Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 3 10-11 б.
  • Акчаны тота белү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акчаны тота белү
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ДӨРЕС ПЛАНЛАШТЫРЫГЫЗ
  • НАЧАР СЫЙФАТЛАРДАН АРЫНЫГЫЗ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР
  • Акча һәм бурыч. Изге Язмалар булыша аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Акча мәсьәләсен хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Мөмкинлекләргә карап яшәргә ничек өйрәнергә?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • 2. Яшәү чараларыгызны яклагыз
    Уяныгыз! 2022
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 3 10-11 б.
Эшчеләр һөнәрханәдә

Акчаны тота белү

Күп кенә кешеләр, Изге Язмалардагы принципларны кулланып, акча белән бәйле авырлыкларын киметкән.

ДӨРЕС ПЛАНЛАШТЫРЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Акчаны ничек сарыф итәчәгегезне алдан уйлагыз. Җаның теләгән һәр нәрсәне сатып алып булмый бит. Шуңа күрә акчаны акыл белән сарыф итегез.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Бюджет чикләреннән чыкмагыз. Бар чыгымнарыгызны категорияләргә бүлеп языгыз. Һәр категория өчен күпме акча сарыф итәчәгегезне билгеләгез. Бер категориягә күбрәк акча китсә, аермасын икенчесеннән алып каплагыз. Мәсәлән, бензинга күбрәк акча китсә, әһәмиятсезрәк нәрсәгә, әйтик кафега йөрүгә, әзрәк акча сарыф итеп була.

  • Бурычка алмаска тырышыгыз. Мөмкин булса, әҗәткә кермәгез. Моның урынына, берәр нәрсә сатып алыр өчен, алдан акча җыегыз. Кредит картасын куллансагыз, процент түләмәс өчен, акчаны вакытында кайтарыгыз. Бурычыгыз булса, аны кайтару планын төзегез һәм шул план буенча эш итегез.

    Бер тикшеренү буенча, кредит картасын кулланган кешеләр гадәттә күбрәк акча сарыф итә. Шуңа күрә кредит картагыз булса, аны акыл белән кулланыгыз.

НАЧАР СЫЙФАТЛАРДАН АРЫНЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Ялкау салкыннар вакытында сукаламый, шуңа күрә урак өстендә, мохтаҗлыкта калгач, теләнеп йөрер» (Гыйбрәтле сүзләр 20:4).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Ялкаулык ярлылыкка китерә. Шуңа күрә тырыш эшче булыгыз һәм, киләчәктә мохтаҗлыкка калмас өчен, чыгымнарыгызны алдан планлаштырыгыз.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Тырышып эшләгез. Тырыш, эшчән һәм ышанычлы кеше булып, сез үзегезнең керем чыганагын югалтмассыз, чөнки эш бирүчеләр андый сыйфатларны бик кадерли.

  • Намуслы булыгыз. Эштә урламагыз. Бу репутациягезне бозар һәм ахыр чиктә башка эш табу авыр булыр.

  • Комсыз булмагыз. Акча артыннан куу сәламәтлеккә һәм башкалар белән мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин. Онытмагыз, тормышта акчадан мөһимрәк нәрсәләр бар.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР

Ир кеше онлайн Изге Язмаларны укый

Изге Язмаларны онлайн укыгыз. Ул jw.org сайтында йөзләгән телдә бар

ВАКЫТЫГЫЗНЫ ҺӘМ АКЧАГЫЗНЫ НАЧАР ГАДӘТЛӘРГӘ САРЫФ ИТМӘГЕЗ.

«Эчкече һәм бирән бөлгенлеккә төшәр бит, йокымсырау аларны иске-москыга киендерер» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 23:21).

КИРӘКМӘГӘН СТРЕССТАН КАЧЫГЫЗ.

«Нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз, җитәр» (МАТТАЙ 6:25).

КӨНЧЕЛ БУЛМАГЫЗ.

«Көнче кеше байлыкка кызыга, ә үзенә мохтаҗлык киләсен белми» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 28:22).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу