Сорау, Изге Язмалардан өзек һәм китаптан бүлек
«Хак тәгълиматлар» китабын тәкъдим итәр өчен гади киңәш: 1) кешенең фикерен белер өчен сорау бир, 2) Изге Язмалардан сорауга туры килә торган өзекне укы һәм 3) китаптан бу темага кагылышлы бүлеккә игътибар ит: бүлек исеменнән соң кереш сорауларны укып чык. Кеше кызыксына башласа, беренче абзацларны карап чыгып, өйрәнүнең ничек үткәрелгәнен күрсәтә аласың. Бу киңәшне беренче килүдә дә һәм кабат килеп-киткәндә дә кулланып була.
◼ «Гади кешеләр, Инҗилдә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә турында белә аламы?» Рәсүлләр 17:26, 27 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 1 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Кешеләр бүген күп авырлыклар кичерә, әмма монда әйтелгән өмет белән юанычны табып буламы, сез ничек уйлыйсыз?» Римлыларга 15:4 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 2 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Көчегез җитсә, сез мондый үзгәрешләрне ясар идегезме?» Ачылыш 21:4 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 3 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Бу борынгы китапта әйтелгән матур җирдә балаларыбыз кайчан да булса яши алырмы, сез ничек уйлыйсыз?» Мәдхия 36:10, 11 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 3 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Монда әйтелгән сүзләр кайчан да булса чынга ашырмы?» Ачылыш 21:4 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 3 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Үлгән кешеләр безне, безнең нәрсә эшләгәнебезне күрәме, сез ничек уйлыйсыз?» Җавабын тыңла һәм Вәгазьче 9:5 не укы. Аннан соң 6 нчы бүлекне күрсәт.
◼ «Гайсә пәйгамбәр кешеләр бер көн үз үлгән якыннары белән очрашачак дигән. Бу чынга ашырмы, сез ничек уйлыйсыз?» Яхъя 5:28, 29 ны укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 7 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Сезнең Аллаһы Патшалыгы һәм ул китерәчәк үзгәрешләр турында ишеткәнегез бармы?» Маттай 6:9, 10 ны укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 8 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Бу пәйгамбәрлектәге сүзләр безнең көннәрдә үтәлә дип әйтеп буламы?» 2 Тимутегә 3:1—4 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 9 нчы бүлекне күрсәт.
◼ «Күп кешеләр ни өчен тормыш көннән-көн авырая дип гаҗәпләнә. Бәлки шушы сүзләр моның сәбәбен аңлатадыр?» Ачылыш 12:9 ны укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 10 нчы бүлекне күрсәт.
◼ «Сез бу сүзләр белән ризамы?» Мәдхия 72:12 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 11 нче бүлекне күрсәт.
◼ «Инҗилдә язылган бу киңәш гаилә тормышын бәхетлерәк итәрме, сез ничек уйлыйсыз?» Эфеслеләргә 5:33 не укы һәм җавабын тыңла. Аннан соң 14 нче бүлекне күрсәт.
Син кешегә Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәрелә икәнен күрсәткәннән соң өйрәнү тагын ике тапкыр үткәрелсә һәм дәвам ителәчәгенә өмет булса, Изге Язмалар өйрәнүен отчетка язып куеп була.