Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, июль—сентябрь
«Күп ата-аналар күргәнчә, балаларны тәрбияләүдә иң авыры — аларның яшүсмер чагы. Сез ничек уйлыйсыз, ата-аналар яшүсмерләрне тәрбияләү турында яхшы киңәшләр кайдан таба ала? [Җавабын тыңла, аннан соң Эфеслеләргә 6:4 не укы.] Бу мәкаләдә яшүсмерне киләчәк тормышка әзерләргә ярдәм итүче Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр китерелә». 10 нчы биттә башланган мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Күпләр яхшы кешеләр күккә бара дип уйлый. Сез дә моңа ышанасызмы? [Җавабын тыңла.] Шуңа да игътибар итегез: монда җирнең киләчәге турында әйтелә. [Мәдхия 36:11, 29 ны укы.] Бу мәкаләдә Гайсә Мәсихнең кешеләрнең мондагы — җирдәге киләчәге турында нәрсәгә өйрәткәне күрсәтелә». 8 нче биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.