4 ДӘРЕС
Изге Язмаларны укыр алдыннан кереш сүзләр
Маттай 22:41—45
МАКСАТ. Изге Язмалардан берәр өзекне укыр алдыннан тыңлаучыларыңны аны үзләштерергә әзерлә.
КИҢӘШЛӘР:
Изге Язмалар өзеген ни өчен укырга җыенганың турында уйлан. Һәр өзекне укыр алдыннан кереш сүзләр әйт. Алар тыңлаучыларыңа син басым ясарга теләгән төп фикерне күрергә булышсын.
Һәрчак Изге Язмалар нигезендә өйрәт. Аллаһыга ышанган кешеләр белән сөйләшкәндә, игътибарларын Изге Язмаларга Аллаһы Сүзенә буларак юнәлт. Шулай итеп син аны зирәклекнең иң яхшы чыганагы итеп күрсәтерсең.
Шигырьләргә кызыксыну уят. Берәр сорау бир; аңа шигырь җавап бирсен. Изге Язмалар өзеге чишәргә ярдәм итәчәк проблеманы искә ал. Я шигырь ярдәмендә аңлатып булган берәр принципны әйтеп кит.