Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.9. 28-29 б.
  • Вәсвәсәләргә ничек каршы торырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәсвәсәләргә ничек каршы торырга?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Содом һәм Гоморраның юк ителүе
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Лазарны терелтү
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Үз карашларыңда нык тор!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.9. 28-29 б.

Яшь укучыларыбыз өчен

Вәсвәсәләргә ничек каршы торырга?

ЙОСЫФ — БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШ

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

Катнашучылар: Йосыф, Потифарның хатыны

Туган хәл: Йосыф вәсвәсәгә каршы тора. Ул Потифарның хатыны белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдән баш тарта.

1 БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ЯРАТЫЛЫШ 39:1—12 НЕ УКЫ.

Потифарның зур һәм бай йортын күз алдыңа китер.

․․․․․

Синеңчә, Йосыф төскә-биткә нинди булган? (Җавап табар өчен, 6 нчы шигырьне кабат укып чык.)

․․․․․

8 нче һәм 9 нчы шигырьдә Йосыф Потифарның хатыны белән сөйләшкәндә, аның тавышында нинди хисләр чагыла?

․․․․․

2 ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Синеңчә, Йосыфка бу вәсвәсәгә каршы торырга авыр булганмы? Ни өчен? (Җавап табар өчен, Филиппуйлыларга 2:12 не укы һәм Йосыфның нинди шартларда булганы турында уйлан. Моның турында да уйлап кара: ул вакытта Йосыфның гаиләдәгеләре һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылган имандашлары кайда булган?)

․․․․․

Синеңчә, ни өчен Йосыф зина кылуны, ул вакытта зина кылу турындагы бернинди канун булмаса да, Аллаһы каршында гөнаһ дип санаган? (Җавап табар өчен, Яратылыш 2:24; 12:17, 18; Римлыларга 2:14, 15; Еврейләргә 5:14 не укы һәм анда язылганы турында уйлан.) ․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Үз-үзеңне тота белү үз-үзеңне хөрмәт итү белән ничек бәйле?

․․․․․

Аллаһының әхлакый нормаларын тоту нинди файда китерә?

․․․․․

Ни өчен «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнергә» кирәк? (Еврейләргә 5:14)

․․․․․

БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ТАГЫН НИЧЕК КУЛЛАНА АЛАСЫҢ?

Андый вәсвәсәгә бирелмәс өчен, сиңа нинди очракларда аеруча тәвәккәл булырга кирәк? (Җавап табар өчен Әюб 31:1; Мәдхия 118:37; Эфеслеләргә 5:3, 4 не укы һәм анда язылганы турында уйлан.)

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА МӨҺИМ БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

Сезнең Изге Язмалар китабы булмаса, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итеп сорагыз www.watchtower.org

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу