Кереш сүзләр
Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе.
«26 мартта бөтен дөнья буенча һәр ел үтә торган бер мөһим очрашу үткәреләчәк. Без сезгә һәм сезнең гаиләгезгә бу очрашуга чакыру алып килдек. Ул Гайсә пәйгамбәргә багышланган. Бу очрашуда Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгыраячак. Бу нотыктан сез Гайсә пәйгамбәрнең үлеме безгә ничек итеп ярдәм итә ала икәнен белерсез. Керү түләүсез. Чакыруда шул очрашуның вакыты һәм урыны язылган».
«Гайсә пәйгамбәрнең үледән терелүе. Ул сезнең өчен нәрсәне аңлата?» дигән брошюра:
◼ «Кайбер кешеләрнең мондый соравы туа: „Гайсәнең үледән терелүе чыннан да булганмы?“ Ә сезнең моның турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Карагыз, ни өчен бу сорауга җавапны белү мөһим. [1 Көринтлеләргә 15:14 не укы.] Бу брошюрадан сез ни өчен Гайсәнең терелүенә ышанып була икәнен белерсез».
◼ «Сезнеңчә Аллаһының әмерләреннән кайсысы иң мөһиме? [Җавабын тыңла, аннары Марк 12:28—31 не укы.] Изге Язмалардан күргәнебезчә, Аллаһы Тагәлә безнең аны һәм якыннарыбызны яратуын тели. Бу мәкаләдән сез моның турында күбрәк белерсез». 13 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.