Аллаһыга дан китерүче тәртип
1. Ни өчен делегатлар конгресс үткәреләчәк шәһәргә килгәч, кешеләр аларга игътибар итә?
1 Кешеләр өлкә конгрессларының делегатларын шунда ук күреп ала. Конгресслар үткән кайбер шәһәрләрдә моның турында кайвакыт хәтта шәһәр яңалыкларда да искә алалар. Кунакханәләрдә, рестораннарда һәм кафеларда еш кына конгресс делегатларын күреп була. Шул җирләрдә яшәүче кешеләр плакетка таккан күп кенә кешеләрнең булуына игътибар итә. Конгресс үткәреләчәк шәһәрдә яшәгәндә, тәртибебез Аллаһыга дан китерсен өчен, астарак кайбер киңәшләр искә төшерелә (1 Пет. 2:12).
2. Конгресс үткәрелә торган шәһәрдә яшәгәндә тыйнак кием киеп, ничек Аллаһыны данлый алабыз?
2 Тыйнак кием. Конгресска барганда кигән тыйнак киемебез башка кешеләргә еш кына тәэсир итә. Әмма без кунакханәгә килгәч тә, кафеларда ашаганда да, кибеткә я башка җиргә барганда да киемебезгә игътибарлы булырга тиеш, чөнки бу кешеләрнең безгә карата карашларына бик нык тәэсир итә. Киемебез конгресска баргандай кебек булмаса да, ул тыйнак, тиешле булсын һәм шапшак булмасын. Кешеләр безнең башкалардан аерылып торганыбызны күрсен (Рим. 12:2). Безгә шулай ук плакеткаларны тагарга кирәк. Бу шәһәрдә конгресс барганын күрсәтеп тора, шаһитлек итәргә мөмкинлек бирә һәм без конгресс делегаты икәнен күрсәтә.
3. Сабырлыкны һәм әдәплелекне ничек күрсәтеп була?
3 Сабырлык һәм әдәплелек. Безнең көннәрдә күпләр башкалар турында уйламый, яхшылыкның кадерен белми, шуңа күрә кунакханәдә һәм кафеда үзебезне сабыр һәм әдәпле тотсак, анда эшләүче кешеләр безгә бик рәхмәтле булыр! (2 Тим. 3:1—5). Конгресста үзебезгә урын алганда я яңа басмалар алыр өчен чиратта басып торганда, безгә үзебезгә түгел, ә башкаларга файда эзләргә кирәк (1 Көр. 10:23, 24). Өлкә конгрессына беренче баруын искә төшереп, бер кызыксынган ир кеше болай дигән: «Ул көнне яңгыраган нотыкларны хәтерләмәсәм дә, Шаһитләрнең тәртипләрен бик яхшы хәтерлим».
4. Ни өчен һәрберебезгә, мөмкинлегебез булса, конгресстагы ирекле хезмәт турында уйланырга кирәк?
4 Ирекле хезмәтчеләр. Чын мәсихчеләр ирекле хезмәттә катнашырга һәрвакыт әзер (Мәд. 109:3). Син дә конгресс үткәрелүенә булышырга әзерме? Бер өлкә конгрессын үткәрер алдыннан, якынча 600 кардәшебез җыештыру эшләрендә катнашкан. Шул урында эшләүче бер кеше болай дигән: «Мондый хәлне күргәнем юк иде әле! Шаккатырлык: һәрберсе үз теләге белән ирекле хезмәт итә». Барыбыз да 2013 елның өлкә конгрессын түземсезлек белән көтә. Анда без Аллаһы биргән үгет-нәсихәтне тыңларбыз, өйрәнербез, һәм безнең шулай ук аңа дан китерергә мөмкинлегебез булачак.
[3—6 битләрдәге рамка]
2013 елның өлкә конгрессы белән бәйле искә төшерүләр
◼ Конгресс расписаниясе. Конгресска сәгать 8:00 дән кереп булачак. Программа һәр көн 9:20 дә музыка белән башланачак. Программа үз вакытында тәртипле башлансын өчен, безгә барыбызга үз урыннарыбызга утырырга кирәк. Җомга һәм шимбә көнне программа 16:50 дә, ә якшәмбе көнне 15:35 тә тәмамланачак.
◼ Машиналар куяр өчен урыннар. Конгресс үткәрелә торган урыннарда, мөмкинлек булса, машиналарны куяр өчен түләүсез урыннар әзерләнәчәк. Килү белән машиналарны буш урынга куегыз. Махсус знаклы инвалидлар өчен машиналарны аерым инвалидлар өчен бүлеп куелган урынга куя алалар. Машиналар кую урыннары әз, шуңа күрә берничә кардәш берләшеп, мөмкин булса, бер машинада килсә яхшырак булыр.
◼ Урыннар. Урыннарны машинада бергә килгән яки бергә яшәгән кешеләр өчен яисә Изге Язмалар өйрәнүчеләрең өчен генә алып була (1 Көр. 13:5).
◼ Төшке аш. Тәнәфес вакытында башка җирдә ашап алыр өчен конгресстан китәр урынына, ризыкны үзең белән алып кил. Кирәк булса, урындык астына сыя торган кечкенә сумка-холодильник ал. Табигатьтә ял итү өчен зур сумка-холодильникларны һәм пыяла савытларны конгресска алып килергә ярамый.
◼ Ирекле иганәләр. Конгресс өчен рәхмәтебезне без бөтендөнья эшенә ирекле иганәләр биреп белдерә алабыз. Моны Патшалык Залында я конгресста эшләп була.
◼ Фаҗигаләр һәм көтелмәгән хәлләр. Конгресста берәр кешегә медик ярдәм кирәк булса, оештыручы кардәшкә әйт, ул шунда ук беренче ярдәмгә мөрәҗәгать итәчәк. Үз теләге белән хезмәт иткән кардәшләр сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтәчәкләр. Кирәк булса, ашыгыч ярдәмне чакыртырлар. Шулай итеп, ашыгыч ярдәм чыннан да кирәк булганда гына киләчәк.
◼ Дарулар. Сиңа дарулар эчәргә кирәк булса, үзең белән кирәк кадәр дару ал. Конгресста дарулар бирелми. Инсулин шприцларын һәм энәләрен конгресслардагы һәм кунакханәләрдәге чүп сала торган чиләкләргә ташларга ярамый.
◼ Аяк киеме. Һәр ел аяк киеме, аеруча биек үкчәле аяк киеме аркасында күп кешеләр җәрәхәтләнә. Баскычтан, рәшәткәле идәннән һәм башка урыннардан йөрерлек пөхтә, таман гына аяк киемен кию яхшырак булыр.
◼ Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыклар. Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыкларны конгресска алып килергә ярамый. Әмма ата-аналар үзләренең янындагы урынга беркетелә торган балалар өчен урындыклар алып килеп куя ала.
◼ Парфюмерия. Хәзерге вакытта күп кенә өлкә конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелә. Сулыш органнары авыруы я башка авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә ала торган каты исле парфюмерияне әзрәк куллансак, башкаларны яратканыбызны күрсәтербез (1 Көр. 10:24).
◼ «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланк. Конгресс вакытында очраклы вәгазьләгәндә безгә һәрбер кызыксынган кеше турында «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны тутырырга кирәк. Конгресска барганда һәрбер вәгазьче үзе белән бер-ике шундый бланк алырга тиеш. Тутырган бланкларны басмалар бүлегенә яки кайткач җыелыш сәркатибенә биреп була.
◼ Кафе һәм ресторан. Ресторанда һәм кафеда үзеңнең яхшы тәртибең белән Йәһвә исемен данла. Бу урынлы булса, кунакханәләрдә чәйлек калдыр.
◼ Кунакханәләр.
1) Сезгә күпме кирәк, шулкадәр бүлмәгә генә бронь ясагыз, бер бүлмәдә күпме кешегә яшәргә рөхсәт ителә, шулкадәр генә яшәсен.
2) Броньнан, көтелмәгән хәл килеп чыкса гына, баш тартыгыз. Кунакханәгә моның турында хәбәр итегез. Ул чакта шул номерда башкалар яши алыр (Мат. 5:37). Номердан баш тартканыгызны теркәп куйсыннар. Кунакханәдәге номерда яши башлау вакытыгызга 48 сәгатьтән әзрәк вакыт калган булса, һәм сез ул номердан баш тартсагыз, сезгә акчаны кире кайтармаячаклар.
3) Кунакханәдә регистрация үткәндә, түләү я кредит карталарны кулланган кешеләргә астагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк. Гадәттә, кунакханә сез китерә алган зыянны каплар өчен, номер өчен түләү өчен, сезнең картагыздан билгеле күләмдәге акчаны вакытлыча үзендә калдыра. Сезнең китүегездән соң берничә көн дәвамында кунакханә белән расчет ясамасагыз, сез картагыздагы шул акча белән куллана алмаячаксыз.
4) Багаж ташыр өчен җайланманы, сезгә кирәк булса гына, кулланыгыз, аннан соң, башкалар куллана алсын өчен, аны тиз арада кире кайтарыгыз.
5) Урынлы булса, кунакханәләрдәге хезмәтчеләргә чәйлек калдыр.
6) Ризыкны рөхсәт ителгән урыннарда гына хәзерләгез.
7) Кунакханәдә ашар өчен бирелгән түләүсез ризыкны, мәсәлән иртәнге аш, кофе яки туңдырылган ризыкларны, тиешеннән күбрәк алмагыз.
8) Кунакханә эшчеләре белән аралашканда, һәрвакыт изге рух җимешен күрсәтегез. Алар күп кунаклар турында кайгырта, шуңа күрә безнең игелекле, түземле һәм әдәпле булуыбыз өчен рәхмәтле.
9) Әти-әниләр кунакханәдә, мәсәлән, бассейнда, тренажер залында һәм башка урыннарда булганда, һәрвакыт балаларын карап торырга тиеш.
10) «Тәкъдим ителгән тору урыннары исемлеге»ндә бүлмәнең бер көнлек бәясе китерелә. Сездән, ниндидер башка нәрсәләр өчен, күбрәк акча таләп итсәләр, түләмәгез һәм моның турында тизрәк конгрессның фатирлар бүлегенә хәбәр итегез.
11) Бүлмәгез һәм анда урнашу белән берәр проблема туса, моның турында конгрессның фатирлар бүлегенә әйтегез.
◼ Ирекле хезмәт. Ирекле хезмәттә катнашырга теләгән һәр кеше конгрессның ирекле хезмәтчеләр бүлегенә барып языла ала. Бала да шул эштә катнаша ала. Моның өчен аны әтисе, әнисе, опекуны я башка берәр олы кеше күзәтеп торырга тиеш. Ул кешене әтисе, әнисе я опекуны билгели.