Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 6 14-15 б.
  • Пунктуаль булу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Пунктуаль булу
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Пунктуаль булу никадәр мөһим?
  • Пунктуль булыр өчен нәрсә эшләп була?
  • Соңга калмаска тырыш
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Һәрчак вакытны исәпкә ал
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
  • Стрессны ничек кичереп чыгарга?
    Уяныгыз! 2020
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 6 14-15 б.
Бер кеше бүлмәгә кергәндә икенчесе кулындагы сәгатенә карый

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Пунктуаль Булу

Пунктуальлекнең мөһимлеген кадерләгән күп кенә кеше соңга калу гадәте белән көрәшә. Изге Язмалардагы зирәклек бу яктан ярдәм итә ала.

Пунктуаль булу никадәр мөһим?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кайберәүләр килешенгән очрашуларга әзрәк алданрак килү чынлыкта стрессны киметә дип саный. Пунктуаль булу шулай ук кешенең дәрәҗәсен күтәрә. Ни өчен алай дип әйтеп була?

Пунктуаль булу төплелекне күрсәтә. Сез тиешле урынга нәкъ вакытында килсәгез, бу сезнең үз тормышыгызга үзегез хуҗа булырга тырышканыгызны һәм сезгә теләгән нәрсәләрне эшләргә шартларның комачауламаганын күрсәтер.

Пунктуаль булу ышанычлылык турында әйтә. Еш кына үз вәгъдәләрен бозган һәм бурычларын санга сукмаган кешеләр җәмгыятендә үз сүзендә торган кеше кадерләнә. Ышанычлы кешеләр дусларының һәм гаиләләренең хөрмәтен яулый. Эш бирүчеләр үз вакытында эшкә килгән һәм билгеләгән эшне вакытында тәмамлаган кешеләрне кадерли. Ышанычлы эшчеләргә хәтта югарырак эш хакын түлиләр һәм зуррак ышаныч белдерәләр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмаларда пунктуальлек сыйфаты белән бәйле өзекләр бар. Мәсәлән, анда болай диелә: «Барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 Көринтлеләргә 14:40). Ике як билгеле бер вакытта һәм урында очрашырга килешкән икән, алар өчен анда вакытында булу килешле һәм дөрес булыр иде. Шулай ук Изге Язмаларда: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар, күкләр астында һәр эшнең үз вакыты бар»,— диелә (Вәгазьче 3:1). Бу шигырьнең контексты буенча, «утырту вакыты бар һәм... йолкып алу вакыты бар» (Вәгазьче 3:2). Игенчеләр, мөмкин кадәр яхшырак уңыш җыяр өчен, ашлыкны тиешле вакытта, үз вакытында утырта. Башкача әйткәндә, игенченең пунктуаль булуы яхшы нәтиҗәләр китерә.

Изге Язмаларда пунктуаль булу өчен әһәмиятлерәк сәбәп ачыла: безгә башкаларны һәм аларның кадерле вакытын хөрмәт итәргә кирәк (Филипиялеләргә 2:3, 4). Ә үзләрен һәрвакыт көттергән кешеләр, асылда, башкаларның вакытын урлый дип әйтеп була.

«Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

Пунктуль булыр өчен нәрсә эшләп була?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмалар безне бар нәрсәне алдан планлаштырырга өнди (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Әгәр сез килешенгән очрашуларга һәрвакыт соңга каласыз икән, бәлки, сезнең эшләрегез бик күптер. Сезгә, мөгаен, вакытыгызны әрәм иткән әһәмиятсез эшләрдән арыныргадыр? Билгеләнгән эшләр арасындагы вакытны әзрәк күбәйтегез һәм тиешле урынга иртәрәк килергә тырышыгыз. Шулай итеп көтелмәгән шартларны, мәсәлән, бөкеләрне һәм начар һава торышын исәпкә алып була.

Изге Язмалар шулай ук безне тыйнак булырга өнди (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Бу мөмкинлекләрегез чикле икәнен аңлау дигәнне аңлата. Ниндидер очрашуга я берәр эшнең тәмамлау вакыты белән ризалашыр алдыннан моны булдыра алырсызмы дип уйлагыз. Үз өстегезгә күп эшләр алып, сез үзегезгә дә, башкаларга да стресс белән өмет өзелү хисен өстәрсез.

Өстәвенә, Изге Язмалар безгә вакытыбызны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга куша (Эфеслеләргә 5:15, 16). Иң мөһим эшләргә өстенлек бирегез (Филипиялеләргә 1:10). Мисал өчен, җәмәгать транспортында барганда я башкаларны көткәндә, вакытны әрәм итмичә, берәр нәрсә укыгыз я көннең калган өлешен планлаштырыгыз. ◼

«Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу