КУШЫМТА
Башны кайчан һәм ни өчен капларга кирәк?
Гыйбадәт кылу турында әйткәндә, мәсихче хатын башын кайчан һәм ни өчен капларга тиеш? Рәсүл Паулның моның хакында язган сүзләрен карап чыгыйк. Безнең карарларыбыз дөрес булсын өчен һәм Аллаһыны данласын өчен, Паул безгә кирәкле җитәкчелек бирә (1 Көринтлеләргә 11:3—16). Ул өч мөһим якка игътибар итә: 1) нинди эшләр башкарганда хатын башын капларга тиеш; 2) нинди очракларда ул шулай эшләргә тиеш һәм 3) нинди сәбәпләр аркасында ул бу киңәшне тотарга тиеш.
Эшләр. Паул ике эш турында әйтә: дога кылу һәм пәйгамбәрлек итү (4, 5 нче шигырьләр). Дога — Йәһвәгә ихтирам белән мөрәҗәгать итү. Безнең көннәрдә пәйгамбәрлек итү — мәсихчеләр башкарган Изге Язмаларга нигезләнгән һәркайсы өйрәтү. Паулның киңәше хатын дога кылганда һәм башкаларны Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәткәндә башын һәрвакыт капларга тиеш дигәнне аңлатамы? Юк. Кайбер очракларны карап чыгыйк.
Очраклар. Паул ике очракны яисә тормыш өлкәсен искә ала: гаилә һәм җыелыш. Ул болай дип әйтә: «Хатынның башы — ир... Башын капламыйча дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын-кыз үз башын оятлы итә» (3, 5 нче шигырьләр). Гаиләнең башы итеп Йәһвә ирне билгеләгән. Хатын-кыз, Йәһвә иргә билгеләгән вазифаларны үтәгәндә, иренең хакимлеген тиешенчә танымаса, үз ирен оятлы итәр иде. Мәсәлән, хатын-кызга ире барында Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә кирәк булса, ул, башын каплап, иренең хакимлеген таныганын күрсәтә. Ире суга чумдырылганмы, юкмы, хатын шулай эшләргә тиеш, чөнки ир — гаилә башыa. Хатын-кызга балигъ булмаган улы барында (ул чумдырылган булса) дога кылырга яки өйрәнү үткәрергә кирәк булса, аңа шулай ук башын капларга кирәк, ул моны улы гаилә башы булганга түгел, ә мәсихче җыелышта чумдырылган ир кешеләргә хакимлек бирелгәнгә эшләргә тиеш.
Җыелыш турында Паул болай дип язган: «Берәрсе, башка йоланы яклап, бәхәсләшергә тели икән, шуны белсен: бездә дә, Аллаһы җыелышларында да бүтән йола юк» (16 нчы шигырь). Мәсихче җыелышта суга чумдырылган ир-атларга хакимлек бирелгән (1 Тимутигә 2:11—14; Еврейләргә 13:17). Ир-атлар гына өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып билгеләнәләр, һәм аларга Аллаһы үз көтүен кайгыртырга куша (Рәсүлләр 20:28). Әмма кайбер очракларда гадәттә суга чумдырылган яраклы абый-кардәш үтәгән вазифаларны мәсихче хатын-кызга үтәргә туры килә. Әйтик, аңа, суга чумдырылган яраклы абый-кардәш булмаганга, вәгазь очрашуын үткәрергә кирәк яисә ул суга чумдырылган абый-кардәш барында алдан планлаштырган Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә, диb. Андый очракларда, гадәттә ир кешегә бирелгән йөкләмәләрне үтәгәнен танып, мәсихче хатынга башын капларга кирәк.
Әмма Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле күп кенә очракларда апа-кардәшкә башын каплау мәҗбүри түгел. Мәсәлән, мәсихче очрашуларда комментарий биргәндә, өйдән-өйгә ире белән яки башка суга чумдырылган абый-кардәш белән вәгазьләгәндә, суга чумдырылмаган балалары белән өйрәнү үткәргәндә яисә алар белән дога кылганда, бу таләп ителми. Әлбәттә, башка сораулар да туарга мөмкин, һәм апа-кардәш ничек эш итәсен төгәл белми икән, ул өстәмә тикшерү үткәрә алаc. Әмма тикшерү үткәргәннән соң да соравына җавап алмаса һәм вөҗданы аңа башын капларга кушса, ул бернинди начарлык эшләмәс. (Рәсемне кара.)
Сәбәпләр. 10 нчы шигырьдә мәсихче хатынга бу таләпне үтәр өчен ике сәбәп китерелә: «Хатын-кыз башында буйсыну билгесе булырга тиеш. Бу — фәрештәләр өчен». Башта «буйсыну билгесе» дигән сүзләргә игътибар ит. Башын каплап, хатын-кыз җыелышта чумдырылган ир-атларга Йәһвә биргән хакимлекне таныганын күрсәтә. Шулай эшләп ул Йәһвә Аллаһыны яратуын һәм аңа тугры булуын күрсәтә. Икенче сәбәп: «фәрештәләр өчен». Хатын-кыз, башын каплап, бу куәтле рухи затларга ничек үрнәк күрсәтә ала?
Йәһвә оешмасының күктәге һәм җирдәге өлешендә Аллаһының хакимлеген таныйлармы? Фәрештәләр моны кызыксынып күзәтеп тора. Алар да камил булмаган кешеләрнең Аллаһыга буйсынуыннан үрнәк алырга мөмкин. Рухи затларга да бит Йәһвә урнаштырган тәртипкә буйсынырга кирәк, чөнки үткәндә күп кенә фәрештәләр бу сынауда тугры калмаган (Яһүд 6). Кайбер очракларда фәрештәләр мәсихче хатынның җыелыштагы чумдырылган абый-кардәшкә караганда акыллырак һәм тәҗрибәлерәк булуын, әмма шул ук вакыт абый-кардәшнең хакимлегенә теләп буйсынуын күреп тора. Ә бит кайбер апа-кардәшләр — майланган мәсихче, һәм соңрак алар Мәсихнең варисташы булып китәчәк; ахыр чиктә алар фәрештәләргә караганда югарырак урында булачак һәм күктә Мәсих белән бергә идарә итәчәк. Фәрештәләр өчен нинди искиткеч үрнәк! Чыннан да, барлык апа-кардәшләр миллионлаган фәрештәләр алдында тугры, буйсынучан булып үзләрен басынкы тоталар һәм тыңлаучанлык күрсәтәләр!
a Гадәттә, мәсихче хатын Йәһвәгә иман итүче ире барында ишетерлек итеп дога кылырга тиеш түгел. Ул моны сирәк очракларда, мәсәлән, ире авырганга бөтенләй сөйләшә алмаса гына эшли ала.
b Апа-кардәш берәр суга чумдырылмаган абый-кардәш белән (ул аның ире булмаса) алдан планлаштырылган Изге Язмалар өйрәнүе үткәрсә, аңа башын каплыйсы юк.
c Моның турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 15 июль, 26, 27 нче битләрне һәм 1977 ел (ингл.), 15 февраль, 125—128 нче битләрне кара.