Әйдәгез рәхмәтләр белдерик 17 апрельдә үтәчәк искә алу Кичәсе
1. Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакыт эчендә мәдхия җырлаучының нинди хисе аеруча урынлы?
1 Йәһвәнең мәрхәмәтлелеге һәм коткару эшләре өчен рәхмәтле булып, мәдхия җырлаучы мондый сорау биргән: «Миңа кылган бар яхшылыклары өчен Ходайга мин ни кайтарыйм?» (Мәд. 115:3). Бүгенге Аллаһы хезмәтчеләренең аңа рәхмәтле булыр өчен тагы да күбрәк сәбәпләре бар. Шул рухландырылган сүзләр язылганнан соң гасырлар үткәч, Йәһвә кешеләргә иң бөек бүләк — йолым биргән. 17 апрельдә Мәсихнең үлеме үткәреләчәк, һәм бу безгә үз рәхмәтебезне белдерер өчен яхшы мөмкинлек бирә (Көл. 3:15).
2. Ни өчен безгә йолым корбаны өчен рәхмәтле булырга кирәк?
2 Йолым китергән фатихалар. Йолым ярдәмендә безнең «гөнаһларыбыз кичерелергә» мөмкин (Көл. 1:13, 14). Шуңа күрә без саф вөҗдан белән Йәһвәгә гыйбадәт кыла алабыз (Евр. 9:13, 14). Шулай ук без Йәһвәгә сөйләү иреге белән дога кыла алабыз (Евр. 4:14—16). Йолым корбанына иман итүче кешеләрне искиткеч киләчәк көтә: алар мәңге яши ала (Яхъя 3:16).
3. Йолым корбаны өчен Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була?
3 Рәхмәтебезне белдерик. Безнең чын күңелдән рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен бер мөмкинлек — Кичәгә кагылышлы программа буенча һәр көн Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану. Бу яктан безгә «Гаилә бәхетен ничек сакларга?» таратыр өчен брошюрасының «Елның иң мөһим көненә сез әзерләндегезме?» дигән мәкаләсе ярдәм итә ала. Өстәвенә, без Йәһвәгә ихлас күңелдән дога кылып, аңа йолым корбаны өчен рәхмәтебезне белдерә алабыз (1 Тес. 5:17, 18). Без, Гайсәнең әмеренә буйсынып искә алу Кичәсенә килсәк, үзебезнең рәхмәтле булуыбызны күрсәтәчәкбез (1 Көр. 11:24, 25). Моннан тыш, без, Йәһвәнең чиксез мәхәббәтеннән үрнәк алып, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне искә алу Кичәсенә чакыра алабыз (Ишаг. 55:1—3).
4. Безгә нинди карашны үзләштерергә кирәк?
4 Йәһвәнең рәхмәтле хезмәтчеләре өчен искә алу Кичәсе башка очрашулардан аерылып тора. Әлбәттә, бу вакыйга елның иң мөһим очрашуы. Искә алу Кичәсе якынлашып килә, шуңа күрә, әйдәгез, мәдхия җырлаучының карашын үзләштерик: «Әй җаным, Ходайны данла, сиңа кылган яхшылыкларын онытма» (Мәд. 102:2).