Вәгазь өчен кереш сүзләр
«Аллаһы кайда соң?» дигән басма.
«Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһының башлангычы булганмы? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез. [Мәдхия 89:2, 3 не укы.] Шул мәкаләдән сез шуны белерсез: ни өчен бу хакыйкать Аллаһының киләчәк турындагы вәгъдәсе һичшиксез үтәләчәген күрсәтә». 13 биттә башланган мәкаләне күрсәт.
«Бу дөньяның ахыры якынмы?» дигән басма.
Күпләр атом төш сугышы яки һава торышының үзгәреше аркасында җир җимереләчәк яисә юк ителәчәк дип курка. Сезнеңчә, бу чыннан да шулай булырмы? [Җавабын тыңла.] Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез. [Ачылыш 11:18 не укы.] Бу брошюрада кешеләр еш биргән дөнья ахыры турындагы дүрт сорауга җавап бирелә.