Конгресс белән бәйле искә төшерүләр
Конгресс расписаниясе. Конгресска сәгать 8:00 дән кереп булачак. Программа һәр көн 9:20 дә музыка белән башланачак. Шул вакытта безгә, тәртипне саклар өчен һәм башкаларга хөрмәт күрсәтер өчен, үз урыннарыбызга утырырга кирәк. Җомга һәм шимбә көнне программа — якынча 17:00 дә, ә якшәмбе көнне якынча 16:00 да тәмамланачак.
Йәһвәне җырлар җырлап мактагыз. Аллаһының борынгы халкы Йәһвәне җырлар җырлап мактый торган булган. Бүген дә музыка гыйбадәт кылуыбызның зур өлеше булып тора (Мәд. 27:7). Региональ конгрессыбызның һәр өлеше музыка белән башлана. Бу музыка фон өчен генә түгел, аны Йәһвә турында белем бирер өчен һәм гыйбадәт кылыр өчен язганнар. Шуңа күрә рәислек итүче кардәш музыканың башланганын әйтсә, сөйләшеп йөрмик, ә урыннарыбызга утырып музыканы тыңлыйк. Моннан безнең Күзәтү манарысы җәмгыятенең оркестрантлары куйган тырышлыкларны кадерләвебез күренәчәк. Елга ике тапкыр кардәшләребез үз акчаларына Паттерсонга (АКШ, Нью-Йорк штаты) килә һәм кәефебезне күтәрерлек матур музыканы язуда катнаша. Музыканы игътибар белән тыңлаганнан соң, һәрберебез Йәһвәне Патшалык җырларын башкарып данларга тиеш.
Автомобиль кую урыннары. Конгресс үтәчәк урыннарда, мөмкин булса, автомобиль кую өчен түләүсез урыннар әзерләнәчәк. Килү белән машинаны буш урынга куй. Автомобиль кую урыннары әз, шуңа күрә берничә кардәш берләшеп, мөмкин булса, бер машинада килсә, яхшырак булыр. Инвалидларга бүлеп куелган урыннарга махсус знаклы машиналарны гына кую рөхсәт ителә.
Урыннар. Конгресс үтәчәк бинаның ишекләре иртә белән ачылгач, имандашларың белән ярышкандай урын алырга йөгермә. Фидакарьлек рухы безне башкаларны кайгыртырга этәрә, андый рух мәсихчеләргә генә хас. Аны күрсәтсәк, кешеләр Аллаһыны данлар (Яхъя 13:34, 35; 1 Көр. 13:5; 1 Пет. 2:12). Урыннарны машинада бергә килгән яки бергә яшәгән кешеләр өчен яисә Изге Язмалар өйрәнүчеләрең өчен генә алып була. Күрше урыннарда бернәрсә дә калдырма, шулай итеп, башкалар бу урыннар буш икәнен күрер. Олы яшьтәгеләргә һәм инвалидларга урыннар махсус рәвештә бүлеп куела. Андый урыннар әз булганга, алар белән бергә үзләрен карый торган бер-ике кеше генә утыра ала.
Тыйнак кием. Бер-берсен киемдә узарга теләгән дөньяви кешеләрдән үрнәк алмыйк: конгресска тиешле һәм тыйнак кием киик (1 Тим. 2:9). Кунакханәдә регистрация үткәндә, аннан киткәндә, конгресска кадәрге һәм соңгы вакытта ял иткәндә киемебез шактый гади я шапшак булмасын. Шулчак без плакетканы икеләнмичә тагып йөрербез һәм җай килгәндә оялмыйча шаһитлек бирербез. Конгресста үзебезне әдәпле тотуыбыз һәм тыйнак киенүебез эчкерсез кешеләрне Изге Язмаларның коткара торган хәбәренә җәлеп итәчәк һәм Йәһвәнең күңелен сөендерәчәк (Саф. 3:17).
Электрон җайланмалар. Программа башланганчы кесә телефоннарыбызны һәм башка шундый электрон җайланмаларыбызны башкаларга комачаулый алмаслык режимга куювыбыздан үзебезне әдәпле тотуыбыз күренәчәк. Фотоаппарат, видеокамера, планшет яки башка берәр электрон җайланманы кулланганда, безнең башкаларга комачаулыйсыбыз килми, ә киресенчә, алар турында уйлыйсыбыз килә. Шулай ук программа вакытында кирәкмәгән СМС-лар яисә электрон хатлар җибәреп тормасак, әдәпле булуыбыз күренеп торачак.
Төшке аш. Тәнәфес вакытында конгресстан китәр урынына, ризыкны үзең белән алып кил. Кирәк булса, урындык астына куярлык кечкенә сумка-холодильник ал. Табигатьтә ял итү өчен зур сумка-холодильникларны һәм пыяла савытларны конгресска алып килергә ярамый.
Ирекле иганәләр. Конгрессны оештыру өчен рәхмәтебезне без бөтендөнья эшенә Патшалык Залыбызда я конгресста ирекле иганәләр биреп белдерә алабыз.
