Кереш сүзләр
Искә алу кичәсенә чакыру кампаниясе өчен
«Без кешеләрне бер мөһим вакыйгага чакырып йөрибез. 14 апрельдә бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алу кичәсенә җыелачак. Шул Кичәдә Изге Язмаларга нигезләнгән бер нотык яңгыраячак. Бу нотыктан бу пәйгамбәрнең үлеме безгә ничек ярдәм итә алганын белеп була. Керү түләүсез. Чакыру кәгазендә вакыт белән адрес язылган».
«Дога кылу мөһимме?» дигән брошюра
«Күп кенә кешеләрнең, нинди генә дин тотмасыннар, дога кылганнары бар. Сез ничек уйлыйсыз, без Аллаһының җавабын алыр өчен дога кылабызмы, я үзебезне яхшырак хис итәр өчен генәме? [Җавабын тыңла.] Игътибар итегезче, Изге Язмаларда дога турында менә нәрсә әйтелә. [1 Яхъя 5:14 укы.] Бу брошюрада ни өчен дога кылу мөһим дип әйтелә».