Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/11 4-7 б.
  • Фатихалар китерәчәк ике көн

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фатихалар китерәчәк ике көн
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Өлкә конгрессларыбыз хакыйкать турында көчле шаһитлек бирә
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Аллаһыга дан китерүче тәртип
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • «Бу дөнья кешеләре арасында үзегезне әдәпле тотыгыз»
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Өлкә конгресслар — шатланып гыйбадәт кылу вакыты
    Безнең изге хезмәтебез 2010
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 4/11 4-7 б.

Фатихалар китерәчәк ике көн

1. Бу елның өлкә конгрессы безгә нинди файда китерәчәк?

1 Йәһвә хезмәтчеләре рухи яктан чүлгә охшаш җирдә, ягъни Шайтанның дөньясында яшәсә дә, Йәһвә биргән нәрсәләрдә көч таба (Ишаг. 58:11). Мәсәлән, өлкә конгрессларыбызда. Бу елның өлкә конгрессы тиздән булганга күрә, аңа әзерләнер өчен һәм ул безгә файда китерсен өчен нәрсә эшләп була? (Гыйб. сүз. 21:5)

2. Конгресска әзерләнер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2 Конгрессның бер көнен дә калдырмас өчен, эшләреңне планлаштыр һәм конгресска баруың турында эштә әйт. Конгресска вакытында килер өчен һәм үзеңә урын табар өчен, сиңа үз юлыңа күпме вакыт китәчәк икәне турында уйларга кирәк. Син моның турында инде уйландыңмы? Без рухи ризык бирелгән вакытның берсен дә калдырмаска телибез, чөнки Йәһвә бу ризык белән безгә көч өсти (Ишаг. 65:13, 14). Конгресс вакытында кайда яшәячәгең һәм конгресска ничек барачагың турында уйландыңмы?

3. Конгресс программасы безгә һәм гаиләбезгә файда китерсен өчен нәрсә эшләргә?

3 Конгресс программасын игътибар белән тыңларга сиңа нәрсә ярдәм итәчәк? Төнлә яхшы ял итәргә тырыш. Докладчыга кара. Шигырьләрне Изге Язмаларда ачып укып бар. Кыска язулар яса. Бөтен гаилә бергә утырса, ата-аналар балаларының программаны тыңлаганнарын күзәтә ала (Гыйб. сүз. 29:15). Кич белән бергәләшеп ошаган фикерләр турында сөйләшеп була. Конгресстан соң бераз вакыт үткәч, гаиләң Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә конгресстагы файдалы фикерләрне ничек кулланып булганы турында фикер алыша ала. Шулай итеп өлкә конгресс гаиләдәгеләреңә тагы да күбрәк файда китерәчәк.

4. Конгресс җыелышыбыздагы кардәшләргә файда китерсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

4 Конгресс башка кешеләргә файда китерсен. Без башкаларның да конгресстан файда алуларын телибез. Җыелышыңда хезмәт иткән олы яшьтәге я башка вәгазьчеләргә конгресска барып җитәр өчен ярдәм итәргә кирәкмиме? Син үз ярдәмеңне тәкъдим итә аласыңмы? (1 Яхъя 3:17, 18) Андый вәгазьчеләргә ярдәм ителәчәге турында өлкәннәр, аеруча төркем күзәтчеләре, кайгыртырга тиеш.

5. Конгресска чакыруларны без ничек таратачакбыз? (Шулай ук өстәге рамканы кара.)

5 Элеккечә кебек, бөтен дөнья буенча конгрессларга чакыруларны тарату кампаниясе үтәчәк. Җыелышка үзендә булган чакыруларны таратып чыгарга кирәк. Өеңдә калган чакыруларны үзең белән конгресска алып килергә кирәк. Син аларны очраклы вәгазьләгәндә куллана аласың. Җомга көнне чакырулар турында күбрәк мәгълүмат биреләчәк. Гаиләдәгеләрең чакыруларны конгресс үткән шәһәрдә таратырга планлаштырмаган булса, аларны конгресска килгәч урнаштыручыга бирергә кирәк. Чакыруның бер экземплярын үзеңә калдыр, чөнки ул сиңа якшәмбе көнне, соңгы нотык яңгыраганда кирәк булачак.

6. Конгресс вакытында үзебезне әдәпле итеп ничек тотып була?

