Синең вәгазьләү участогың бармы?
1. Җыелышның территориясе зур булса, синең нинди мөмкинлегең бар?
1 Җыелышыңның территориясе зур булса, син өеңә якын булган вәгазьләү участогын ала аласың. «Оештырылганнар» дигән китабының 103 нче битендә болай дип аңлатыла: «Җиңел генә барып җитәрлек участогың булса, син вәгазь өчен бүлеп куелган вакытыңны уңышлырак файдалана алырсың һәм, бәлкем, үз участогыңда вәгазьләр өчен, берәр кардәшне чакырырсың».
2. Нинди мәгънәдә үз участогыңда вәгазьләү төркем белән вәгазьләүгә өстәмә булып тора?
2 Төркем белән вәгазьләүгә өстәмә. Участогың эш урыныңа якын булса, син анда тәнәфес вакытында яисә өйгә кайтканда, бәлки, янәшәдә эшләгән башка вәгазьче белән вәгазьли алырсың. Ә участогың өеңә якын булса, син анда гаиләң белән кич вакытларында вәгазьли алырсың. Әгәр дә вәгазь очрашуына бара алмасаң, сиңа вәгазьләр алдыннан Йәһвәдән җитәкчелек сорап үзеңә дога кылырга кирәк (Флп. 4:6). Әмма, үз участогыңда вәгазьләүдән тыш җыелышыгызда төркем белән вәгазьләр өчен оештырылган очрашулар турында да онытма. Гадәттә, күп кардәшләр ял көннәрендә вәгазь очрашуына килә ала, шуңа күрә, аеруча бу көннәрдә вәгазь төркемең белән хезмәттәшлек итсәң, яхшы булыр иде.
3. Үз участогыбыз булса, бу безгә нинди фатихалар китерер?
3 Фатихалар. Участогың булса, син анда уңайлы вакытыңда вәгазьли алырсың. Шулай ук синең юлга әзрәк вакыт китәр, ә вәгазьгә күбрәк вакыт калыр. Бу кайберәүләргә ярдәмче яисә гомуми пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Кызыксыну күрсәткән кешеләр синең районыңда яшәгәнгә күрә, сиңа кабат килеп китүләрне ясау һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү җиңелрәк булыр. Күпләрнең сүзләре буенча үз участогында вәгазьләү анда яшәүчеләр белән яхшырак танышырга һәм аларның ышанычларын казанырга булыша (аеруча участокны кире кайтарганчы, аны берничә тапкыр эшкәртеп чыгарга мөмкинлек булса). Сиңа да, гаиләңә дә участогыгызда вәгазьләү хезмәтегезне һәрьяклап үтәргә булышсын (2 Тим. 4:5).