Дарулар. Врачның кушуы буенча берәр даруны эчәргә кирәк булса, аны үзең белән ал. Конгресста дарулар бирелми. Инсулин шприцлары һәм энәләре — куркыныч тудырырлык чүп. Аларны конгрессның һәм кунакханәнең чүп чиләкләренә ташларга ярамый.
Куркынычсызлык чаралары. Таеп я абынып егылмас өчен саграк йөр. Һәр ел аяк киеме, аеруча биек үкчәле аяк киеме аркасында күп кешеләр җәрәхәтләнә. Баскычтан, рәшәткәле идәннән һәм башка урыннардан йөрерлек пөхтә, таман гына аяк киемен кию яхшырак булыр.
Балалар коляскалары һәм җыелмалы урындыклар. Балалар коляскаларын һәм җыелмалы урындыкларны конгресска алып килергә ярамый. Әмма ата-аналар балалар өчен урындыклар алып килә ала; ул урындыкларны алар үз урындыкларына беркетеп куя ала.
Парфюмерия. Күп кенә конгресслар ясалма вентиляцияле ябык биналарда үткәрелә. Шуңа күрә күбрәк үзебезне түгел, ә башкаларны яратканга, каты исле парфюмерияне әзрәк кулланыйк. Югыйсә, сулыш алу органнары авыруыннан я моңа охшаш башка авырулардан интеккән кешеләрнең сәламәтлеге зыян күрер (1 Көр. 10:24).
«Бу кешегә килеп китче» дигән бланк (S-43). Конгресс вакытында очраклы вәгазьләгәндә безгә һәрбер кызыксынган кеше турында «Бу кешегә килеп китче» дигән бланкны тутырып хәбәр ит. Тутырылган бланкларны басмалар бүлегенә яки конгресстан кайткач үз җыелыш сәркатибеңә бир.
Кафе һәм ресторан. Кафеда яисә ресторанда үз тәртибең белән Йәһвәнең исемен данла. Килеш-килбәтеңнән мәсихче булуың күренеп торсын. Чәйлек калдыру урынлы булса, калдыр.
Кунакханә.
Үзеңә кирәк бүлмәгә генә заказ бир; бер бүлмәдә күпме кешегә яшәргә рөхсәт ителә, шулкадәр генә яшәсен.
Номердан, көтелмәгән хәл килеп чыкса гына, баш тарт. Моның турында кунакханәгә шунда ук хәбәр ит. Ул чакта шул номерда башкалар яши алыр (Мат. 5:37). Номердан баш тартканыңны теркәп куйсыннар. Кунакханәдә яши башлавыңа 48 сәгатьтән кимрәк вакыт калса һәм син номердан баш тартсаң, сиңа акчаны кире кайтармаячаклар.
Кунакханәдә регистрация үткәндә, дебет я кредит картасын куллансаң, шуңа игътибар ит: кунакханә эшчеләре номер өчен чыгымнарыңны каплар өчен я берәр зыян булса аны каплар өчен, картаңнан билгеле күләмдәге акчаны вакытлыча үзендә калдыра. Синең китүеңнән соң берничә көн дәвамында кунакханә белән расчет ясамасаң, син картаңдагы шул акча белән куллана алмаячаксың.
Багаж арбасын әйберләреңне төяр алдыннан гына куллан, аннан соң аны тиз арада урынына кайтар. Шулчак аны башкалар да куллана алыр.
Урынлы булса, әйберләреңне ташый торган я бүлмәңне җыештыра торган кунакханә эшчеләренә чәйлек калдыр.
Ризыкны тиешле урыннарда гына әзерлә.
Кунакханәдә яшәгән кешеләргә бушлай бирелә торган ризыкны, мәсәлән иртәнге аш, кофе яки бозны, күп алырга тырышма; иртәнге ашны кунакханәдә аша.
Кунакханә эшчеләре белән сөйләшкәндә, һәрвакыт изге рух җимешен күрсәт. Алар күп кунаклар турында кайгырта, шуңа күрә синең игелекле, түземле һәм әдәпле булуың өчен рәхмәтле булачак.
Ата-аналар кунакханәдә, мәсәлән, лифтта, бассейнда, вестибюльдә, тренажер залында һәм башка урыннарда булганда, һәрвакыт балаларын карап торырга тиеш.
«Тәкъдим ителгән тору урыннары исемлеге»ндә бүлмәнең бер көнлек тулы хакы китерелә. Синнән син кулланмаган һәм сорамаган нәрсәләр өчен акча сорасалар, түләмә һәм мөмкин кадәр тизрәк фатирлар бүлегенә мөрәҗәгать ит.
Номер белән берәр проблема туса, шунда ук фатирлар бүлегенә мөрәҗәгать ит.
Ирекле хезмәт. Ярдәм итәргә теләгән һәр кеше конгрессның ирекле хезмәтчеләр бүлегенә барып языла ала. Балалар да үз өлешен кертә ала. Моның өчен аларны атасы, анасы, опекуны я башка берәр олы кеше күзәтеп торырга тиеш. Ул кешене атасы, анасы я опекуны билгели.