6 Үзебезне әдәпле тоту барысына рәхәтлек китерә. Күп кеше «үзләрен генә сөя», кеше хәленә керә белми һәм башкаларның хисләрен аңламый. Шуңа күрә үзләрен әдәпле тоткан имандашларыбыз арасында булып, без рәхәтлек табабыз (2 Тим. 3:2). Үзебезне әдәпле тоту нәрсә аңлата? Конгресс үткән һәм сәгать сигездә ачыла торган бинага тәртипле рәвештә, ипләп кенә керү; безнең белән яшәгән я безнең белән машинада килгән кардәшләргә я Изге Язмалар өйрәнүчеләребезгә генә урын алу. Программа рәисе музыка башланачагы турында әйткәч һәм безгә үз урыннарыбызга утырырга кушкач, без аны тыңлаячакбыз. Үзебезне әдәпле тотып, без кесә телефоныбызны я пейджерыбызны, ул башкаларга программаны игътибар белән тыңларга комачауламасын өчен, сүндерәчәкбез. Шулай ук программа вакытында сөйләшмәсәк, СМС җибәрмәсәк, ашамасак һәм үз урыннарыбыздан торып кирәксезгә йөрмәсәк, без башкаларга үзебезнең яхшы гадәтләребез бар икәнен күрсәтәчәкбез.

7. Кардәшләр белән аралашу безгә һәм аларга ничек шатлык китерә ала?

7 Шатлык китергән аралашу. Конгрессларда мәсихче бердәмлеген күрү һәм кардәшләр белән аралашу безгә шатлык китерә (Мәд. 132:1— 3). Ни өчен күңелебезне киңәйтмәскә һәм башка җыелышлардан килгән кардәшләр белән танышмаска? (2 Көр. 6:13) Һәр көнне ким дигәндә бер кеше я бер гаилә белән танышып була. Мәсәлән, тәнәфес вакытында. Төшке аш вакытында ризыкны сатып алыр өчен башка җиргә бару урынына, безгә үзебез белән бераз ризык алып килеп, конгресс үткән бинада калырга һәм безнең яныбызда булган кешеләр белән аралашырга киңәш бирелә. Кардәшләр белән аралашып, без яңа дуслар табачакбыз.

8. Ни өчен безгә конгресстагы эшләрне башкарыр өчен үз ярдәмебезне тәкъдим итәргә кирәк, һәм моны ничек эшләп була?

8 Имандашларыбыз белән иңгә-иң изге хезмәттә катнашу безгә күп шатлык китерә! Ирекле хезмәтче булып, син ирекле хезмәтчеләр бүлегенә я үз җыелышыңа конгресс үткән бинаны җыештырыр өчен ярдәмеңне тәкъдим итә аласыңмы? (Мәд. 109:3) Сиңа әле эш бирелмәгән булса, ирекле хезмәтчеләр бүлегенә мөрәҗәгать ит. Ирекле хезмәтчеләр күп булса, эш бөтенесенә дә шатлык китерәчәк һәм аны башкару җиңел булачак.

9. Ни өчен конгресста булганда, безгә киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә аеруча игътибар итәргә кирәк?

9 Тәртибебез башкаларда яхшы тәэсир калдыра. Без программа вакытында гына түгел, әмма ике көн дәвамында да конгресс делегатлары булып торабыз. Башкалар, без конгресс үткән шәһәрдә үзебезне ничек тотабыз икәненә карап, безнең һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр арасында аерма күрергә тиеш (1 Пет. 2:12). Конгресста, яшәгән урыннарыбызда һәм кафеда без киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән Йәһвәне данларга тиешбез (1 Тим. 2:9, 10). Без плакеткалар таксак, башкалар безнең Йәһвә Шаһитләре икәнебезне беләчәк. Бу безгә аларга конгрессыбыз турында сөйләргә һәм шаһитлек бирергә мөмкинлек бирәчәк.

10. Конгрессыбыз кунакханәләрдә, тулай торакларда, кафеда һәм рестораннарда эшләүчеләрдә яхшы тәэсир калдырсын өчен, нәрсә эшләргә?

10 Без кунакханәләрдә, тулай торакларда, кафеда һәм рестораннарда эшләүчеләр белән хезмәттәшлек ничек итә алабыз? Безгә күпме кирәк, шулкадәр генә бүлмәләрне броньга калдырсак, яхшы булыр. Болай эшләсәк, башка конгресс делегатлары өчен дә урын калачак, кунакханәдә эшләүчеләр дә табышны югалтмаячак. Без регистрация аркылы узганда яисә бүлмәбез өчен түләгәндә, кунакханәдә эшләүчеләрнең вакыты булмаса, безгә сабыр һәм игелекле булырга кирәк (Көл. 4:6). Безгә сумкаларыбызны ташыган, бүлмәбезне җыештырган һәм башка хезмәт күрсәткән кунакханәләрдә, кафеда һәм рестораннарда эшләүчеләргә, бу урынлы булса, чәйлек яудырырга кирәк.

11. Мәсихчеләрнең үзләрен яхшы тотканнары башкаларга уңай яктан тәэсир итә аламы? Кайбер очракларны сөйлә.

11 Без үзебезне конгресс вакытында яхшы тотсак, бу башкаларга ничек тәэсир итәчәк? Бер газетта конгресс үткән бинаның администраторының мондый сүзләре язылган: «Бу кешеләр үзләрен бик әдәпле тота. Аларның безгә ел саен килүләре безне шатландыра». Үткән елны Йәһвә Шаһите булмаган бер кеше конгресс делегатлары тукталган кунакханәдә үз бумажнигын югалткан. Аның бумажнигы эчендәге бар нәрсәләр белән табылгач, кунакханә администраторы бу кешегә болай дигән: «Ярый әле Йәһвә Шаһитләренең конгрессы янәшәдә үтте, һәм аларның кайбере кунакханәбездә тукталды. Югыйсә сезнең бумажнигыгыз һичкайчан табылмас иде».

12. Конгресс тиздән башланганга күрә, безгә нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен?

12 Бу елдагы конгресслар тиздән башланачак. Конгресс безгә файда китерсен өчен, күп вакыт сарыф ителә һәм бик күп тырышлыклар куела. Конгрессның ике көнендә дә булырга тырыш, шулай ук Йәһвә һәм аның оешмасы синең өчен әзерләгән бар нәрсәләрне теләп кабул ит. Башкалар белән аралашып һәм үз-үзеңне әдәпле тотып, башкаларда яхшы тәэсир калдырырга тырыш. Болай эшләсәң, син дә, башкалар да үткән елдагы конгресс делегатларының берсе кебек әйтә алачаксың: «Бу конгресс мине бик рухландырды!»

[4 биттәге иллюстрация]

Элеккечә кебек, бөтен дөнья буенча өлкә конгрессларга чакыруларны тарату кампаниясе үтәчәк

[6 биттәге иллюстрация]

Конгресста, яшәгән урыннарыбызда һәм кафеда без киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән Йәһвәне данларга тиешбез

[7 биттәге иллюстрация]

Башкалар белән аралашып һәм үз-үзеңне әдәпле тотып, башкаларда яхшы тәэсир калдырырга тырыш

[4-7 биттәге иллюстрация]

2011 елның өлкә конгрессы белән бәйле искә төшерүләр

◼ Конгресс расписаниясе. Ике көнне дә программа 9:20 дә башланачак. Сәгать 8:00 дән кереп булачак. Музыка башланганда, программа үз вакытында башлансын өчен, безгә барыбызга үз урыннарыбызга утырырга кирәк. Шимбә көнне программа 16:55 тә, ә якшәмбе көнне 16:30 да тәмамланачак.

◼ Машиналар куяр өчен урыннар. Конгресс үткәрелә торган урыннарда, мөмкинлек булса, машиналарны куяр өчен түләүсез урыннар әзерләнәчәк. Килү белән машиналарны буш урынга куеп була. Машиналарында махсус знак булган инвалидлар машиналарны инвалидлар өчен урыннарга куя алалар. Машиналар кую урыннары әз булганга, машинада буш урыннар булмаса яхшырак булыр.

◼ Урыннар. Урыннарны машинада бергә килгән яки бергә яшәгән кешеләр өчен, яисә Изге Язмалар өйрәнүчеләрең өчен генә алып була (1 Көр. 13:5).

◼ Төшке аш. Тәнәфес вакытында башка җирдә ашап алыр өчен конгресстан китәр урынына, ризыкны үзең белән алып кил. Кирәк булса, урындык астына сыя торган кечкенә сумка-холодильник алып кил. Табигатьтә ял итү өчен зур сумка-холодильникларны һәм пыяла савытларны конгресска алып килергә ярамый.

◼ Ирекле иганәләр. Оештырылган конгресслар өчен рәхмәтне без бөтендөнья эшенә ирекле иганәләр биреп белдерә алабыз. Моны конгресста эшләп була.

◼ Фаҗигаләр һәм көтелмәгән хәлләр. Конгресс булган җирдә берәр фаҗига булса, оештыручы кардәшкә әйт, ул шунда ук беренче ярдәмгә мөрәҗәгать итәчәк. Үз теләге белән хезмәт иткән кардәшләр сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтәчәкләр. Кирәк булса, ашыгыч ярдәмне чакыртачаклар. Шулай эшләп, без беренче ярдәмгә кечкенә очраклар буенча шалтыратмаячакбыз.

◼ Дарулар. Сиңа дарулар эчәргә кирәк булса, үзең белән үзеңә кирәк кадәр даруларны алганыңны тикшер. Чөнки конгресста дарулар бирмәячәкләр.

◼ Аяк киеме. Һәр ел аяк киеме аркасында күп кешеләр җәрәхәтләнә. Баскычтан, рәшәткәле идәннән һәм башка урыннардан йөрерлек пөхтә, таман гына аяк киемен кию яхшырак булыр.

◼ Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыклар. Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыкларны конгресска алып килергә ярамый. Әмма ата-аналар үзләренең янындагы урынга балалар урындыгын беркетеп куя ала.

◼ Парфюмерия. Хәзерге вакытта күп өлкә конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелә. Сулыш органнары авыруы яки башка авырулар булган кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә ала торган каты исле парфюмерияне әзрәк куллансак, без башкаларга ярату күрсәтәчәкбез (1 Көр. 10:24).

◼ «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланк. Конгресс вакытында очраклы вәгазьләгәндә безгә һәрбер кызыксынган кеше турында «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны тутырырга кирәк. Конгресска барганда һәрбер вәгазьче үзе белән бер-ике шундый бланк алырга тиеш. Тутырган бланкларны басмалар бүлегенә яки кайткач җыелыш сәркатибенә биреп була. («Безнең патшалык хезмәтебез», 2009 ел, ноябрь ае, 4 нче битне кара.)

◼ Ресторан һәм кафе. Ресторанда һәм кафеда булып үзеңнең яхшы тәртибең белән Йәһвә исемен данла.

◼ Кунакханәләр.

1) Сезгә күпме кирәк, шулкадәр генә бүлмәләрне броньга калдырыгыз, бүлмәдә тукталучы кеше санын кунакханә билгели, шул саннан күбрәк кеше булмасын.

2) Көтелмәгән хәлләр генә килеп чыкмаса, броньга калдырылган бүлмәне кулланудан баш тартмагыз. Сез броньга калдырган бүлмәне кулланырга кире уйласагыз, моның турында шунда ук хәбәр итегез (Мат. 5:37).

3) Багаж йөртер өчен җайланманы, сезгә кирәк булса гына, кулланыгыз, аннан соң, башкалар куллана алсын өчен, аны тиз арада кире кайтарыгыз.

4) Бүлмәгездә ризык хәзерләргә рөхсәт ителмәсә — хәзерләмәгез.

5) Кунакханәдә ашар өчен бирелгән түләүсез ризыкны, мәсәлән иртәнге аш, кофе яки туңдырылган ризыкларны, тиешеннән күбрәк алмагыз.

6) Кунакханә эшчеләре белән аралашканда, һәрвакыт изге рух җимешен күрсәтегез. Алар күп кунаклар турында кайгырта, шуңа күрә безнең игелекле, түземле һәм әдәпле булуыбыз өчен рәхмәтле.

7) «Тәкъдим ителгән тору урыннары исемлеге»ндә бүлмә өчен бер көн бәясе китерелә. Сездән күбрәк алсалар яисә сез сорамаган яки кулланмаган әйберләр өчен түләргә кушсалар, түләмәгез һәм моның турында тизрәк конгрессның фатирлар бүлегенә хәбәр итегез

8) Бүлмәгез белән берәр проблема туса, моның турында ярдәм сорап конгрессның фатирлар бүлегенә әйтегез.

9) Кунакханәдә регистрация аша узганда, түләү я кредит карталарны кулланган кешеләргә астагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. Гадәттә, кунакханә сез китерә алачак зыянны каплар өчен, шулай ук номерыгыз өчен түләр өчен, сезнең картагыздан җитәрлек акчаны салып вакытлыча үзендә калдыра. Сезнең китүегездән соң берничә көн дәвамында кунакханәгә түләмәсәгез, сез картагыздан бу акчаны ала алмыйсыз.

◼ Ирекле хезмәтчеләр бүлеге. Әгәр без ирекле хезмәтчеләр булып кирәкле эшләрне башкарырга ярдәм итәбез икән, конгресста булу безгә күбрәк бәхет китерәчәк (Рәс. 20:35). Катнашырга теләгән һәрбер кеше конгрессның ирекле хезмәтчеләр бүлегенә язылырга тиеш. Балалар да әтинең, әнинең яки опекунның яисә алар хуплаган берәр олы кешенең күзәтүе астында шул эштә бик яхшы катнаша ала.

[5 биттәге рамка]

Конгресска чакыруларны ничек таратып була?

Син конгресска чакырырга теләгән кешеләрнең исемнәрен язып куй. Алар арасында якыннарың, туганнарың, күршеләрең, эштәге танышларың һәм башка кешеләр булырга мөмкин. Чакыруның тышы бик матур, шуңа күрә кешегә аны биргәндә, чакыруның тышкы ягын күрсәт. Илһамланып сөйлә. Чакыруларны ял көннәрдә таратканда, бу урынлы булса, брошюраларны да тәкъдим ит. Конгресска кадәр бер-ике көн инде калгач, син чакыруларны биргән бар кешеләргә кабат килеп, аларга конгресс булачагы турында искә төшерә аласың һәм аларны үзең белән конгресска барырга чакыра аласың.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу