АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 12, 13
Бодай һәм чүп үләне турындагы мисал
Бодай һәм чүп үләне турындагы мисал ярдәмендә Гайсә «бодай» төркемен — майланган мәсихчеләрне — кайчан һәм ничек җыя башлаячак икәнен күрсәткән (чәчү б. э. 33 елында башланган).
Кеше «үз басуына яхшы орлык чәчкән»
Чәчүче: Гайсә Мәсих
Яхшы орлык чәчелә: Гайсәнең шәкертләре изге рух белән майлана
Басу: кешелек
«Кешеләр йоклаганда, аның дошманы килеп, чәчелгән бодай арасына чүп үләне чәчеп киткән»
Дошман: Иблис
Кешеләр йоклаганда: рәсүлләр үлгәч
«Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр»
Бодай: майланган мәсихчеләр
Чүп үләне: ялган мәсихчеләр
«Иң элек чүп үләнен җыеп... аннан соң... бодайны җыегыз»
Хезмәтчеләр/уручылар: фәрештәләр
Чүп үләнен җыю: ялган мәсихчеләрне майланган мәсихчеләрдән аеру
Амбарга җыю: майланган мәсихчеләрне торгызылган җыелышка җыю
Урак өсте башлангач, чын мәсихчеләрне ялган мәсихчеләрдән нәрсә аерып торган?
Миңа бу мисал нинди файда китерә?