Иремия кебек, уяу булыгыз
«Мин [Йәһвә] үз сүземне үтәр өчен, уяу булып торам» (ИРЕМ. 1:12).
1, 2. Ни өчен Йәһвәнең уяу булуы миндаль агачы белән чагыштырыла?
ЛИВАН белән Исраил калкулыкларында иң беренче итеп миндаль агачы чәчәк ата башлый. Аның гүзәл алсу һәм ак чәчәкләрен гыйнвар азагында я февраль башында күреп була. Еврей телендә бу агачның исеме сүзгә-сүз «уянып килүче» дигән мәгънә йөртә.
2 Йәһвә Иремияне үзенең пәйгамбәре итеп билгеләгәч, миндаль агачының бу үзенчәлеген кулланып, бер мөһим хакыйкатьне аңлаткан. Үз хезмәтенең башында пәйгамбәргә күренештә бу агачның ботагы күрсәтелгән булган. Бу нәрсә аңлаткан? Йәһвә: «Мин үз сүземне үтәр өчен, уяу булып торам»,— дигән (Ирем. 1:11, 12). Миндаль агачы иртә уянган кебек, Йәһвә дә пәйгамбәрләрен үз халкын тыңламаучанлык нәтиҗәләре турында кисәтергә дип җибәрер өчен, образлы рәвештә иртә торган (Ирем. 7:25). Һәм ул үзенең пәйгамбәрлек сүзе үтәлгәнчегә кадәр ял итмәгән, уяу булган. Б. э. к. 607 елны, нәкъ билгеләнгән вакытта, Йәһвәнең мөртәт Яһүдия халкына чыгарган хөкеме үтәлгән.
3. Йәһвә турында әйткәндә, без нәрсәгә бер дә шикләнмибез?
3 Нәкъ шулай ук бүген дә Йәһвә уяу һәм үз ихтыярының үтәлүен игътибар белән күзәтеп тора. Аның өчен үз сүзен үтәмичә калу мөмкин түгел. Йәһвәнең игътибарлы булуы сиңа ничек тәэсир итә? Аның быел, 2011 елны, үз вәгъдәләрен үтәр өчен «уяу» булуына син ышанасыңмы? Йәһвәнең ышанычлы вәгъдәләренең үтәлүенә ниндидер шикләребез бар икән, рухи яктан йокымсыраудан хәзер уянырга вакыт (Рим. 13:11). Йәһвәнең пәйгамбәре буларак, Иремия уяу булган. Ничек һәм ни өчен Иремия уяулыгын киметмичә Аллаһы биргән йөкләмәсен үти алган? Әйдәгез моны карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвә кушкан эшне алда да ныклык белән үтәргә ярдәм итәчәк.
Ашыгыч хәбәр
4. Ни өчен Иремиягә үзенә бирелгән хәбәрне сөйләргә авыр булган, һәм моны кичектермичә эшләргә кирәк булган?
4 Йәһвә Иремияне сакчы итеп билгеләгәндә аңа егерме бишләр тирәсе булгандыр (Ирем. 1:1, 2). Ләкин ул үзен малай кебек хис иткән: ул халыкның олы яшьтәге һәм хакимлеккә ия булган өлкәннәргә хәбәр җиткерергә үзен бер дә яраклы итеп санамаган (Ирем. 1:6). Ул аеруча руханиларга, ялган пәйгамбәрләргә һәм идарәчеләргә, шулай ук «күнегелгән юл» белән баручыларга һәм «тугрылыксыз булуларында нык торганнарга» каты гаепләүләр һәм куркыныч хөкемнәрне игълан итәргә тиеш булган (Ирем. 6:13; 8:5, 6). Якынча дүрт гасыр дәвамында хак гыйбадәт кылуның үзәге булган Сөләйман патша төзегән данлыклы гыйбадәтханә юк ителергә, ә Иерусалим һәм Яһүдия ташландык хәлдә калырга тиеш булган, анда яшәүчеләрне исә әсирлек көткән. Чыннан да, Иремиягә бер дә кичектермичә бу хәбәрне игълан итәргә кирәк булган!
5, 6. a) Йәһвә бүген Иремия сыйныфын ничек куллана? б) Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәчәкбез?
5 Бүгенге көндә Йәһвә үз кайгыртуын күрсәтеп, бу дөньяга чыгарган хөкемен кешелеккә игълан итәр өчен, образлы сакчы итеп майланган мәсихчеләр төркемен билгеләгән. Дистәләгән еллар дәвамында бу Иремия сыйныфы кешеләрне нинди вакытта яшәгәннәрен онытмаска чакыра (Ирем. 6:17). Изге Язмаларда Йәһвә, һәр эшнең үтәлү вакытын билгеләүче һәм аны үтәүче, соңламый дип басым ясала. Аның көне нәкъ вакытында, кешеләр көтмәгән сәгатьтә киләчәк (Соф. 3:8; Марк 13:33; 2 Пет. 3:9, 10).
6 Аллаһының бар хезмәтчеләренә Йәһвәнең тиздән үзенең яңа дөньясын урнаштырачак икәне билгеле. Шуңа күрә алар яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен вакыт аз калып барганын белә. Димәк, хәзер Йәһвә хәбәрен кичектермичә сөйләү мөһим. Бу сиңа ничек тәэсир итә? Гайсә әйткәнчә, бар кешеләр үзләре Йәһвәгә хезмәт итәчәкме юкмы икәнен карар итәргә тиеш. Әйдәгез, Иремиягә уяулыгын киметмичә үз йөкләмәсен үтәргә ярдәм иткән һәм безгә дә шуны ук эшләргә булышачак өч сыйфатка игътибар итик.
Кешеләрне ярату
7. Иремияне авыр шартларга карамастан вәгазьләргә ярату ничек дәртләндергән? Аңлатыгыз.
7 Иремияне авыр шартларга карамастан вәгазьләргә нәрсә дәртләндергән? Кешеләрне ярату. Иремия ялган көтүчеләр аркасында кешеләргә күп кенә кыенлыклар кичерергә туры килгәнен белгән (Ирем. 23:1, 2). Бу аңа үз эшен ярату һәм кызгану хисе белән башкарырга ярдәм иткән. Ул үз илдәшләренең Йәһвә сүзләрен ишетүен һәм исән калуларын теләген. Ул шулхәтле кайгырган ки, хәтта өсләренә киләчәк бәла-каза турында уйлап елаган. (Иремия 8:21; 9:1 не укыa.) Иремиянең елавы китабында Иремиянең Йәһвәне һәм үз халкын никадәр нык яратканы турында күп әйтелә. Бүген кешеләрнең «көтүчеләре булмаган сарыклар кебек» булуын күргәндә, синең аларга Аллаһы Патшалыгы турындагы юатучы хәбәрне сөйлисең килмиме әллә? (Мат. 9:36).
8. Иремиянең газаплар аркасында шәфкатьсез булып китмәгәне нәрсәдән күренә?
8 Иремия үзе ярдәм итәргә теләгән кешеләрнең кулыннан интексә дә, ул үч кайтармаган һәм шәфкатьсез булып китмәгән. Ул хәтта бозык Седекия патшага карата да зур сабырлык һәм игелек күрсәткән! Седекия патша аны үлемгә хөкем иткәннән соң да Иремия аңардан Йәһвәне тыңларга үтенгән (Ирем. 38:4, 5, 19, 20). Без дә кешеләрне Иремия кебек нык яратабызмы?
Аллаһы биргән кыюлык
9. Иремиягә батырлыкны Аллаһы биргән икәнен без кайдан беләбез?
9 Йәһвә Иремия белән аның билгеләнүе турында беренче тапкыр сөйләшкәндә, ул моңардан баш тартырга тырышкан. Бу Иремия үз хезмәтендә күрсәткән кыюлык белән ныклык аңа тумыштан ук килмәгән икәнен күрсәтә. Иремия пәйгамбәр буларак күрсәткән гаҗәеп көч аның Аллаһыга тулысынча өметләнгәненнән килгән. Чыннан да Йәһвә Иремия белән «көчле һәм куркынычлы гаскәри кебек» булган; ул аңа ярдәм иткән һәм үз йөкләмәсен үтәргә көч биреп торган (Ирем. 20:11). Иремия шулкадәр кыю һәм батыр булган ки, хәтта Гайсә җирдә хезмәт иткәндә кайберәүләр аны терелгән Иремия дип санаган (Мат. 16:13, 14).
10. Ни өчен майланган калдык «халыклар һәм патшалыклар өстеннән» куелган дип әйтеп була?
10 «Халыклар патшасы» буларак, Йәһвә Иремияне халыкларга һәм патшалыкларга хөкем хәбәрен җиткерергә билгеләгән (Ирем. 10:6, 7). Ләкин нинди мәгънәдә майланган калдык «халыклар һәм патшалыклар өстеннән» куелган? (Ирем. 1:10). Галәмнең Хакиме, үткәндәге пәйгамбәргә кебек, Иремия сыйныфына йөкләмә биргән. Шуңа күрә Аллаһының майланган хезмәтчеләренә бөтен җирдәге халыкларга һәм патшалыкларга чыгарылган хөкем турында игълан итәргә вәкаләт бирелгән. Аллаһы Тәгаләдән хакимлек бирелгән Иремия сыйныфы аның Сүзендәге ачык телне кулланып, бүгенге халыклар белән патшалыкларның Аллаһы билгеләгән вакытта һәм ул сайлаган юл белән юк ителәчәге турында игълан итә (Ирем. 18:7—10; Ачыл. 11:18). Иремия сыйныфы Аллаһы биргән йөкләмәсен моннан ары да үтәргә, Йәһвәнең хөкем хәбәрләрен бөтен җир буенча игълан итәргә тәвәккәл.
11. Авырлыкларга карамастан безгә бертуктаусыз вәгазьләргә нәрсә ярдәм итәчәк?
11 Каршылыклар, ваемсызлык я авырлыклар белән очрашканда кайчак төшенкелеккә бирелү гадәти хәл (2 Көр. 1:8). Ләкин әйдәгез Иремия кебек алга барыйк. Күңелебез төшмәсен. Безнең һәрберебез Аллаһыдан ярдәм эзләп, аңа ялваруын, таянуын һәм кыю булуын дәвам итсен (1 Тес. 2:2). Хак гыйбадәт кылучылар буларак, без алда да уяу булырга һәм Аллаһы безгә тапшырган бурычлар никадәр мөһим икәнен аңларга тиеш. Безгә хыянәтчел Иерусалимның прообразы булып торган христиан дөньясының юк ителәчәге турында бертуктаусыз вәгазьләргә тәвәккәл булырга кирәк. Иремия сыйныфының «Йәһвәнең шәфкать күрсәтә торган елын» да һәм «Аллаһыбызның үч алу көнен» дә игълан итәргә кыюлыгы бар (Ишаг. 61:1, 2; 2 Көр. 6:2).
Чын күңелдән шатлану
12. Ни өчен без Иремия шатлыгын саклаган дип әйтә алабыз, һәм моның төп сәбәбе нәрсәдә булган?
12 Иремия үз эшен башкарып, шатлык тапкан. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Синең сүзләрең табылды, һәм мин аларны ашый башладым. Синең сүзең минем өчен сөенү һәм йөрәгемнең шатлыгы булып китә, чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Йәһвә» (Ирем. 15:16). Иремия өчен Аллаһының вәкиле булу һәм аның сүзен вәгазьләү зур хөрмәт булган. Шунысы кызык, Иремия кешеләрнең мыскыл итүләренә игътибарын туплаганда, шатлыгын югалткан. Ә үз хәбәренең матурлыгына һәм мөһимлегенә игътибар иткәндә, ул яңадан шатлык хисе белән яна башлаган (Ирем. 20:8, 9).
13. Ни өчен тирән рухи хакыйкатьләр белән туклану шатлыклы булып калыр өчен мөһим?
13 Безгә вәгазь эшендә шатлыклы булып калыр өчен, «каты азык», Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләр, белән тукланырга кирәк (Евр. 5:14). Изге Язмаларны тирәнрәк өйрәнү иманны үстерә (Көл. 2:6, 7). Бу безнең эшләребез Йәһвәнең йөрәгенә ничек чыннан да тәэсир итә икәнен аңларга ярдәм итә. Безгә Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә вакыт табу кыен икән, без көндәлек эшләребезне яңадан карап чыгарга тиеш. Һәр көн хәтта берничә минут өйрәнү һәм уйлану безне Йәһвәгә якынлаштырачак һәм, Иремия очрагындагы кебек, безгә сөенергә һәм эчтән шатлык кичерергә булышачак.
14, 15. a) Иремия үз йөкләмәсен тугры үтәгәнгә, нәтиҗәсе нинди булган? б) Аллаһы халкы бүген вәгазьләү эшенә ничек карый?
14 Иремия Йәһвәнең кисәтүләрен һәм хөкем хәбәрен бертуктаусыз игълан иткән булса да, ул үзенең «төзергә һәм утыртырга» дигән йөкләмәсен күңелендә саклаган (Ирем. 1:10). Аның төзү һәм утырту эше уңышлы булган. Кайбер яһүдләр, шулай ук исраилле булмаганнар да б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгәндә исән калганнар. Алар арасында, мәсәлән, рехавитлар, Авдемелех һәм Варух булган (Ирем. 35:18, 19; 39:15—18; 43:5—7). Иремиянең бу тугры һәм Аллаһыдан куркучы дуслары Иремия сыйныфының җирдә яшәргә өметләре булган бүгенге ярдәмчеләрен яхшы итеп сурәтли. Иремия сыйныфы бу «бихисап күп кешене» рухи яктан ныгытып, зур шатлык кичерә (Ачыл. 7:9). Ә майланган мәсихчеләрнең бу тугры юлдашларына эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итү зур канәгатьлек китерә.
15 Аллаһы халкы яхшы хәбәрне вәгазьләү бу аны тыңлаган кешеләргә файда китерүче хезмәт кенә түгел, ә шулай ук Аллаһыга гыйбадәт кылу да икәнлеген аңлый. Безне тыңлыйлармы юкмы, һәрхәлдә яхшы хәбәрне вәгазьләп, Йәһвә алдында изге хезмәтебезне башкару безгә зур шатлык китерә. (Мәд. 70:23; Римлыларга 1:9 ны укы.)
Уяу булып, үз йөкләмәгезне үтәгез!
16, 17. Ачылыш 17:10 нан һәм Аввакум 2:3 тән безнең мөһим вакытта яшәгәнебез ничек күренә?
16 Безнең мөһим вакытта яшәгәнебез Ачылыш 17:10 дагы Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлекне карап чыккач бик ачык күренә. Җиденче патша, Англо-Америка бөтендөнья державасы, инде барлыкка килгән. Аның турында болай диелә: «Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел». Хәзер аның вакыты мөгаен үз ахырына якынлаша. Аввакум пәйгамбәр бу явыз дөнья төзелешенең ахыры турында безне болай дип ышандыра: «Бу күренеш билгеләнгән вакытта үтәләчәк... Көт аны, чөнки ул һичшиксез үтәләчәк, соңга калмаячак» (Авв. 2:3).
17 Үзеңнән болай дип сора: «Минем тормышымнан без нинди мөһим вакытта яшибез икәне чыннан да күренәме? Тормыш рәвешем ахырның тиздән киләчәген көткәнемне күрсәтәме? Яисә минем карарларым һәм приоритетларым ахырны көтмәгәнемне я хәтта аның киләчәгенә шикләнгәнемне күрсәтәме?»
18, 19. Ни өчен хәзер ашкынуыбызны киметергә вакыт түгел?
18 Сакчы сыйныфының эше әле тәмамланмаган. (Иремия 1:17 не укыb.) Майланган калдыкның «тимер багана» һәм «ныгытылган шәһәр» сыман какшамас торуы безне бик шатландыра! (Ирем. 1:18). Алар билләрен хакыйкать билбавы белән буган, ягъни Аллаһы Сүзе аларны йөкләгән эшләрен тәмамлаганчы ныгытып тора (Эфес. 6:14). Шундый ук тәвәккәлек белән бихисап күп кеше Иремия сыйныфына Аллаһы биргән йөкләмәсен ашкынып үтәргә ярдәм итә.
19 Хәзер Патшалык эшләребездә ашкынуыбызны киметергә вакыт түгел. Иремия 12:5 тә язылган сүзләр турында уйланыйк. (Укыc.) Безнең барыбыз да сынауларга очрый һәм аларны кичереп чыгарга тиеш. Бу иман сынауларын безгә йөгерергә туры килгән «җәяүлеләр» белән чагыштырып була. Шулай да «зур афәт» якынлашкан саен безнең авырлыкларыбыз күбәя барыр (Мат. 24:21). Изге Язмаларда алда булачак кыенрак авырлыклар белән көрәшү «атлар белән» ярышырга туры килгән кешенең куйган зур тырышлыклары белән чагыштырыла. Сикертеп чапкан атлардан калмаска тырышыр өчен, кешегә үтә чыдамлы булырга кирәк. Шуңа күрә без бүген дучар булган сынауларны кичереп, үзебезне алда булачак сынауларга әзерлибез.
20. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
20 Без барыбыз Иремиядән үрнәк алып, вәгазь эшен уңышлы үти алабыз! Ярату, кыюлык һәм шатлык Иремияне 67 ел дәвамында үз хезмәтен тугры итеп башкарырга дәртләндергән. Нәфис миндаль агачының чәчәк атуы Йәһвәнең үз сүзен үтәр өчен уяу булачагын исебезгә төшереп тора. Шуңа күрә безгә дә шулай эшләр өчен яхшы сәбәп бар. Иремия уяу булган, һәм бу безнең дә көчебездән килә.
[Искәрмәләр]
a Иремия 8:21; 9:1: «Халкымның кызы тар-мар ителгәне өчен мин көенәм. Минем рухым төште, мин катып калдым. Их, минем башым — сулар, ә күзләрем күз яшьләре чыганагы булса иде! Ул чакта халкым кызының уллары үтерелгәнгә мин көне-төне елар идем».
b Иеремия 1:17: «Син исә билеңне бу, тор һәм мин сиңа кушканның барысын да аларга сөйләп бир. Алардан курыкма».
c Иремия 12:5: «Син җәяүлеләр белән йөгереп, талчыгып беттең, ничек соң син алайса атлар белән ярышырсың? Тыныч җирдә син үзеңне имин хис итәсеңме? Үрдүн буйлап үскән куе куаклык эчендә син нәрсә эшләрсең?»
Хәтерлисезме?
• Иремиягә уяулыгын киметмичә үз йөкләмәсен үтәргә ярату ничек ярдәм иткән?
• Ни өчен безгә Аллаһы биргән кыюлык кирәк?
• Иремиягә шатлыклы булып калырга нәрсә ярдәм иткән?
• Ни өчен сез уяу булырга телисез?
[31 биттәге иллюстрацияләр]
Каршылыкларга карамастан сез вәгазьләвегезне дәвам итәрсезме?