Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 47 дәрес 247 б.-250 б., 2 абз.
  • Күрсәтмә әсбапларны дөрес куллану

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Күрсәтмә әсбапларны дөрес куллану
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ачык мисалларны тормыштан алу
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Күрсәтмә әсбапларны дөрес куллану
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Кешене хөрмәт итү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Видеороликлар ярдәмендә өйрәт
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 47 дәрес 247 б.-250 б., 2 абз.

47 НЧЕ ДӘРЕС

Күрсәтмә әсбапларны дөрес куллану

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Мөһим фикерләрне тагы да ачыграк итәр өчен, рәсемнәрне, карталарны, схемаларны һәм башка нәрсәләрне куллан.

Ни өчен бу мөһим?

Күрсәтмә әсбаплар еш кына сүзләргә караганда ныграк тәэсир итә. Алар ярдәмендә фикер ачыграк аңлашыла һәм хәтердә уелып кала.

НИ ӨЧЕН өйрәткәндә күрсәтмә әсбаплар кулланырга кирәк? Чөнки бу өйрәтүебезне тагы да уңышлырак итә. Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих күрсәтмә әсбаплар кулланганнар. Алардан үрнәк ал. Андый әсбапларны куллану кешегә мәгълүматны ишетергә дә, күрергә дә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, кеше игътибар белән тыңлый һәм ишеткәне аңа ныграк тәэсир итә. Яхшы хәбәрне сөйләгәндә күрсәтмә әсбапларны ничек кулланырга? Аларны уңышлырак кулланыр өчен нәрсә эшләргә?

Иң Бөек Остазлар күрсәтмә әсбапларны ничек кулланган? Йәһвә өйрәткәндә һәм мөһим сабаклар биргәндә, хәтердә яхшы саклана торган күрсәтмә әсбаплар кулланган. Бер төнне ул Ибраһимга чатырдан чыгарга кушкан һәм болай дигән: «Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык... Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак» (Ярат. 15:5). Бу вәгъдә кеше карашыннан үтәлмәслек кебек күренсә дә, йолдызлы күкне күрү Ибраһимга бик нык тәэсир иткән, һәм ул Йәһвәгә ышанган. Ә Иремиягә Йәһвә чүлмәкче йортына барып аның кызыл балчык белән ничек эшләгәнен күзәтергә кушкан. Барлыкка Китерүченең кешелек өстеннән хакимлеген күрсәтүче бу күрсәтмә әсбап чыннан да хәтердә уелып кала! (Ирем. 18:1—6). Юныска исә Йәһвә бер үсемлек ярдәмендә шәфкатьле булуның мөһимлеген күрсәткән. Бу Юныс өчен онытылмаслык сабак булган! (Юныс 4:6—11). Йәһвә хәтта үз пәйгамбәрләренә төрле әйберләр кулланып тамаша оештырырга кушкан һәм шулай итеп үз хәбәрен кешеләргә җиткергән (3 Пат. 11:29—32; Ирем. 27:1—8; Йәз. 4:1—17). Чатыр белән гыйбадәтханәнең үзенчәлекләре «күктәгеләрнең символик образлары» булып торалар һәм күктәгене аңларга булышалар (Евр. 9:9, 23, 24). Аллаһы, кешеләргә мөһим мәгълүматны җиткерер өчен, күренешләрне дә кулланган (Йәз. 1:4—28; 8:2—18; Рәс. 10:9—16; 16:9, 10; Ачыл. 1:1).

Ә Гайсә күрсәтмә әсбапларны ничек кулланган? Фарисейлар белән Һируд тарафдарлары аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләгәндә, Гайсә үзенә бер динар бирергә кушкан һәм шул динарга төшерелгән кайсарның сурәтенә игътибар иткән. Шуннан соң «кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирергә» кушкан (Мат. 22:19—21). Аллаһыны бар булганың белән данларга кирәк икәнен күрсәтер өчен, Гайсә гыйбадәтханәдәге бер тол хатынга игътибар иткән. Ул хатын иганә савытына ике вак акча — бар акчасын, тормышы өчен бар булганын салган булган (Лүк 21:1—4). Икенче бер очракта ул бер баланы чакырып алган да, басынкы һәм дан яратмаучан булуның мөһимлеген күрсәткән (Мат. 18:2—6). Гайсә, үз шәкертләренең аякларын юып, үз үрнәге ярдәмендә дә басынкылыкка өйрәткән (Яхъя 13:14).

Күрсәтмә әсбапларны куллану юллары. Йәһвә күренешләр ярдәмендә сөйләшә алса да, без алай эшли алмыйбыз. Әмма безнең басмаларыбызда уйланырга дәртләндерә торган күп кенә рәсемнәр бар. Кызыксынган кеше җирдә булачак Оҗмахны күз алдына китерә алсын өчен, шул рәсемнәрне куллан. Өйрәнү үткәргәндә, өйрәнгән темага кагылышлы рәсемнәргә игътибар ит һәм өйрәнүчегә шул рәсемнәрдә күрсәтелгәнне үз сүзләре белән сурәтләп бирергә куш. Йәһвә үзе шулай эшләгән. Амос пәйгамбәргә күренешләр бирелгәч, ул аңардан: «Амос, нәрсә күрәсең?» — дип сораган (Амос 7:7, 8; 8:1, 2). Син дә бастырылган рәсемнәргә игътибар ит һәм моңа охшаш сорау бир.

Әйтик, сиңа мөһим вакыйгаларның бер-бер артлы ничек барганын күрсәтергә кирәк, ди. Моның өчен вакыт сызыгын куллан. Я, әйтик, сиңа билгеле берәр елны исәпләп чыгарырга кирәк, ди. Моны кәгазьгә язып күрсәт. Шулай эшләсәң, кешеләргә кайбер пәйгамбәрлекләрне аңларга җиңел булачак. Мәсәлән, андый күрсәтмә әсбаплар ярдәмендә Данил 4:16 дагы «җиде вакыт» һәм Данил 9:24 тәге «җитмеш атна» дигән сүзләрне аңлау җиңелрәк. Андый күрсәтмә әсбапларны басмаларыбыздан табып була.

Изге Язмаларны гаилә белән бергә өйрәнгәндә, чатыр, Иерусалимдагы гыйбадәтханә һәм Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә кебек материал каралганда, рәсемнәр я схемалар куллансагыз, аны үзләштерү җиңелрәк булачак. Аларны «Изге Язмаларны аңлау» (ингл.) дигән китаптан, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе. Искәрмәләр белән» (ингл.) дигән китапның кушымтасыннан, «Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсе» дигән китапның кушымтасыннан һәм «Күзәтү манарасы» журналының төрле саннарыннан табып була.

Изге Язмаларны гаилә белән бергә укыганда карталарны кулланыгыз. Мәсәлән, Ибраһимның Ур шәһәреннән Харанга, ә аннан соң Бәйтелгә кадәр барган юлын карап чыгыгыз. Шулай ук Исраил халкының Мисырдан чыгып Вәгъдә ителгән җиргә кадәр үткән юлын тикшерегез. Исраилнең һәрбер кабиләсенә мирас итеп бирелгән җирләрне табыгыз. Сөләйман патшалыгының чикләрен карап чыгыгыз. Изәбәлдән качкан Ильяс пәйгамбәр белән бергә Беер-Шебаны үтеп чүлгә юл тотыгыз (3 Пат. 18:46—19:4). Гайсә вәгазьләгәндә үткән шәһәрләрне һәм авылларны табыгыз. Рәсүлләр китабын кулланып, Паул белән бергә «сәяхәт итегез».

Күрсәтмә әсбапларны өйрәнүчене оешмабыз белән таныштырыр өчен дә куллан. Мәсәлән, аңа конгресс программкаларын күрсәтеп, конгрессларда нинди материал карала икәнен аңлатып бир. Күпләргә Патшалык Залын я Йәһвә Шаһитләренең берәр филиалына барып килү бик нык тәэсир итә. Кешенең безнең эшебез һәм максатларыбыз турында дөрес булмаган карашы булса, андый экскурсияләр аңа аннан арынырга булыша. Патшалык Залында экскурсия үткәргәндә, Залның башка гыйбадәтханәләрдән нәрсә белән аерылып торганына игътибар ит. Бу бина кешеләр монда килеп өйрәнсен өчен төзелгәнен һәм аның гади булуын ассызыклап кит. Вәгазебезгә кагылышлы үзенчәлекләрне — әдәбият бирелә торган урынны, җыелыш территориясенең картасын һәм ирекле (башка гыйбадәтханәләрдә кебек мәҗбүри түгел) иганәләр өчен тартмаларны күрсәт.

Җитәкче совет тарафыннан чыгарылган видеоматериалны кулланып, кешедә Изге Язмаларга карата ышаныч үстер, өйрәнүчене Йәһвә Шаһитләре башкарган эш белән таныштыр һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә дәртләндер.

Күрсәтмә әсбапларны очрашуларда куллану. Күрсәтмә әсбапларны алдан ук яхшылап әзерләп куйсаң һәм оста куллансаң, өйрәткәндә тагы да уңышлырак булырсың. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан күптөрле күрсәтмә әсбаплар бирелгән.

«Күзәтү манарасы» журналындагы өйрәнү мәкаләләрендә, гадәттә, күптөрле иллюстрацияләр китерелә. Өйрәнүне үткәрүче кардәш, мөһим фикерләргә басым ясар өчен, аларны күрсәтмә әсбаплар итеп куллана ала. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнер өчен кулланылган басмаларда да иллюстрацияләр китерелә.

Кайвакыт ачык нотык планында мөһим фикерләр үзләре күрсәтмә әсбаплар «таләп итеп» тора кебек. Әмма Изге Язмалардагы сүзләргә игътибарны туплау, гадәттә, күпкә күбрәк файда китерә, чөнки ул сине тыңлап утыручы һәр кешедә диярлек бар. Нотыкның бер я берничә төп фикерен җиткерер өчен берәр рәсем я чыгышның төп пунктларының исемлеген кулланырга кирәк булса, аны арткы рәтләрдән күрерлек (я укырлык) итеп яса. Андый күрсәтмә әсбапларны еш кулланма.

Сөйләгәндә һәм өйрәткәндә күрсәтмә әсбапларны кулланырга булсаң, аларны тыңлаучыларның күңелен ачар өчен түгел, ә тиешле фикергә басым ясар өчен, аны көчәйтер өчен куллан. Аларның максаты — әйтелгәннең мәгънәсен ачыклау, аңлауны җиңелрәк итү һәм әйтелгәнне дәлилләү. Күрсәтмә әсбапларны дөрес кулланганда, бу кешеләргә бик нык тәэсир итә, һәм алар күп еллар дәвамында әсбапның үзен дә һәм фикерне дә хәтерләрендә саклый.

Кеше берәр мәгълүматны ишетеп аны шулай ук күрсә, өйрәтү күпкә уңышлырак булачак. Иң Бөек Остазлар нәкъ шулай өйрәткәннәр дә. Башкаларны өйрәткәндә алардан үрнәк алырга тырыш.

КИҢӘШЛӘР

  • Күрсәтмә әсбапны берәр мөһим нәрсәгә басым ясар өчен я аны ачыклар өчен куллан.

  • Аны өйрәтер өчен генә куллан.

  • Күрсәтмә әсбапны сәхнәдән кулланырга булсаң, аны һәр тыңлаучы күрерлек итеп яса.

КҮНЕГҮ Астагы юлларга күрсәтмә әсбапларның исемлеген язып куй.

Йәһвә оешмасына рәхмәтлерәк булырга булыша торган күрсәтмә әсбаплар

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

Балага хакыйкатьләрне аңлатырга булыша торган күрсәтмә әсбаплар

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу