Изге Язмалар нигезендә сөйләшү. Гайсә Аллаһымы?
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ Изге Язмалар нигезендә фикер алышырга ярата. Изге Язмалар белән бәйле, сезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм дине турында беләсегез киләме? Алайса киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.
Аста китерелгән сөйләшү — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләрнең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Галия исемле Йәһвә Шаһите Людмила исемле хатын-кызга килә.
Сез Гайсәгә ышанмыйсыз. Бу дөресме?
Людмила: Миңа Йәһвә Шаһитләре Гайсәгә ышанмыйлар дип әйткәннәр иде. Бу дөресме?
Галия: Юк. Без Гайсәгә ышанабыз. Моннан тыш без кешеләрнең коткарылуы Гайсәгә иман итүгә бәйле икәненә ышанабыз.
Людмила: Мин дә моңа ышанам.
Галия: Безнең уртак темабыз бар дип әйтеп була. Минем исемем Галия, ә сезнең исемегез ничек?
Людмила: Людмила.
Галия: Сезнең, бәлки, Йәһвә Шаһитләре Гайсәгә чыннан да ышаналар икән, ни өчен соң кешеләр алар турында башкача сөйли, дигән сорау тугандыр.
Людмила: Әйе.
Галия: Кыскача әйткәндә, Людмила, без Гайсәгә нык ышанабыз, әмма кешеләрнең аның турында сөйләгән һәрбер сүзенә ышанмыйбыз.
Людмила: Мәсәлән, нәрсәгә?
Галия: Беләсезме, кайбер кешеләр Гайсә яхшы кеше генә булган дип әйтә. Әмма без алай дип уйламыйбыз.
Людмила: Мин дә моңа ышанмыйм.
Галия: Димәк, без чыннан да уртак тел табарбыз. Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең Атасы белән үз мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйткәнен белә, һәм берәр тәгълимат Гайсәнең әйткәненә каршы килсә, без аның белән риза түгел.
Людмила: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?
Галия: Күп диннәрдә Гайсә — ул Аллаһы дип өйрәтелә. Бәлки, сезне дә моңа өйрәткәннәрдер.
Людмила: Әйе. Минем динем буенча, Аллаһы һәм Гайсә — бер үк шәхес.
Галия: Әмма Гайсә турында дөресен белер өчен, иң яхшысы — аның үзе турында әйткән сүзләрен тикшерү. Сез моның белән ризамы?
Людмила: Әйе.
Гайсә үзе моның турында нәрсә әйткән?
Галия: Моны белер өчен, әйдәгез, Изге Язмаларның бер шигырен карап чыгыйк. Яхъя 6:38 дәге шигырьгә игътибар итегез. Монда Гайсә болай дип әйткән: «Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем». Гайсә Аллаһы булса, бу сүзләрне аңларга авыр булыр иде.
Людмила: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?
Галия: Игътибар итегез, Гайсә мин күктән үз ихтыярымны башкарыр өчен килдем дип әйтмәде.
Людмила: Әйе, ул аны җибәргән Затның ихтыярын башкару өчен күктән иңде дип әйтте.
Галия: Әмма Гайсә Аллаһы булса, кем соң аны күктән җиргә җибәргән? Һәм ни өчен Гайсә бу Затның ихтыярын үтәргә булган?
Людмила: Нәрсә әйтәсегез килгәнен мин аңлыйм. Әмма бер генә шигырь Гайсә — бу Аллаһы түгел икәнен дәлилли алмыйдыр дип уйлыйм.
Галия: Ярар, әмма әйдәгез, Гайсәнең башка очракта әйткән сүзләрен карап чыгыйк. Ул Яхъя китабының киләсе бүлегендә охшаш сүзләрне әйткән. Сез Яхъя 7:16 ны укый аласызмы?
Людмила: Әйе. «Гайсә аларга әйтте: Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке».
Галия: Рәхмәт, Людмила. Бу шигырь буенча, Гайсә үзенең фикерләренә өйрәткәнме?
Людмила: Юк. Ул аның өйрәтүләре аны җибәрүченеке булган дип әйткән.
Галия: Дөрес. Кабат сораулар туа: Гайсәне кем җибәргән? Ул сөйләгән хакыйкатьләргә аны кем өйрәткән? Бу зат Гайсәгә караганда күпкә бөегрәк түгелме? Билгеле, җибәрүче җибәрелгән затка караганда өстенрәк.
Людмила: Кызык. Минем бу шигырьне укыганым юк иде.
Галия: Шулай ук Гайсәнең Яхъя 14:28 дәге сүзләренә игътибар итик: «„Сездән китәм һәм сезгә киләчәкмен“,— дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк». Бу шигырьгә нигезләнеп, сез ничек уйлыйсыз, Гайсә үзенә ничек караган?
Людмила: Ул «Атам Миннән бөегрәк» дип әйткән. Бәлкем, ул Аллаһыны үзеннән өстенрәк күргәндер.
Галия: Әлбәттә. Тагын бер очрак карап чыгыйк. Гайсәнең Маттай 28:18 дәге үз шәкертләренә әйткән сүзләренә игътибар итегез: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде». Гайсә бөтен хакимлек һәрвакыт аның кулында булган дип әйткәнме?
Людмила: Юк. Ул хакимлек аңа бирелгән дип әйткән.
Галия: Гайсә — ул Аллаһы икән, ничек соң аңа күбрәк хакимлек бирелә алган? Һәм кем аңа бу хакимлекне биргән?
Людмила: Моның турында уйлыйсы бар.
Ул кемгә мөрәҗәгать иткән?
