәр. Леонардо, юридик ярдәме булмаганга күрә, җиңә алмаячак дип уйлаган.
21 Ахыр чиктә, бу гаиләне адвокат Фелино Ганаль яклый башлаган. Моңарчы ул Филиппинда иң атаклы юридик фирмаларның берсендә эшләгән. Шул вакытка Фелино Ганаль, үз фирмасын калдырып, Йәһвә Шаһите булып киткән. Югары суд бертавыштан Йәһвә Шаһитләре ягына баскан һәм мәктәптән чыгару карарын законсыз дип игълан иткән. Аллаһы халкының сафлыгын бозарга тырышкан кешеләр кабат уңышка ирешмәгән.
Нейтралитет бердәмлеккә алып бара
22, 23. а) Ни өчен Йәһвәнең халкы шулкадәр күп юридик җиңүләргә ия булган? б) Тату яшәгән бөтендөнья кардәшлегебез нәрсәне раслый?
22 Ни өчен Йәһвәнең халкы шулкадәр күп очракларда юридик җиңүләргә ирешкән? Сәясәт турында әйткәндә, безне беркем дә яклап чыкмый. Ләкин төрле илләрдә, төрле судларда гадел судьялар, безне көчле дошманнарыбыздан яклап, безнең файдабызга карарлар чыгара. Шулай итеп конституцион хокуклар яхшырак яклана башлый. Һичшиксез, без Мәсих ярдәме белән генә шул җиңүләргә ирешәбез. (Ачылыш 6:2 укы.) Ни өчен без андый юридик көрәшләрдә катнашабыз? Безнең юридик системаны үзгәртәсебез килми. Максатыбыз — Патшабыз Гайсә Мәсихкә бернинди каршылыксыз хезмәтебезне дәвам итү (Рәс. 4:29).
23 Дөнья сәяси яктан бүленгән һәм нәфрәт белән тулы. Ләкин Патшабыз Гайсә Мәсих безнең дөнья эшләреннән читтә торырга тырышлыкларыбызны фатихалап тора. Шайтан безне аера да, җиңә дә алмый. Патшалык «сугышырга башка өйрәнмәгән» миллионлаган кешеләрне бергә җыйган. Тату яшәгән бөтендөнья кардәшлегебез — могҗиза. Ул Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә кире какмаслык дәлил булып тора! (Ишаг. 2:4)
a Бу томның башка исеме — «Яңа зат итеп яратылган». Соңрак «Меңьеллыкның таң атуы» дигән китаплар «Изге Язмаларны тикшерүләр» дип атала башлаган.
b Бу килешү буенча, Болгария хөкүмәте вөҗданнары буенча хәрби хезмәттән баш тарткан кешеләргә җәмгыять файдасына башкарыла торган альтернатив гражданлык хезмәтен тәкъдим итәргә тиеш булган.
c Бу очрак турында «Сез Аллаһыга нинди сорау бирер идегез?» (рус) дигән брошюрада 29—31 нче битләрдә язылган.
d 20 дән артык ел эчендә Әрмәнстан хөкүмәте 450 дән артык Йәһвә Шаһитен төрмәгә утырткан. 2013 елның ноябрь аенда аларның соңгысын төрмәдән азат иткәннәр.
e Суд язуларында шул гаиләнең фамилиясендә хата җибәрелгән.
f Суд язуларында шул гаиләнең фамилиясендә хата җибәрелгән һәм «Эбралинаг» дип язылган.