Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 15 дәрес сор. 1-4
  • Ни өчен өйрәнүегезне дәвам итәргә кирәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен өйрәнүегезне дәвам итәргә кирәк?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Моннан яхшырак нәрсә бармы?!
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Аллаһыга ничек якынлашырга?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Аллаһыга якынлашу — безнең өчен фатиха!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 15 дәрес сор. 1-4

15 ДӘРЕС

Ни өчен өйрәнүегезне дәвам итәргә кирәк?

1. Изге Язмаларны өйрәнүегезне дәвам итү сезгә нинди файда китерәчәк?

Ике хатын-кыз эштә тәнәфес вакытында Изге Язмаларны өйрәнә

Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны карап чыгу, һичшиксез, сезне Йәһвәгә якынайткандыр. Аңа карата үсә башлаган яратуны һәрвакыт үстереп торырга кирәк (1 Петер 2:2). Мәңгелек тормышка өметегез булсын өчен, сезгә Аллаһының Сүзен өйрәнеп, аңа якынлашуыгызны дәвам итәргә кирәк. Яхъя 17:3; Яһүд 21 не укыгыз.

Аллаһы турында белемнәрегез күбәйгән саен, сезнең иманыгыз ныгый барачак. Иман сезгә Аллаһыга яраклы булырга ярдәм итәчәк (Еврейләргә 11:1, 6). Иманыгыз сезне үткәндә кылган гөнаһларыгыздан чын күңелдән тәүбә итәргә һәм тормышыгызда кирәкле үзгәрешләр ясарга дәртләндерәчәк. Рәсүлләр 3:19 ны укыгыз.

2. Аллаһы турында белемнәрегез башкаларга нинди файда китерә ала?

Хатын-кыз Аллаһыга дога кыла

Сез Йәһвә белән дус була аласыз

Билгеле, сез башкалар белән белгәннәрегезне уртаклашырга теләрсез; без бит барыбыз да яхшы яңалыкларны сөйләргә яратабыз. Аллаһы турында белемнәр алуыгызны дәвам итеп, сез Йәһвәгә һәм яхшы хәбәргә ни өчен иман иткәнегезне Изге Язмалар ярдәмендә аңлатырга өйрәнәчәксез. Римлыларга 10:13 —15 не укыгыз.

Күпчелек кеше яхшы хәбәрне башта дусларына һәм туганнарына сөйли. Әдәп саклагыз. Аларның дине дөрес түгел дип әйтер урынына, аларга Аллаһының вәгъдәләре турында сөйләгез. Шулай ук шуны онытмагыз: кешеләргә еш кына сөйләгәннәрегез түгел, ә тәртибегез тәэсир итә. 2 Тимутигә 2:24, 25 не укыгыз.

3. Изге Язмаларны өйрәнү сезгә нинди мөмкинлек ача?

Изге Язмаларны өйрәнү сезгә рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк. Тора-бара сез Йәһвә белән дуслашачаксыз. Сез хәтта аның гаиләсенең әгъзасы булып китәчәксез. 2 Көринтлеләргә 6:18 не укыгыз.

4. Сез рухи яктан ничек үсә аласыз?

Аллаһы Сүзен өйрәнүегезне дәвам итегез (Еврейләргә 5:13, 14). Берәр Йәһвә Шаһитеннән үзегез белән «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китап буенча Изге Язмаларны өйрәнү үткәрүен сорагыз. Аллаһы Сүзеннән күбрәк белемнәр алган саен, сезнең тормышыгыз уңышлырак булачак. Зәбур 1:1— 3; 73:27, 28 не укыгыз.

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар өйрәнүе тәкъдим итә

Яхшы хәбәр бәхетле Аллаһы Йәһвәдән килә. Аның халкына кушылсагыз, сез аңа якынлашачаксыз (Еврейләргә 10:24, 25). Йәһвәнең хуплавын алыр өчен алга таба да тырышлыклар куеп, сез чын тормышка — мәңгелек тормышка ирешәчәксез. Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне ныгытыгыз. Моннан да кыйммәтлерәк нәрсә юк! 1 Тимутигә 1:11; 6:19 ны укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 18 нче бүлегеннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу