Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 апрель 6 б.
  • Патшалык җырлары кыюландыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патшалык җырлары кыюландыра
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шатлык белән җырлап, Йәһвәне макта
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Гыйбадәт кылуда кулланылачак яңа җырлар!
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Син очрашуларыбызда Йәһвәгә җырларга әзерме?
    Безнең изге хезмәтебез 2009
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 апрель 6 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Патшалык җырлары кыюландыра

Эрик Фрост кардәш фортепьяно артында утыра

Паул һәм Силас төрмәдә утырганда җыр җырлап, Аллаһыны данлаган (Рс 16:25). Безнең көннәрдә имандашларыбыз нацистлар Германиясендә Заксенхаузен концлагеренда һәм Себердә сөргендә булганда Патшалык җырларын җырлаган. Бу мисаллар җырларның сынаулар кичергән мәсихчеләргә кыюлык бирергә көчен сурәтли.

Күптән түгел генә инглиз телендә чыккан «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз» дигән җыр китабы тиздән башка телләрдә дә чыгачак. Аны алгач, гаилә белән гыйбадәт кылуда җырларны җырлап, аларның сүзләрен хәтерегездә калдырырга тырышыгыз (Эф 5:19). Аннары сынаулар булганда изге рух безгә аларны исебезгә төшерергә ярдәм итәчәк. Патшалык җырлары игътибарыбызны өметебезгә тупларга булыша ала. Сынаулар вакытында алар безне ныгыта ала. Ә кәефебез яхшы булганда, күңел түрендәге хисләребезне чагылдырган җырларны җырлый алабыз (1Ел 15:16; Зб 33:1—3). Әйдәгез, Патшалык җырларыннан күбрәк файда алырга тырышыйк!

«ЭШЧЕЛӘРНЕ РУХЛАНДЫРГАН ҖЫР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАГЫЗ ҺӘМ МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Нинди шартлар аркасында Фрост кардәш бер җыр иҗат иткән?

  • Заксенхаузен концлагерендагы кардәшләрне бу җыр ничек ныгыткан?

  • Патшалык җырлары сезне үз шартларыгызда ничек ныгыта ала?

  • Патшалык җырларының кайсысын сез ятларга теләр идегез?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу