Вәгазьне кайчан тәмамларга?
Кайбер вәгазьчеләр вәгазьләүләрен билгеле бер вакытта, мәсәлән, төш вакытында, тәмамларга була. Әлбәттә, кайберәүләргә төрле шартлары аркасында вәгазьләүләрен ниндидер билгеле вакытта тәмамларга туры килә. Син, бәлкем, төркемеңдәге кардәшләр вәгазьләүләрен тәмамлаганга күрә яисә территорияңдә билгеле бер вакытта тәмамлау — бу гадәти хәл булганга, вәгазьләвеңне тәмамлыйсың. Син хезмәттә катнашканда, мәсәлән, урамда вәгазьләгәндә, берничә минутка күбрәк вәгазьли алыр идеңме? Бәлкем, син, өйгә кайтканда, бер-ике кабат килеп китүен ясый алырсың. Уйлап кына кара: хәтта бер генә кызыксынган кешене өендә кабат очратсаң яисә бер узып баручыга брошюраларны бирсәң, бу никадәр яхшы булыр иде! Вәгазьләвебезне тәмамламыйча, берничә минутка күбрәк хезмәт итүебез — бу «мактау корбаныбызны» арттырыр өчен гади ысул (Евр. 13:15).