Син якшәмбе көннәрендә вәгазьли алыр идеңме?
1. Паул һәм аның юлдашларының Филиппуй шәһәрендә эш иткәннәреннән нәрсәгә өйрәнеп була?
1 Филиппуй шәһәрендә яшәгән яһүдләрнең күбесе шимбә көнне ял иткән. Паул һәм аның юлдашлары үзләренең миссионерлык сәяхәтләренең берсендә бу шәһәргә килгән. Алар да шул көнне хезмәт итмичә ял иткән булса, аларны беркем дә хөкем итмәс иде. Әмма алар яһүдләрнең шәһәрдән чыгып дога кылу урынына җыелганнарын белгәч, аларга вәгазьләргә булган. Паул һәм аның юлдашларын Лудия исемле хатын-кыз тыңлаган. Ул үзе һәм өйдәгеләре суга чумдырылу үткәч, Паул һәм аның юлдашлары бик шатлангандыр! (Рәс. 16:13—15) Бүгенге көннәрдә күпләр якшәмбе көнне ял иткәнгә, ни өчен безгә бу көннең бер өлешен аларга вәгазьләр өчен кулланмаска?
2. Якшәмбе көнне куркусыз вәгазьләр өчен, Йәһвә хезмәтчеләренә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән?
2 Якшәмбе көнне вәгазьләү өчен көрәшү. 1927 нче ел дәвамында Йәһвә хезмәтчеләрен һәр якшәмбе көннең бер өлешен вәгазьдә үткәрергә чакырганнар. Моның аркасында алар шунда ук каршылык белән очрашкан. Кушма Штатларда күпләрне якшәмбе көнне үткәрелгән «Шимбә көнендәге тынычлык» турында кануннарын бозу, башкаларга тынычлык бирмәү һәм лицензиясез сату өчен төрмәгә утыртканнар. Ләкин Йәһвә хезмәтчеләре үз вәгазьләүләрен калдырмаган. 1930 нчы елларда алар, тирә-яктагы җыелышлардан вәгазьчеләр чакырып, төркемнәр оештырган. Бу аларга җыелыш территориясен үтәргә ярдәм иткән. Вакыт-вакыт кайбер вәгазьчеләрне төрмәгә утыртсалар да, хакимият, андый вәгазьчеләрнең саны күп булганга, аларның вәгазьләүләрен туктата алмаган. 1930 нчы елларда Кушма Штатлардагы кардәшләр каршылыкларга карамастан вәгазьләгән. Моның ярдәмендә андагы кардәшләр хәзер якшәмбе көннәрендә куркусыз вәгазьли ала.
3. Ни өчен якшәмбе көнне вәгазьләргә яхшы?
3 Вәгазьләр өчен яхшы көн. Якшәмбе көнне күпләр эшләми. Аларның кәефләре яхшы. Төрле гыйбадәтханәләргә йөрүче кешеләр, бәлки, бу көнне Аллаһы турында күбрәк сөйләшергә теләр. Безнең якшәмбе көнне җыелыш очрашуыбыз булса, без вәгазьгә инде әзер, тиешле киенгәнбез дип әйтеп була. Шуңа күрә ни өчен безгә очрашу алдыннан я очрашудан соң вәгазьгә баруны планлаштырмаска? Кирәк булса, үзең белән әз генә ризык ал.
4. Якшәмбе көннең бер өлешен вәгазьдә үткәрсәк, без нинди шатлык кичерәчәкбез?
4 Якшәмбе көннең бер өлешен вәгазьдә үткәрсәк тә, безнең барыбер кирәгенчә ял итәр өчен вакытыбыз булачак. Үзебезнең ял итүебездән тыш, без изге хезмәттә катнашып канәгатьлек кичерәчәкбез (Гыйб. сүз. 19:23). Лудиягә охшаган кешене очрату безгә тагын да күбрәк шатлык китерәчәк!