Галия: Гайсә Аллаһы икән, алайса, тагын бер фикер аңлашылмаска мөмкин.
Людмила: Нинди?
Галия: Гайсәнең суга чумдырылуы турында язылганы. Лүк 3:21, 22 дә язылганына игътибар итегез. Укыйсызмы?
Людмила: Әйе. «Халык чумдырылганда Гайсә дә чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды, һәм Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде. Күкләрдән: Син — Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым! — дигән сүзләр ишетелде».
Галия: Гайсәнең суга чумдырылу вакытында нәрсә эшләгәненә игътибар иттегезме?
Людмила: Ул дога кылган.
Галия: Әйе. Бездә «Гайсә Аллаһы булса, ул кемгә мөрәҗәгать иткән?» дигән сорау туарга мөмкин.
Людмила: Бу яхшы сорау. Мин моның турында батюшкадан сорармын.
Галия: Шулай ук Гайсә чумдырылып судан чыккач, күктән аңа кемдер мөрәҗәгать иткән. Бу затның Гайсәгә нәрсә әйткәненә игътибар иттегезме?
Людмила: Ул Гайсәне үзенең Улы дип атаган, аны үзенең яратуында һәм хуплавында ышандырган.
Галия: Дөрес. Әмма Гайсә Аллаһы булса, кем соң аңа күктән бу сүзләрне әйткән?
Людмила: Минем моның турында уйлаганым юк иде.
Ни өчен «Ата» һәм «Угыл»?
Галия: Тагын бер фикерне исәпкә аласы бар: Гайсә Аллаһыны үзенең күктәге Атасы дип атаган. Ул суга чумдырылганда, күкләрдән кемдер аңа Улым дип мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, Гайсә үзен Аллаһы Улы дип атаган. Сез миңа ике кешенең бертигез булуларын аңлатырга теләсәгез, нинди гаилә әгъзаларын мисал итеп китерер идегез?
Людмила: Бертуган абыйларын.
Галия: Әлбәттә. Хәтта игезәкләрне мисал итеп китерер идегез. Әмма Гайсә Аллаһыга Ата дип мөрәҗәгать иткән, ә үзен Улы дип атаган. Сез ничек уйлыйсыз, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?
Людмила: Мин сезне аңладым. Гайсә бер затны башка шәхескә караганда олырак һәм күбрәк хакимлеккә ия булган зат итеп күрсәткән.
Галия: Дөрес. Моның турында уйлагыз: без сезнең белән тигезлекне күрсәтүче яхшы мисал таптык. Мәсәлән, ике абый я игезәкләр. Гайсә чыннан да Аллаһы булган булса, ул Бөек Остаз буларак ике шәхесне чагыштырыр өчен шундый ук мисалны, я хәтта яхшырак мисалны, китергән булмас идемени?
Людмила: Шулайдыр.
Галия: Ә ул, киресенчә, «Ата» һәм «Улы» дигән сүзләрне кулланган.
Людмила: Кызык.
Гайсәнең беренче шәкертләре моның турында нәрсә сөйләгән?
Галия: Китәр алдыннан мин сезнең белән бу теманың тагын бер ягын карап чыгарга теләр идем. Сезнең вакытыгыз бармы?
Людмила: Әйе, берничә минут.
Галия: Гайсә Аллаһы булса, аның шәкертләре әллә моның хакында турыдан-туры әйтмәс идемени?
Людмила: Бик ихтимал.
Галия: Изге Язмаларның беркайда да шәкертләрнең моңа өйрәткән булганы турында язылмаган. Киресенчә, Гайсәнең шәкерте рәсүл Паулның язган сүзләренә игътибар итегез. Ул Филиппуйлыларга 2:9 да Гайсә үлгәч һәм үлеменнән терелтелгәч, Аллаһының нәрсә эшләгәне турында болай дип яза: «Аллаһы Аны [Гайсәне] барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде». Бу шигырь буенча Аллаһы Гайсә өчен нәрсә эшләгән?
Людмила: Монда язылганча, Аллаһы аны югары күтәргән.
Галия: Әйе. Ләкин Гайсә үлгәнче Аллаһыга тиң булган булса һәм аннан соң Аллаһы аны югары күтәргән булса, Гайсә Аллаһыдан өстенрәк булып киткән булмас идеме? Аллаһыдан өстенрәк кемдер була аламыни?
Людмила: Юк. Була алмый.
Галия: Мин дә шулай уйлыйм. Барлык бу дәлилләргә нигезләнеп, сез Изге Язмалар буенча Гайсә — бу Аллаһы дип әйтер идегезме?
Людмила: Юк, күрәсең. Изге Язмалар буенча ул — Аллаһы Улы.
Галия: Нәкъ шулай. Әмма, Людмила, шунсын әйтергә кирәк: Йәһвә Шаһитләре Гайсәне бик хөрмәт итә. Без аның вәгъдә ителгән Мәсих булуына ышанабыз. Аның үлеме тугры кешеләрнең коткарылуына юл ача.
Людмила: Мин дә моңа ышанам.
Галия: Алайса сездә мондый сорау туарга мөмкин: ничек без Гайсәгә ул безнең хакында үзенең тормышын биргәне өчен рәхмәтле була алабыз?a
Людмила: Миңа инде кызык.
Галия: Мин сезгә тагын килеп, Изге Язмаларга нигезләнеп бу сорауга җавап бирә алыр идем. Сез киләсе атнада бу вакытта өйдә булырсызмы?
Людмила: Ярар, килегез.
Галия: Шәп, күрешербез алайса.
[Искәрмә]
a Бу сорау турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 5 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.