Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.8. 3 б.
  • Аллаһы сезгә игътибар итәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы сезгә игътибар итәме?
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Аеруча игътибарлы булыгыз»
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Аллаһы белән ничек дуслашып була?
    Сорауларыңа җаваплар (2 нче том)
  • Ни өчен кайберәүләргә Аллаһыны ярату авыр?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Аллаһы сезне үзенә җәлеп итә
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.8. 3 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | СЕЗ АЛЛАҺЫ ӨЧЕН МӨҺИММЕ?

Аллаһы сезгә игътибар итәме?

«Мин исә ярдәмсез һәм мескен. Йәһвә миңа игътибар итсен иде»a (ИСРАИЛ ПАТШАСЫ ДАВЫТ, Б. Э. К. XI ГАСЫР).

Чиләктән тамган бер тамчы

«Халыклар аның өчен чиләктән тамган бер тамчы кебек» (ИШАГЫЙЯ 40:15).

Давыт пәйгамбәр Аллаһы үз хезмәтчесенә игътибар итәр дип көткән. Бу акыллы булганмы? Аллаһы сезгә игътибар итәме? Күп кенә кеше үзләренең Чиксез Кодрәтле Аллаһы өчен мөһим булуларына шикләнә. Ни өчен?

Сәбәпләрнең берсе — Аллаһының кешеләрдән күпкә югарырак булуы. Ул шулкадәр бөек ки, хәтта бар халыклар аның өчен «чиләктән тамган бер тамчы кебек, үлчәүгә утырган тузан кебек» (Ишагыйя 40:15). Аллаһыга ышанмаган бер журналистның карашы буенча, кешенең «үзенә булышучы югары көчнең барлыгына ышануы — үзен зурга кую».

Икенче яктан, кайбер кешеләр үз тәртипләре аркасында үзләрен Аллаһының игътибарына лаек түгел дип саный. Мәсәлән, урта яшьләрдәге Джим болай ди: «Мин һәрвакыт тынычлык һәм тотнаклылык турында сорап дога кылсам да, барыбер ачуга бирелә идем. Ахыр чиктә мин үземне тәмам явызлыкка баткан кеше дип саный башладым һәм Аллаһы миңа булыша алмый дигән нәтиҗәгә килдем».

Аллаһы кешеләрдән аларга игътибар итмәслек еракмы? Ул камил булмаган кешеләргә ничек карый? Бу сорауларга төгәл җавапны Аллаһыдан башка беркем дә бирә алмый. Ләкин кешеләргә биргән үз хатында — Изге Язмаларда — Аллаһы безне кешеләр турында борчылганына ышандыра. «Ул бит һәрберебезгә якын»,— дип әйтелә Инҗилдә (Рәсүлләр 17:27). Кешеләр Аллаһы өчен мөһимме? Ул үзе моның турында нәрсә әйтә? Һәм кешеләргә ул ничек игътибар күрсәткән? Киләсе дүрт мәкаләдә бу сорауларга җавап бирелә.

a Мәдхия 40:17 (ЯД); Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу