Бишенче кисәккә кереш сүз
Кызыл диңгез аша үткәннән соң ике ай узгач, исраиллелә́р Сина́й тавы янына килгән. Анда Йәһвә Исраи́л белән килешү төзегән һәм аларны үз халкы иткән. Ул аларны юлларында һәм тукталган урыннарында яклаган, шулай ук аларга бар кирәклесен: ашарга ма́нна һәм киенергә тузмый торган кием биргән. Балагызга ни өчен Йәһвә исраиллеләргә́ Канун һәм изге чатыр биргән, ни өчен руханилар хезмәте урнаштырган икәнен аңлатыгыз. Балагыз үз вәгъдәләрен үтәү, басынкы булып калу һәм Йәһвәгә һәрвакыт тугры булып калу никадәр мөһим икәнен аңласын.