Дин һәм акчага мөнәсәбәт
Эстельa балалары белән һәрвакыт чиркәүгә йөргән. Ул болай ди: «Бер тапкыр мин рухани янына килеп, Изге Язмаларны яхшырак аңлыйсым килгәне турында әйттем». Ләкин рухани аның үтенеченә ваемсыз булып калган. Нәтиҗәдә, Эстель чиркәүгә йөрүдән туктаган. Ул болай дип дәвам итә: «Бер көнне миңа чиркәүдән хат килде. Анда, әгәр дә чиркәүгә килә алмыйсыз икән, акча гына җибәрегез, диелгән иде. „Аларга барыбер — мин анда киләмме, юкмы; аларга минем акчам гына кирәк“,— дип уйладым мин».
һәрвакыт диндар булган Ангелина болай дип сөйли: «Безнең чиркәүдә гыйбадәт вакытында өч мәртәбә сәдака савыты җибәрелә иде, һәм һәр тапкыр без акча бирербез дип көтелә иде. Алар һәрвакыт акча сорады. Мин: „Монда Алла юк“,— дип уйладым».
Ә сезнең якларда ничек? Дин кешеләргә турыдан-туры я читләтеп басым ясап, сәдака җыямы? Бу Изге Язмалар буенчамы?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһының пәйгамбәре Гайсә болай дигән: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8). Изге Язмалардагы хәбәр — бәясез хәбәр, һәм аны белергә теләгән һәр кешегә ул ачык булырга тиеш.
Үткәндә яшәгән Аллаһыга гыйбадәт кылган кешеләр үз гыйбадәтләре белән бәйле чыгымнарны ничек каплаган?
һәркем «теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә» биргән. Чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7). Рәсүл Паул болай дигән: «Без, сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләгәндә берегез өчен дә йөк булмас өчен, көне-төне эшләдек» (1 Тисалуникәлеләргә 2:9). Паул дин хезмәтчесе булса да, ул эшләгән — палаткалар ясаган (Рәсүлләр 18:2, 3).
ЙӘһВӘ ШАһИТЛӘРЕ МОҢА ТУРЫ КИЛӘМЕ?
Гадәттә Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын Патшалык Заллары дип аталган гади биналарда үткәрә. Чыгымнар ничек каплана? Алар беркайчан да рәтләр буйлап сәдака җыю савытлары җибәрми. һәм иганә сорап, кешегә конвертлар да җибәрми. Рухи өйрәтүне кадерләүче һәркем ирекле иганәсен Патшалык Залында булган тартмага сала ала.
Дин ничек итеп финансланырга тиеш?
һичшиксез, бу басманы бастырып чыгару өчен һәм укучыларга җибәрү өчен акча кирәк. Әмма сез анда реклама яки акча бирү турында чакыру сүзләрен беркайчан да күрмәссез. Анда Изге Язмалардагы хакыйкатькә басым ясала.
Сезнеңчә, Йәһвә Шаһитләре Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча эш итәме һәм үткәндә яшәгән Аллаһыга гыйбадәт кылган кешеләрнең үрнәгенә иярәме?
a Бу кереш мәкаләләрдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.