Искә алу кичәсенә чакыру кампаниясе 22 мартта башлана
Быел Кичәгә чакыру кампаниясе 22 мартта — шимбә көнне башланачак. Без ашкынып катнашырга чакырылабыз. Ял көннәрендә без шулай ук, урынлы булганда, брошюраларны тәкъдим итәрбез. Апрель аеның беренче шимбә көнендә без Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга түгел, ә чакыруларны таратырга тырышырбыз. Ләкин бик кызыксынган кешене очратсак, без аның белән Изге Язмаларны өйрәнүен башларбыз. Иҗтимагый урыннарда вәгазьләү күбрәк кешеләрне очратырга һәм чакыруларны таратырга булышырмы? Моны хезмәт күзәтчесе билгеләр. Үзең чакырырга теләгән кешеләрнең, мәсәлән, танышларың, туганнарың, хезмәттәшләрең, сыйныфташларыңның исемнәрен язып куй. Бу исемлеккә шулай ук кабат килеп китәргә сөйләшкән кешеләрне дә керт. Кампания башлангач, шул кешеләргә чакыру бир. Без күпләр Йәһвәнең һәм Гайсәнең бөек мәхәббәт күрсәткәннәрен искә алырга килер дип өметләнәбез (Яхъя 3:16; 15:13).